Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Даутов Гомәр

Даутов Гомәр Филгиз улы. 1967 елда Баулы районы Кырым-Сарай авылында туа. Аннан гаиләләре белән Мөслим районы Баланлы авылына күчәләр.

1983 елны Баланлы сигезъеллык мәктәбен тәмамлаганнан соӊ Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Аннан соӊ, 1986 елныӊ сентябрь-октябрь айларында авылында физкультура укытучысы булып эшли, шул ук елныӊ ноябрендә Совет Армиясе сафларына чакырыла.

1989 елны Казан Дәүләт университетыныӊ «Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре» факультетына укырга керә. 1994 елны укуын тәмамлап, ул вакыттагы факультет деканы Галиуллин Тәлгать Нәбиулла улы юлламасы белән, Чаллы Дәүләт педагогия институтына эшкә килә. 1996-1997 елларда кафедра мөдире, 1997-1999 елларда институтныӊ Баулы һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге вәкиллеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара. 2001 нче елны Азат Әхмәдуллин җитәкчелегендә «Риза Фәхретдин: язучы һәм әдәбият галиме» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

2012 елдан алып 2020нче елга кадәр Казан Федераль (Идел буе) университетыныӊ Алабуга институтында татар филологиясе кафедрасына мөдир вазыйфаларын башкара. 2014 елныӊ январь аендагы Гыйльми советында конкурс аша үтә, бүгенге көндә кафедра доценты.

Күпләгән фәнни һәм публицистик мәкаләләр авторы, республика җәмәгатьчелегендә тәнкыйтьче буларак танылды.

Беренче әдәби тәҗрибәсе булган “Моң тәрҗемә ителми” дигән хикәясе 1989 елның “Татарстан яшьләре” газетасында басыла. Төрле елларда “Казан утлары”, “Идел” журналларында хикәя, повестьлары дөнья күрә. 2022 елдан Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы.

 


Язучылар

Туган көннәр

Фев
10
Вт
Солтан Шәмси
Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева