Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Багданов Идрис

Идрис Багданов 1886 елда Сембер губернасы якларында туа. Яшьли әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, аннан соң Мәскәү университетының юридик факультетында укый. Ләкин, авырып китүе сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була һәм Троицк якларына кымыз белән дәваланырга китә. Шул төбәкләрдә урнашып, фабрикант Яушевлар конторасына эшкә урнаша. Аннары берара Казанда төрле газета идарәләрендә хезмәт итә.
Идрис Багданов XX йөз башында үзенең пьесалары, аеруча «Помада мәсьәләсе» комедиясе белән таныла. Әлеге әсәре һәм «Зөләйха белән Фатыйма», «Югалган хатын» пьесалары 1908–1909 елларда аерым китап булып басылып чыгалар. «Югалган хатын» – 1910 елда, «Помада мәсьәләсе». 1911 елда, «Зөләйха белән Фатыйма» драмасы 1913 елда «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәләштерелә.
И.Багданов тәрҗемәче буларак А.Пушкин һәм Л.Толстойның кайбер әсәрләрен татарчалаштырып бастыра.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин