Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ислам дине һәм татар әдәбияты

Болгар дәүләтендә ислам диненең рәсми кабул ителүенә 1100 ел тулу уңаеннан.

Әлеге язмага исем итеп куелган тема гаять зур һәм киң. Аңа мөнәсәбәтле чыганаклар һәм хезмәтләр дә шактый гына. Без фәкыйрегез  дә бу мәсьәләләр белән күптәннән кызыксынып килә. Безнең хезмәтләрдә, аеруча “Татарская литература и Восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики)”(Казань, 1993. ― 384 с.) монографиясендә, IX, X сыйныфлар өчен язылган әдәбият дәреслекләрендә (1994, 1998, 2005,…; 1996, 2000, 2006…) меселман дине һәм аның татар сүз сәнгате белән багланышлары хакында күп төрле факт-мәгълүматлар, күзәтү-фикерләр урын алган. Шулай ук Хатыйп Йосыф угылының әлеге теманы махсус яктырткан берничә мәкалә-язмасы да бар [а) “Коръән” һәм татар әдәбияты//Мәгариф. ―1993. ― № 3. ― 15―17 б.; б) “Татарлык ислам белән көчле” (Ислам дине һәм татар әдәбияты)//”Иман нуры”  журналы. ― 1994. ― № 1. ― 26―35 б.; Х. Миңнегулов. “Дөньяда сүземез бар…” җыентыгы (К., 1999. ― 111―126 б.); “Ислам на европейском Востоке” энциклопедик сүзлегендәге (К., 2004. ― 383 с. ) күп санлы мәкаләләр һ. б.]. Шуңа күрә без бу язмабызда куелган проблеманың тик кайбер якларына кыскача гына тукталып китәрбез.

I

Кешелек тарихында мәҗүсилек, буддизм, зәрдәшт  (зороастризм), яһүди, манихей, христиан, тәңречелек  һәм кайбер башка диннәрнең яшәве мәгълүм. Аларның туу, кулланылу вакытлары, таралу урыннары да төрле. Бер өлеше билгеле бер чорда, аерым төбәкләрдә гамәлдә йөргәннән соң, тарих сәхнәсеннән төшеп кала, икенчеләре гаять киң таралыш табып, меңәр еллар буе яшәвен, кулланылуын дәвам итә. Әнә шундый диннәрнең берсе ― ислам. Мәгълүм ки, ул VII гасыр башларында Гарәп ярымутравында оешып, тиз арада күп кенә җирләргә (илләрдә, халыкларда, кыйтгаларда) таралып, хәзерге вакытта ике миллиардка якын кешене (ягъни дөнья халкының чиреген) үз эченә ала, берничә дистә мәмләкәттә рәсми дәүләт дине булып хисаплана.

Ислам, ― кайбер башка диннәр кебек, яшәешнең, рухи һәм иҗтимагый тормышның төрле күренешләрен теге яки бу дәрәҗәдә үз эченә алган, җәмгыять белән тыгыз бәйләнешле идеологик система, тәгълимат. Аның төп асылын Алланың барлыгын һәм берлеген тану, Мөхәммәд пәйгамбәрнең “рәсүл”легенә иман-ышаныч тәшкил итә. “Коръән” рухи яшәешнең нигезе итеп хисаплана.

Яңа эрага кадәр үк тарих мәйданына чыгып, дөньяга үз сүзен ишеттергән, үзенең барлыгын таныткан татар кавеве ― әби-бабаларыбыз соңгы ике меңъеллыкта гаять катлаулы, каршылыклы, данлы да, фаҗигале дә юллар үтеп, дистәләгән дәүләтләр төзеп, бер-бер артлы аларны югалтып гомер кичергән. Тормышның төрле сәбәпләре аркасында аларның шактый өлеше күченгән, яшәү урыннарын алыштырган. Шуның нәтиҗәсе буларак, Ерак Шәрыктан Дунай-Балкангача сузылган гаять зур мәйданнарда һәм гомумән Евразия тарихында татар тирән эз калдырган. Гасырлар агышында әкренләп Идел-Урал, Идел-йорт аның төп яшәү урынына әверелгән.

Шунысы мөһим: безнең әби-бабаларыбыз катлаулы язмыш кичереп, төрле этник үзгәрешләргә дучар ителсә дә, аның табигатенә ―  татар-төркилегенә тугры калган.

Халкыбыз, аның составына кергән этник төркемнәр үзләренең күпгасырлык яшәү дәверендә, чорына һәм җирлегенә карап, иман-ышанычның төрле формаларын үз иткәннәр. Борынгырак чорда аеруча  мәҗүсилек, бераздан тәңречелек чагыштырмача киң тарала. Будда, яһүди, зәрдәшт, христиан һәм кайбер башка диннәрне тотучылар да була. Әмма бездә иң киң таралганы ― ислам. Халкыбызның мең елдан артык тарихы, тереклеге мөселман дине белән аерылгысыз бәйләнгән. Ул татарның даими юлдашына, ышанычлы, тотрыклы таянычына әйләнеп, аның бөтен күзәнәкләренә сеңгән, бар вөҗүден сугарган. Халкыбызның соңгы мең елдан артык тереклеген, рухи дөньясын мөселман диненнән башка гомумән күз алдына да китереп булмый.

Еш кына Идел-йортта исламның кабул ителешен, тарала башлавын 922 елдагы мәгълүм вакыйга-хәлләр белән бәйләп кенә карыйлар. Билгеле ки, шушы елда Багдад хәлифе Идел-йортка составында Ибне Фадлан да булган зур делегация җибәрә. Болгар ханы Алмуш гарәп илчеләре катнашында тантаналы рәвештә мөселман динен рәсми төстә кабул итә. Бу ― тарихи яктан дөрес, реаль факт. Әмма ул шактый гына ачыклык кертүне сорый.

Тарихи чыганаклар, аерым фәнни хезмәтләр Коръән тәгълиматының Мөхәммәд пәйгамбәрдән (570-632) соңгы тәүге хәлифәләр  чорында, ягъни VII гасырның урталарында һәм икенче яртысында ук Идел-йортка керә башлавын күрсәтәләр. Мәгълүм ки. безнең әби-бабаларыбыз элек-электән үк гарәпләр һәм мөселман дине орбитасына кергән Иран, Урта һәм Үзәк Азия, Кафказ халыклары, шулай ук кайбер башка кавемнәр, төбәкләр белән сәүдә, мәгърифәти, иҗтимагый-сәяси мөнәсәбәтләрдә торганнар.  Бер-берсенә килеп-китүчеләрнең дә шактый булуы билгеле.

Хәзәрләр, болгар, кыпчак, татар, кимәк һәм кайбер башка кавемнәр кебек, татарлар составындагы бик тә мөһим бер этник компонент. Якынча 632―970 елларда яшәгән Хәзәр каганлыгы ― татар дәүләтчелегенең бик тә әһәмиятле бер баскычы, буыны. Болгар, хәзәр, кыпчак кавемнәренең кардәшлеге, бер-берсе белән керешеп, кушылып китүе  бәхәссез хакыйкать. Бу хакта Ш. Мәрҗани, В. Бартольд һәм кайбер башка гыйлем әһелләренең дә кыйммәтле фикерләре бар. Хәзәр каганлыгында ислам киң таралыш таба. Илнең җитәкчелеге 737 елда мөселман динен рәсми рәвештә кабул итә. Идел-йортта бу чорда ук шактый гына мәчет-мәдрәсәләрнең булуы билгеле. Ибне Хәүкаль (Х йөз) язуынча, Хәзәр мәмләкәте башкаласы Итилдә генә дә 30 мәчет эшли (Греков Д., Якубовский А. Золотая Орда и ее падение. ― М.-Л., 1951. ― 27 с.).

Азов буйларында  VII гасырның икенче чирегендә һәм урталарында яшәп алган “Бөек Болгар” дәүләтендә дә инде мөселман динен тотучылар була. Урта Иделгә күченгән болгарларда 922 елга кадәр үк ислам дине шактый киң таралыш таба. Гарәп авторы Ибне Рустә Х гасыр башларында ук болай язып калдырган: “Большая часть (болгар) исповедует ислам, и есть в их селениях мечети, начальные училища с мудзэнами и имамами”  (История Татарии в материалах и документах. ― М., 1937. ― 26 с.).

Кыскасы, халкыбызда мөселман диненең кабул ителешен 922 ел белән генә бәйләү чагыштырмача шартлы. Ул моңа кадәр үк Идел-йортта исламның берничә гасыр буена таралу, кулланылу процессының бер мөһим рәсми акты, баскычы гына. Чынлыкта безнең әби-бабаларыбызның мөселман дине орбитасына керә башлауларына якынча 1400 ел! Шунысын да искә төшереп үтик:  ислам динен безнең халкыбыз мәҗбүри төстә, көчләү-кысулар нәтиҗәсендә түгел, үз ихтыярлары белән, ирекле рәвештә кабул иткән.Моңа, бер яктан, күпчелек әби-бабаларыбызның, нигездә, бераллачылыкка өстенлек биргән тәңречелек тарафдарлары булуы ярдәм итсә, икенче яктан, ислам диненең гаҗәеп бай Шәрык әдәбияты, фәлсәфәсе, фәне, мәгарифе белән табигый керешүе, күп кенә гарәп-фарсы  рухи кыйммәтләренең синкретик характерда булуы да уңай шартлар тудырган. Хәзәр, Болгар, Дәшти-кыпчак, Алтын Урда  мәмләкәтләрендә, татар ханлыкларында динара мөнәсәбәтләрдә толерантлык, вөҗдан иреге булуы да күп нәрсә хакында сөйли.

II

Дин һәм әдәбиятның  үзләренә генә хас хосусиятләре, максат-бурычлары булса да, алар  гомумән шактый якын, еш кына үзара керешеп, кушылып та китә. Боларның һәр икесенең дә үзәгендә кеше, аны рухи яктан тәрбияләү, үстерү. Юкка гына мөселман диненең төп китабы ― “Коръән” бер үк вакытта дөнья классик әдәбиятының да бөек бер ядкяре итеп хисапланмый. Чөнки анда исламның төп канун-мәсьәләләре, асылы, яшәеш, тормыш турындагы күзаллаулар үтемле тел-стиль, образ-сурәтләр ярдәмендә гәүдәләнеш таба. Шунысын да искә төшерик: бу Изге китапны безнең күп кенә әби-бабаларыбыз оригиналда ― гарәп телендә укыган. Аның шактый гына тәфсир-тәрҗемәләре дә бар. Казан ханлыгы чорында ук бу ядкярнең саллы гына татарча нөсхәсе дә барлыкка килә. “Коръән”нең  Ногмани, Морад Рәмзи (1855―1934), Муса Бигиев (1875―1949), Батулла һәм кайбер башка милләттәшләребез тарафыннан эшләнгән тәфсир-тәрҗемәләре дә укучыларга билгеле. Бу Изге китап инде менә мең елдан артык безнең әдәбиятыбызны сугарып, азыкландырып, аның асылын, төп үсеш-юнәлешләрен билгеләүдә хәлиткеч факторларның берсе булып тора.

Әдәбиятның төп элементы ― сүз, тел. Шуңа да аны еш кына сүз сәнгате дип йөртәләр Моңа кадәр туран (һун), рун, уйгур һәм кайбер башка графикаларны кулланган халкыбыз  ислам дине белән бергә гарәп язуын да кабул итә һәм аны соңгы дәверләргә кадәр куллана. Шунысы да гыйбрәтле: эчтәлекләре нинди булуына да карамастан, гарәп графикасындагы язмалар гомумән бездә шактый дәрәҗәдә изгеләштереләләр дә. Аларны кадерсезләү гонаһ та хисаплана. Мөселман тәгълиматының таралуы Идел-йортта, әби-бабаларыбыз арасында  гарәп телен өйрәнү, үзләштерү белән бергә бара. Октябрь инкыйлабына кадәр бездә гарәп-фарсыча белү зыялылык, укымышлылыкның төп билгесе  итеп тә каралган. Ислам дине, Коръән теле, бераздан фарсы, төрки  телләре безгә Шәрык, Мөселман цивилизацияләрен кабул итәргә, үзләштерергә юл ача. Шуның тәэсирендә татар теленә күпләгән  гарәп-фарсы сүзләре, шәкел-формалары керә һәм алар гасырлар дәвамында тәмам үзебезнең  тел хәзинәсенә әверелә. Бу уңай белән бер хакыйкатьне дә искә төшерү урынлы булыр. Кайвакыт соңгы дәвер укучыларыннан “элеккеге әсәрләрнең теле тиешенчә аңлашылып җитми” дигән сүзләр ишетергә туры килә. Чыннан да болай әйтү  өчен билгеле бер нигез бар. Элеккеге авторлар гарәп-фарсы сүзләрен шактый мул кулланалар, хәтта аерым юлларын, әсәрләрен шул телләрдә дә язып китәләр ((Мәхмүд Болгари, Габдерәхим Утыз Имәни, Шәмседдин Зәки…). Әмма шуны хәтергә төшерү зарури: ул каләм әһелләре үз әсәрләрен шул чор аудиториясен күздә тотып иҗат иткәннәр. Ә ул дәвер укучыларының күпчелеге исә иске татар телен, гарәп-фарсыны, “төрки”не яхшы белгән. Кызганыч ки, соңгы гасыр укучыларының төп өлеше ул сыйфатлардан мәхрүм. Хәтта үзенең туган телен ― газиз татар телен белмәүчеләр дә артканнан-арта бара.

Ислам диненең әдәбиятка тәэсире Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” (1069), Әхмәд Йүгнәкинең “Һибәтел-хәкаик” (XII) кебек гомумтөрки ядкярләрдә үк күзәтелә. Мәшһүр Әхмәд Ясәви (вафаты 1166 елда), Сөләйман Бакырганый (үлеме 1186 сәнәдә) иҗатлары инде тулысы белән мөселман дине рухында. Авторлар Алланың берлеген, бөеклеген данлыйлар, үз укучыларын “Коръән” тәгълиматы, Мөхәммәд пәйгамбәр өйрәтмәләре нигезендә тәрбияләргә омтылалар.

Мәгълүм ки, ислам кешеләрнең, күп кенә халыкларның рухи кыйммәтләренә, инсаннарның тормыш тәҗрибәсенә таянып туган һәм формалашкан. Каләм әһелләре өчен бу кыйммәтләр таяныч, төп терәк булып хезмәт иткән. Диннең бу төр гуманистик табигатенә мөнәсәбәттә әдипләр үз кавемнәренең, төбәкләрнең дә инсани, әхлакый тәҗрибәсен, идеалларын үз әсәрләренең тукымасына табигый, мантыйкый рәвештә кертеп җибәргәннәр.

Шәрык сүз сәнгатендәге кебек, бездәге күләмлерәк әсәрләр еш кына Аллага, пәйгамбәргә багышлаулар, аларга мактау (“хәмдү-сәналәр”) уку белән башланып китә. Бу Йосыф Баласагунлы, Кол Гали, Котб, Мөхәммәдьяр… кебек авторларның поэмаларында ачык күзәтелә.

“Кыйссаи Йосыф”тагы төп сюжетның, образларның “Коръән”нән алынып, автор тарафыннан эшкәртелүе гавамга яхшы таныш.  Шушындый ук күренеш кайбер башка әсәрләр өчен дә хас. Мәсәлән, Алтын Урда чоры әдибе Рабгузыйның “Кыйссасел-әнбия” исемле күләмле китабы (1310) тулысы белән диярлек “Коръән”дәге сюжет-кыйссаларга корылган; андагы төп образ персонажларда да дини чыганаклар аркылы укучыларга билгеле.

Урта гасыр һәм XIX йөздәге күпчелек каләм ияләренең эшчәнлеге өчен күпкырлылык, күпвазыйфалылык хас. Алар, әдип-шагыйрь генә түгел, бер үк вакытта дин әһеле, галим, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе дә. Мәхмүд Болгари (1297―1360), Кол Шәриф (?―1552),  Г. Утыз Имәни (1754―1834), Таҗеддин Ялчыгол (1768―1838) һәм башка бик күпләр ― моның күркәм мисалы. Шунысы мөһим: алар язган әсәрләр еш кына төрле вазыйфаларны үти. Мәсәлән, ислам динендәге күп кенә гыйбрәтле факт-мәгълүматларны, сюжет-мотивларны, шул исәптән аять-хәдисләрне үз эчләренә алган “Нәһҗел-фәрадис” (1358), “Рисаләи Газизә” (1806) китаплары бер үк вакытта киң катлам  укучыларның һәм әдәби-эстетик, һәм дини-әхлакый ихтыяҗларын да канәгатьләндерәләр. Таҗеддин Ялчыгол әсәренең Октябрь инкыйлабына кадәр күп тиражлар белән 40 мәртәбә басылуы, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту әсбабы буларак өйрәнелүе үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли.

Мөселман галәмендә элек-электән Алланы мәдехләгән, “Коръән”не зурлаган, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышын һәм эшчәнлеген тасвирлаган күпләгән әсәрләр иҗат ителә. Алар шактый дәрәҗәдә татар укучыларына да таныш була. Мәсәлән, Мөхәммәд Чәләбинең  госманлы телендә язылган гаять күләмле “Мөхәммәдия” китабы (1449)  безнең әби-бабаларыбыз тарафыннан бик тә яратып укыла. Ул Казанда күп мәртәбәләр басылып чыга. Бу төр язмалар татар дөньясында да шактый иҗат ителә.XIV―XV гасырларга нисбәт ителүче “Кыйссаи авык” дастанының үзәгендә Мөхәммәд пәйгамбәр образы.  Аның игелек-шәфкатьлелеге аркасында хәтта тоткынлыкка эләккән ауык-кыр кәҗәсе дә иреккә чыгарыла, балалары белән кавыша.

Әлеге мәкаләбезгә исем итеп куелган проблема хакында сүз барганда, суфыйчылык мәсьәләсе дә үзенә игътибар сорый. Билгеле булганча, Урта гасыр  мөселман дөньясында киң таралган, ислам диненең бик тә мөһим бер тормагын, өлкәсен тәшкил иткән бу идеологик күренеш төрки-татарларның иҗтимагый-социаль, аеруча рухи-мәдәни тормышында тирән эз калдырган. Авыр елларда, бигрәк тә милли-колониаль, чукындыру сәясәте котырынган чорларда  ул халкыбыз өчен бер рухи терәк, туплану факторы да булып тора. Суфыйчылык белән сугарылган әсәрләрдә адәм баласының эчке дөньясына, уй-кичерешләренә, психологик халәтенә, иман-ышанычына аеруча игътибар ителә, теге һәм бу дөнья мөнәсәбәтләре, яшәү мәгънәсе, үз-үзеңне әхлакый һәм инсани яктан камилләштерү, байлыкка, хакимияткә кызыкмау кебек мәсьәләләр үзәккә куела. Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый, Хисам Кятиб һәм Өмми Кәмал, Колшәриф һәм Мәүла Колыйларның тирән эчтәлекле, уй-кичерешләргә бай, сәнгати яктан камил әсәрләре ― төрки-татар дини-суфыйчылык әдәбиятының гүзәл сәхифәләре. Алардагы тел-стиль чаралары, образ-сурәтләр, фикри байлык соңгы дәвер әдипләре тарафыннан да иҗади рәвештә файдаланылды, дәвам ителде. Бу аеруча Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай һәм күп кенә башка каләм әһелләренең әчәрләрендә ачык күренә.

Мөселман дине безнең әби-бабаларыбызны киң дөньяга  чыгарга, үзләрен бай Шәрык галәменең тулы хокуклы әгъзалары итеп тоярга, гаҗәеп бай гарәп-фарсы рухи казанышлары, алар аркылы антик Грециянең, Һиндстанның рухи байлыклары белән танышырга мөмкинлек бирә. Ислам халкыбызның аерым милләт буларак оешуында, үсешендә, саклануында да гаять иөһим роль уйнаган. Юкка гына аны татарның бер канаты дип әйтмиләрдер.

Тарих шуны күрсәтә: безнең татарга беркайчан да җиңел булмаган. Дәүләтчелеген җуйганнан соңгы аның берничә гасырлык яшәеше ― аеруча газаплы, афәтле чор. Әмма шуңа да карамастан, гаять зур югалтулар бәрабәренә булса да, ул үзенең барлыгын, милли асылын саклап кала. Кабатлап әйтәм: монда да без, иң беренче чиратта, мөселман диненә, ислам рухлы хәзинәләребезгә, әдәбиятыбызга бурычлы.

Кызганыч ки, Совет чорында дингә, милли асылга һөҗүм гаять көчәйде. Атеизм байрагы астында күп кенә рухи байлыкларыбыз юкка чыгарылды, йөзәрләгән иҗат әһелләребез шәхес культы корбаны булды, иҗтимагый-мәдәни тормыштан читләштерелде. Мең елдан артык кулланылган гарәп графикасы әүвәл  латин, аннан кирилл язуына алыштырылды. Бу исә  бай рухи мирас, буыннар арасындагы бәйләнеш күперләрен утка ягу кебек булды. Совет җирлегендәге рәсми сәясәт нәтиҗәсендә халкыбызда милли нигилизм көчәйде, туган телгә, милли мәгарифкә игътибар бик нык кимеде, имансызлык, башка милләт сафларына күчү киң колач алды.

Әмма, нинди генә кыенлыкларга да карамастан, халкыбызның шактый гына асыл уллары һәм кызлары үз милләтенә тугры калдылар, бу юнәлештә фидакарьләрчә көрәштеләр. Элекеге дини-милли яшәеш кануннарын һәм традицияләрен саклауда, буыннар арасындагы элемтәләрне дәвам иттерүдә аеруча мөһаҗирлектәге милләттәшләребез зур тырышлык күрсәттеләр. Финляндиядә, Кытайда, Төркиядә, Алманиядә һәм кайбер башка мәмләкәтләрдә нәшер ителгән китаплар, гәҗит-журналлар ― моның ачык дәлиле. Бу юнәлештә бигрәк тә Гаяз Исхакый, Хәсән Хәмидулла, Әхмәд Ләбиб Каран, Хөсәен Габдүш, Сания Гыйффәт һәм кайбер башка мәшһүр затлар фидакарҗләрчә хезмәт куйдылар.

*        *        *

Узган гасырның азаклары ― XXI  йөзнең башлары милләтебез тарихында янә бер күтәрелеш, Яңарыш чоры булды. Халкыбыз үзенең аянычлы хәлдә икәнлеген аңлый башлады. Үзгәртеп кору хәрәкәтенең көчле дулкыны нәтиҗәсендә милли мәгариф, рухи мирас мәсьәләләре үзәккә куелды һәм бу юнәлештә мөһим генә кайбер адымнар да ясалды. Шунысы аеруча әһәмиятле: халкыбыз үзенең мөселманлыгын ныклап тоя башлады. Мәчет-мәдрәсәләр ачылды, күп төрле дини, милли-мәдәни чаралар уздырылып тора.

Болгар дәүләтендә ислам диненең рәсми рәвештә кабул ителүенә быел, ягъни 2022 елда 1100 ел тула. Аңа хәзрлек шактый киң планда алып барыла. Ул халкыбызны туплауда, кавемара бәйләнешләрне ныгытуда, милли үзаңны үстерүдә бик тә мөһим чара булсын иде!

Бу уңай белән янә бер хакыйтьне искә төшерү зарури. Болгар дәүләтенең 922 елда исламны кабул итүе мөселман диненең Идел-йорттагы берничә  гасыр буена таралу процессын тарихи-сәяси-иҗтимагый яктан ныгытуның  әһәмиятле бер баскычы. Янә  шунысы да бар: әйткәнебезчә, халкыбыз хәзәр, кыпчак,  татар һәм кайбер башка этник элементлар кушылуыннан барлыкка килә. Болгарлар исә алар арасында  мөһим бер компонент. Кызганыч ки, безнең кайбер “болгарчы”ларыбыз шул тарихи  хакыйкатьне  бик күрергә теләми. Халкыбызның татар буларак оешкан, аны бөтен дөньяга таныткан дәверен ― Алтын Урда чорын күләгәдә  калдырырга омтылалар. Ә бит бу кодрәтле татар дәүләте Евразиянең зур мәйданнарын биләгән. Идел-йорт, Урал-Җаек буйлары,  Көнбатыш Себер киңлекләре ― бу мәмләкәтнең тарихи җирләре. Болгар дәвере, XIII гасырның урталарына кадәрге чорлар ― халкыбызның татар булып оешуына хәзерлек процессының мөһим бер этабы. Элеккеге Болгар, Казан ханлыклары, хәзерге Татарстан җирләре күп гасырлар буе безнең әби-бабаларыбыз яшәгән гаять зур мәйданнарның аерым төбәкләре генә.

 

 

Хатыйп Миңнегулов

филология фәннәре докторы,

КФУ профессоры


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева