Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кәшфи Ләйсән

Описание

     Ләйсән Кәшфи (Ләйсән Әмир кызы Кәшфиева) 1966 елның 8 августында Башкортстанның Тәтешле районы Югары Кодаш авылында укытучы гаиләсендә туа. 1983 елда Югары Кодаш урта мәктәбен тәмамлагач, Уфадагы Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Уку дәверендә университетның «Акчарлаклар» әдәби иҗат түгәрәгенә йөри, студентларның гыйльми конференцияләренә даими катнаша, Уфада татар телендә чыга торган «Кызыл таң» газетасында языша, анда әледән-әле шигырьләрен, әдәби язмаларын бастырып тора.

     Университетны тәмамлагач, Л.Кәшфи 1988 елда Казанга килә һәм университетның татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә. 1991 елда «Сугыштан соңгы татар сатирик поэзиясе: илленче-сиксәненче еллар» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

      Л.Кәшфинең шуннан соңгы хезмәт юлы Татарстанның нефть төбәге белән бәйле: туксанынчы елларда ул «Татнефть» акционерлык берләшмәсенең Әлмәттә чыга торган «Хәзинә» газетасында эшли, профессионал журналист буларак мәкаләләр яза, телевидение өчен тапшырулар, фильмнар әзерли. Әдәби иҗатын да онытмый: шигырьләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре язуын дәвам иттерә, нефть төбәге язучылары иҗатына багышланган гыйльми докладлары белән республикакүләм фәнни конференцияләрдә катнаша, көндәлек матбугат битләрендә шигъри әсәрләрен, мәкаләләрен бастыра. Аның кайбер шигырьләре 2002 елда нефть төбәге шагыйрьләре иҗатын эченә алган «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» дигән күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 2003 елда «Рухият» нәшриятында «Авыл кызы» исемле мөстәкыйль шигъри җыентыгы дөнья күрә.

     Л.Кәшфи – 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар