Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Таһиров Афзал

      Язучы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Мөхетдин улы Таһиров 1890 елның 25 октябрендә Самара губернасы Бөгелмә өязе Әлмәт волосте (хәзерге Әлмәт районы) Габдрахман авылында дөньяга килә.

          Аңа тугыз яшь вакытта әтисе, ярты елдан әнисе үлеп, абыйлары тәрбиясендә үсә. Башта ул – авыл мәдрәсәсендә, аннары – Әлмәттә, 1905 елда Казанга килеп «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. А.Таһировның язучы булып китүенә Казанда драматург һәм педагог Г.Коләхмәтев белән очрашу этәргеч бирә.

          1907 елда А.Таһиров «Бичура» дигән тәүге пьесасын яза. Әлеге комедия мәдрәсә шәкертләре тарафыннан уйнала, ләкин басыла алмый кала.

          Аның кулъязмасы берничә еллар Нәсих Мөхетдинов исемле укытучы букчасында йөреп югала. А.Таһировның «Ятим малай» исемле автобиографик әсәре дә шундый ук язмышка дучар була.

          Илдә кара реакция еллары башлангач, А.Таһиров материаль яктан кыен шартларда кала. 1907 елны ул Казанны ташлап китәргә мәҗбүр була. Сембер якларына барып чыга, Оренбургка юл ала. Акчуриннарның сукно фабрикасында эшли, Оренбургта йон юу, таш чыгару кебек хезмәтләр башкара. Соңрак, туган авылына кайтып, балалар укытуга керешә. Язучы, тел белгече, фольклорчы һәм педагог Фазыл Туйкин белән Әлмәт районы Габдрахман авылында «Тирмән» исемле кулъязма сатирик журнал чыгаруда катнаша.

          1908 елда ул «Сатылган кызлар» исемле повесть яза. Бу әсәр 1912 елда Оренбургта А.Хөсәенов тарафыннан бастырыла.

          Г.Исхакый традициясен дәвам итеп, әдип тормыш төбендә яшәүчеләрне реалистик һәм натуралистик буяулар аша сурәтли. 1909 елда язылып, 1912 елда Оренбургта басылып чыккан «Мазлумалар» исемле әсәре дә алдагы темага аваздаш. 1909 елда А.Таһиров инкыйлаблар чорын сурәтләгән «Ил өреккәндә» исемле хикәясен яза. Аның 1910–1912 еллар арасында басылган әсәрләре милли проза формалашуында үзенчәлекле бер сәхифәне тәшкил итә.

          А.Таһиров 1910 елда кабат Оренбургка килә һәм «Хөсәения» мәдрәсәсенең әзерлек курсына укырга керә. Биредә укыганда, китапханәдә  булган гарәп, фарсы, төрек һәм татар әдәбиятлары белән таныша. Бигрәк тә татар халкы тарихы белән кызыксына, күпмедер тикшеренүләр дә алып бара.

          Төрле авылларга йөреп халык авыз иҗатына караган материаллар туплый.

          Байтак кына шигырьләр һәм хикәяләр дә яза. Язганнарына үз исемен Ә.Мөхетдинов, Афзалетдинов, Афзалетдин Мөхетдин, А.Та, Әбү Таһир дип куя. Ул 1911 елның 20 октябрендә патша армиясенә солдат хезмәтенә алына. 1914 елда Беренче империалистик сугыш башлана һәм ул фронтка җибәрелә. Сугышта А.Таһиров яралана. Терелгәч, качып Мәскәүгә килә, аннан партия йомышы белән Бөгелмәгә кайта һәм яңадан фронтка озатыла.

          Аның 1916 елда язылган «Әтрәгәләмнәр» повесте Октябрь революциясенә кадәрге иҗатында күренекле урын били. Бу әсәр тормыш вакыйгаларын чагылдыруы, этнографик детальләрне үз эченә алуы белән әһәмиятле. Моннан тыш аның 1917 елда – «Шайтан», 1918 елда – «Ач-ялангачлар», 1923 елда «Күчү чорында» һ.б. әсәрләре языла.

          1917 елдан башлап Мәскәүдә, Казанда, Оренбургта басылган «Ирек улы Иркәбай», «Тау кабыргасында», «Бугазга-бугаз», «Канга-кан», «Салам сыйраклар», «Алар – аклар», «Авылда Октябрь», «Кояш чыккан вакыт иде», «Икәү» һ.б. хикәяләрендә А.Таһиров инкыйлаблар чорында авылдагы үзгәрешләрне тасвирлый, халыкның аянычлы хәлен, Гражданнар сугышы күренешләрен чагылдыра.

          1917 елгы Февраль революциясен ул фронтта каршылый. Сугышның кирәксезлеген һәм аны туктату турында агитация алып барганы өчен коралсызландырылып тылга җибәрелә. Октябрь көннәрендә ул туган авылы Габдрахманда яши. Авылдашлары аны волостька Совет әгъзасы итеп сайлыйлар. 1918 елда Тәкый Исламов исемле мөгаллим белән бергә Афзал Таһиров Габдрахман авылында беренче совет мәктәбен ачуга ирешә. Әмма нәкъ шул айларда Бөгелмәгә чехлар бәреп керә. Афзал партизаннар отрядына кача, озакламый аны тотып алалар һәм төрмәгә утырталар. Соңрак ул төрмәдән качып чыга. Дутовчылар тар-мар ителгәч, Оренбург губерна башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана, мәгариф бүлегендә укыту эшләре белән шөгыльләнә. Совет власте ныгыгач, А.Таһиров Оренбург губерна халык мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1920 елның 14 маеннан башлап «Юксыллар хакыйкате» дигән татарча яңа газета чыгара. Икенче саныннан ук аның исеме «Юксыллар сүзе» дип үзгәртелә. Газетаны чыгару эшенә А.Таһиров шагыйрь Һ.Такташны да тарта.

          1921 елда А.Таһиров яңа хакимият урнаштыру өчен Төркестанга җибәрелә. Сәмәрканд өлкә комитетында агитация-пропаганда бүлеге мөдире була. Совет-партия мәктәбендә һәм Үзбәкстан дәүләт институтында лекцияләр укый, ә бер елдан Харәземгә күчерелә, анда да совет-партия мәктәбе оештыра, партиянең өлкә комитеты органы «Инкыйлаб кояшы» газетасының редакторы итеп билгеләнә.

          1925 елда А.Таһиров Мәскәүгә марксизм-ленинизм институтына икееллык курсларга укырга җибәрелә. 1927 елда әлеге курсларны тәмамлаганнан соң, җирле халыкны агарту һәм караңгылыктан чыгару, яңа җәмгыять төзү өчен Уфага озатыла. Монда Башкортстан өлкә комитеты парт-коллегиясенең җаваплы секретаре булып эшли. 1931 елда Башкортстан хөкүмәтенең үзәк башкарма комитеты рәисе итеп сайлана һәм бу урында репрессияләнгәнче эшен дәвам итә.

          А.Таһиров Емельян Пугачев җитәкчелегендә барган крәстиян күтәрелеше турында 1927 елда «Ямәлкә тавы» дигән тарихи әсәр яза, повесть шул ук елны басылып та чыга. «Комсомол» (1930), «Иген фабригы» (1930), «Штурвалчы» (1931) повестьларында язучы колхозлар оештыру вакыйгаларын тасвирлый. «Машиналар каны» дигән әсәрендә исә нефтьчеләр тормышы калку чагылыш таба.

          1934 елда А.Таһиров Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана. А.М.Горький белән ике тапкыр очрашып, язучыларның әсәрләрен русчага тәрҗемә итү мәсьәләсен күтәрә. СССР язучыларының I съездында әдәбиятның үсеше турында чыгыш ясый. СССР Язучылар берлеге әгъзасы буларак, Бөтенсоюз әдәби процессына бәйле проблемаларны хәл итүдә катнаша. 1936 елның февралендә СССР Язучылар берлегенең Минскида уздырылган пленумында доклад белән чыга.

          А.Таһировның пьесалары да әһәмияткә ия. «Килде-китте», «Ач һәм ялангачлар», «Кияү һәм кәләш», «Уеннан уймак» исемле әсәрләре водевиль характерында языла. «Кан диңгезе», «Сәнәкчеләр», «Авылда көрәш» пьесаларында ул Гражданнар сугышы вакыйгаларын тасвирлый.

          А.Таһиров иҗатының яңа биеклекләргә күтәрелүе язучының киң полотнолы эпик әсәрләргә мөрәҗәгать итүе белән бәйле. Егерменче елларның азагыннан башлап язучы патша армиясендә хезмәт иткән һәм империалистик сугышка «куылган» кешеләр язмышын яктырткан «Солдатлар» романын, ә утызынчы еллар уртасында «Кызылгвардиячеләр» һәм «Кызылармиячеләр» дилогиясен яза. Әдип балалар өчен дә хикәяләр һәм пьесалар иҗат итә.

          1931 елның февраленнән Башкортстан Республикасы үзәк башкарма комитеты рәисе булып билгеләнгәч тә, А.Таһиров актив иҗат эшчәнлеге алып бара. Шул ук вакытта ул СССР Тышкы эшләр комиссариатының Шәрык илләре белән икътисади һәм сәүдә килешүләре төзү өчен бик күп делегацияләргә җитәкчелек итә. 1935–1936 елларда культура бәйләнешләре буенча совет делегациясе составында Истамбул, Әнкарә, Париж, Версаль һәм башка калаларда була.

          А.Таһиров 1937 елның 11 августында партиядән чыгарыла. 1937 елның 16 августында, «террорда, милли баш күтәрүчеләр оешмасында катнашуда» гаепләнеп, СССР Югары суды хәрби коллегиясенең карары белән «халык дошманы» дип кулга алына һәм Мәскәүгә озатыла. Анда әдипне каты җәзалыйлар, сорау алалар, «үз гаебен танытып» кул куйдырталар һәм 1937 елның 23 сентябрендә атып үтерәләр.

          А.Таһиров гәүдәсенең көле Мәскәүнең Дон зиратына күмелә. Язучы фәкать 1956 елның 12 маенда гына аклана.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сатылган кызлар: повесть. – Оренбург (?), 1912. – 40 б.

Мазлумалар: повесть. – Оренбург (?), 1912. – 83 б.

Янгура: пьеса. – Оренбург (?), 1922. – 52 б.

Ач һәм ялангачлар: пьеса. – Мәскәү (?), 1924. – 18 б.

Күчү чорында: пьеса. – Мәскәү (?), 1926. – 65 б.

Ямәлкә тавы: повесть. – Мәскәү (?), 1927. – 40 б.

Әтрәгәләмнәр: повесть. – Мәскәү (?), 1927. – 108 б.

Солдатлар: роман. – Казан (?), 1931. – 102 б.

Үрнәк: пьеса. – Казан (?), 1931. – 52 б.

Штурвалчы: повесть. – Казан (?), 1932. – 78 б.

Солдатлар: роман. – Казан (?), 1933. – 285 б.

Машиналар каны: повесть. – Уфа (?), 1934. – 196 б.

Кызылгвардиячеләр: роман. – Мәскәү (?), 1935. – 192 б.

Кызылгвардиячеләр. Кызылармиячеләр: романнар. – Мәскәү (?), 1961. – 374 б.

Сайланма әсәрләр: роман, повесть, хикәяләр. – Казан: Рухият, 2008. – 472 б. – 1500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К а ш ш а ф Г. Афзал Таһиров «Беренче көннәр» // Безнең юл. – 1929. – № 5.

Х ә с ә н Г. 20 ел // Октябрь. – 1932. – № 5–6. – 15–17 б.

Ю л т ы й Д. Солдатлар // Октябрь. – 1933. – № 3–4. – 62–68 б.

Н и г ъ м ә т и Г. А.Таһировның әдәби эшчәнлеге // Сов. әдәбияты. – 1934. – №4–5. – 20–22 б.

Б а һ м а н о в С. Хаксыз онытылган талант // Мәйдан. – 2007. – № 12. – 56–57 б.

Б ә д р е т д и н о в Р. Хаклык аклаган исем // Гасырлар авазы. – Эхо веков – 2008. – № 1. – 279–282 б.


Язучылар