Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зарипов Изаил

Изаил Харис улы Зарипов 1927 елның 27 февралендә Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Шул районның Петровка авылы мәктәбендә – башлангыч, Языково авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, 1941–1944 елларда Петровка спирт заводында гади эшче, счетчик, слесарь булып эшли. 1944–1951 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

Армиядән кайткач, Әлмәт шәһәрендә бораулау кадрлары мәктәбен тәмамлап, «Татбурнефть» трестында ике елга якын бораулау вышкасы эшчесе, бораулаучы ярдәмчесе хезмәтендә була.

1954 елның ноябреннән И.Зарипов журналистика эшендә: Әлмәттә чыга торган «Знамя труда» газетасы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире (1954–1957), республика яшьләре матбугат басмасы «Комсомолец Татарии» газетасының нефть төбәгендәге үз хәбәрчесе (1957–1960), «Татарская нефть» журналының корреспонденты (1960–1962), Лениногорск шәһәрендә чыккан «Заветы Ильича» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире (1962–1963), Лениногорск телевидение студиясендә иҗтимагый-сәяси тапшырулар мөхәррире (1963–1968) һәм, ниһаять, 1968–1975 елларда Татарстан Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетының нефть районнарындагы кино һәм радио хәбәрчеләре пункты мөдире (өлкән мөхәррире) вазифаларын башкара. Төп эшеннән аерылмыйча укып, 1959 елда эшче яшьләр урта мәктәбен һәм 1968 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1975–1983 елларда И.Зарипов Бөтенсоюз нефть-газ сәнәгате фәнни-тикшеренү институтының Татарстан буенча производствоны, хезмәтне фәнни оештыру лабораториясендә баш инженер, Әлмәт спираль җөйле торбалар заводында хезмәтне оештыру бюросы башлыгы, «Союзнефть-газпереработка» берләшмәсе һәм «Нижневартовскнефть» идарәсендә алдынгы тәҗрибәне пропагандалау группаларының мөдире һәм баш инженеры булып эшли. 1983 елның сентябреннән ул – Бөгелмә бораулау эшләре идарәсенең Көнбатыш Себер төбәгендәге алдынгы тәҗрибәне пропагандалау группасы баш инженеры хезмәтендә.

И.Зарипов – публицистика һәм очерк жанрында иҗат иткән каләм иясе. Бу жанрда аның тирәнтен белеп, кызыксынып яза торган үз темасы була. Ул тема – Татарстан нефть сәнәгате. 1957–1983 еллар арасында язучының, әлеге теманы үзәккә алып, нефтьче бригадаларның, алдынгы бораулаучы һәм рационализаторларның хезмәтен һәм көнкүрешен конкрет тарихи шартлар яссылыгында җанлы итеп тасвирлаган алты очерк китабы басылып чыга. Болардан башка республика һәм үзәк газета-журналларда, күмәк җыентыкларда аның дистәләгән очерклары дөнья күрә.

Ул 1999 елның 19 декабрендә Әлмәттә вафат була.

И.Зарипов – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Буровики: очерки. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 31 с. – 2000 экз.

Рождение рекорда: очерк. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1961. – 32 с. – 2000 экз.

От съезда к съезду. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1961. – 38 с. – 2000 экз.

Рационализаторских дел мастера: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1962 – 48 с. – 1500 экз.

Мастер: очерк. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 54 с. – 1000 экз.

Десятый вал: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 136 с. – 1500 экз.

* * *

Коллективное творчество: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. – 42 с. – 2000 экз.


Язучылар