Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Юныс Рәфикъ

Шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юныс (Рәфикъ Юныс улы Юнысов) 1943 елның 1 мартында Татарстанның Арча районы Кәче авылында крәстиян гаиләсендә туа. Кәчедә – җиде сыйныф, Арчада урта мәктәпне тәмамлагач, ике елга якын туган авылы колхозында төрле эшләрдә эшли, биш ай чамасы Казанда төзелештә була. 1962–1965 елларда ул армиядә – стратегик ракета гаскәрләре составында хезмәт итә.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Р.Юныс Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Студент елларында университеттагы «Әллүки» әдәби берләшмәсенә һәм «Татарстан яшьләре» газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә йөри. Университетның соңгы курсында укыганда, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша. Анда 1985 елга кадәр эшли. 1985–1991 елларда Р.Юныс Татарстан китап нәшриятында редактор, редакция мөдире, нәшриятның баш редактор урынбасары вазифаларын башкара. 1992–2004 еллар арасында ул – «Идел» журналы баш мөхәрриренең беренче урынбасары хезмәтендә. 2005 елның башыннан алып Р.Юныс «Казан утлары» журналы редакциясендә, шул елның сентябреннән – баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Беренче шигырьләре матбугатта уналты-унҗиде яшьләрендә үк күренгәләсә дә, Р.Юныс әдәби иҗат эше белән утыз яше тулганнан соң гына җитди шөгыльләнә башлый. Беренче шигъри җыентыгы («Вакыт чылбыры») 1982 елда басылып чыга. Шуннан соң тагын берничә шигъри китабы дөнья күрә («Җирдә яшим», «Учтагы песнәк», «Сүнгән яшен», «Син һәм мин»). Шигърияттә ул – эзләнүчән, фикер һәм хис бирелешендә үзенчә индивидуальлеккә, каршылыклы интеллектуаль кичерешләренең тыгызлыгына омтылучан шагыйрь. Аның шигырьләрендәге лирик герой, тормышта һәм үз-үзендә гаделлек, хаклык, камиллек тоеп яшәргә тырыша.

Р.Юнысның «Татарстан референдумы» дигән китабы (2000) җәмәгатьчелектә киң яңгыраш таба. Китапны узган гасырның туксанынчы елларында татар халкының мөстәкыйльлек өчен алып барган көрәшенең документаль елъязмасы дияргә була.

Р.Юнысның журналист буларак милләт, сәясәт, татар тарихы темаларына күп кенә танылган шәхесләр белән тәфсилле әңгәмәләре дә кызыклы һәм бай эчтәлекле. Аңа шулай ук юмор-сатира жанры да ят түгел.

Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе (2004).

Р.Юныс – 1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

2021 елның 19 гыйнварында Казанда вафат булды. Рафикъ Юныс туган ягында – Арча районы Кәче авылында җирләнә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Вакыт чылбыры: шигырьләр. –Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 80 б. – 3000 д.

Җирдә яшим: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 88 б. – 1000 д.

Учтагы песнәк: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 80 б. – 1700 д.

Сүнгән яшен: шигырьләр, шигъри хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 96 б. – 3400 д.

Син һәм мин: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 158 б. – 2000 д.

Татарстан референдумы: тарихи хроника. –Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 175 б. – 2000 д.

* * *

Сүнмәс утлар балкышы / төз., искәрмәләр авт. Р.Юныс. – Казан: Идел-Пресс, 2006. – 708 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К а м а л о в Б. Заман чылбыры чыңы // Соц. Татарстан. – 1982. – 5 дек.

Б ә д р е т д и н о в И. Яшәү җаваплылыгы // Казан утлары. – 1987. – № 6. – 142–144 б.

Г ы й л ь м а н о в Г. Сискәндерә торган шигырьләр // Казан утлары. – 1990. – № 3. – 173–174 б.

Я р у л л и н Ф. Табышы да, ялгышы да үзенеке // Татарстан. – 1993. – № 6. – 91–92 б.

Ш ә р ә ф и е в Р. Кайтакайта уйландыра // Шәһри Казан. – 2000. – 9 дек.

М и н г а л и Р. Якын тарих сәхифәсе // Фән һәм тел. – 2001. – № 2. – 10 б.

Ю н ы с М. Сындымы кылыч?.. Беттеме көч?.. // Мәдәни җомга. – 2003. – 10 гыйнв.

Г ы й л ә җ е в И. Шундый дустым бар минем // Мәдәни җомга. – 2003. – 20 февр.

А к ъ е г е т. Көндезге йолдызлар // Казан утлары. – 2003. – № 3. – 182–184 б.

Ә х м ә т җ а н о в М. Тарихыбызның гүзәл бер мизгеле // Татар иле. – 2003. – № 7.

Г а л и е в а Г. Шагыйрь, публицист. // Казан утлары. – 2005. – № 1. – 165–173 б.

Б а т у л л а Р. Остазның шәкертләре үзләре остаз // Ватаным Татарстан. – 2007. – 26 окт.

Г а л и е в а Г. Халкым дип яши // Г.Галиева. Күңелемә якын затлар. – Казан: Мәгариф, 2007. – 31–50 б.

* * *

Г а й н а н о в а Г. Ради одной единственной мечты // Идель. – 2003. – № 2. – С. 44–46.


Язучылар