Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гаташ Рәдиф

Шагыйрь Рәдиф Гаташ (Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин) 1941 елның 30 мартында Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. 1959 елда төбәктәге Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренә барып, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә.

Анда ике ел укыгач, Казанга күчеп, белем алуын Казан дәүләт университе-тының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам иттерә. 1964 елда университетны тәмамлап, ике елга якын Татарстанның Мөслим төбәгендәге Уразмәт дигән авылның урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. Аннан, янә Казанга килеп, әүвәл Татарстан китап нәшриятында редактор (1966-1967, 1969-1971), соңра «Ялкын» журналында бүлек редакторы (1973-1974) вазифаларын башкара. 1967-1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1975 елдан башлап ул – «Казан утлары» журналы редакциясендә поэзия бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Рәдиф Гаташ – узган гасырның алтмышынчы еллары башында татар шигърияте мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәңе белән чыккан талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның 1966 елда басылган «Гөлләр су сорыйлар» исемле беренче шигъри җыентыгы ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Китап турында Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни кебек тәҗрибәле, олы әдипләр уңай фикерләрен язып чыгалар. Яшь шагыйрьнең нәүбәттәге «Кояшлы утраулар» (1967), «Диңгез эзлим» (1968), «Юл җырлары» (1969) исемле шигырь китаплары да әдәби тәнкыйть тарафыннан хуплап каршы алына. Яшьлеккә хас эчкерсез ихласлык, тормышка, табигатькә мәхәббәт, Такташ поэзиясе, Шәрекъ һәм дөнья әдәбияты тәэсирендә туган вариацияләр, яшәү, тере табигать хозурлыгы белән аваздаш ашкынулы хисләр, сөю-мәхәббәт шатлыклары һәм сагышлары, шуның белән бергә заманның, иҗтимагый тормышның үзгәрешләренә сизгер күңел тирбәлешләре, публицистик, фәлсәфи-лирик уйланулар – беренче җыентыкларында ук ачык төсмерләнгән менә бу сыйфатлар һәм мотивлар шагыйрьнең бөтен иҗат биографиясен озатып бара дияргә мөмкин. Иҗатының беренче чорларында С.Рәмиев, Һ.Такташлардан дәвам итеп килгән традицион шигырь кысаларыннан читкә китмичәрәк язган шагыйрь алга таба ирекле шигырь төрләренә дә еш мөрәҗәгать итә һәм, дөньяны кабул итүдәге романтик индивидуальлеген саклаган хәлдә, татар поэзиясенең бу юнәлешенә дә үзеннән форма һәм ритм яңалыклары кертеп, аны заманча яңгырашлы шигырь үрнәкләре белән баета. («Егерме дүрт йолдыз һәм унҗиде диңгез» циклы, 1965.)

Шагыйрьнең иҗади кызыксынулары киң һәм күптөрле. Дөньядагы вакыйгаларга кагылышлы фәлсәфи фикерләрен, ватандарлык хисләрен, туган тел, туган җир, халык-милләт язмышы турындагы борчулы уйларын лирик-публицистик рухта чагылдырган шигырьләр мәхәббәт лирикасы белән параллель рәвештә янәшә бара. «Европада татар шагыйрьләре», «Англия дәфтәре», «Гомер уртасыннан хатлар» кебек шигъри цикллар, «Тел ачкычлары» (1973), «Ирләр булыйк» (1978), «Чакыру» (1980), «Китмә, хыял» (1986) кебек җыентыкларда урын алган күп кенә шигырьләр шагыйрь иҗатындагы тематик офыкларның киңлеген ачык күрсәтеп торалар.

Р.Гаташ – татар шигъриятендә борынгы Шәрекъ поэзиясе традицияләрен, аерым алганда газәл һәм робагый жанрларын иҗади дәвам иттерүче бүгенге шагыйрьләрдән иң алдынгысы һәм күренеклесе. Бу жанрларда ул аеруча туксанынчы еллар иҗатында зур уңышларга ирешә. 1997 елда аның бу төр шигырьләрен эченә алган «Бу – сиңа кылган догам» исемле күләмле җыентыгы басылып чыга. Аннары аерым робагый һәм газәл китаплары дөнья күрә.

Аның аерым шигырь цикллары төрек, инглиз, казакъ, әзәрбайҗан, латыш, литва һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Рус теленә тәрҗемәдә аның ике китабы һәм башкортча тәрҗемәдә сайланма шигырьләре, поэмалары тупланган «Хистәрем бурандары» (Уфа, 1998) исемле күләмле җыентыгы дөнья күрә. Ул үзе дә дөнья халыклары әдәбиятыннан, аерым алганда төрек классик әдәбияты шагыйрьләре иҗатыннан шактый гына шигъри тәрҗемәләре белән укучыларга мәгълүм. Шулай ук аның шигърият мәгънәләренә багышланган күпсанлы мәкаләләре дә китап булып басыла.

Р.Гаташ җәмәгать эше тәртибендә унике ел буена (1977-1989) Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясенә җитәкчелек итә. Ул – Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе (2005), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (2001). 2001 елда дөнья күргән «Газәлләр», 2005 елда басылып чыккан «Мәңгелек сусау» китаплары өчен 2008 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Р.Гаташ – 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 


Язучылар