(1915–1992)
Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гали Халит (Гали Мөхәммәтгали улы Халитов) 1915 елның 26 июнендә Татарстанның хәзерге Тәтеш районы Үтәмеш авылында крәстиян гаиләсендә туа. Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1930 елда Казанга килеп, педагогия техникумында, аннары 1932–1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетында укый. Институтны тәмамлагач, 1936 елның көзеннән алып 1942 елның октябренә кадәр Татарстанның Арча педагогия училищесында татар әдәбияты укыта. 1942 елның ахырыннан башлап Г.Халит Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында (хәзерге Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) эшли: башта андагы әдәбият секторына җитәкчелек итә, ә 1966 елдан шул секторның өлкән гыйльми хезмәткәре вазифаларын башкара.
Техникумда укыган елларында ук әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, беренче шигъри тәҗрибәләре Буа район газетасында басыла. Педагогия институтында уку аны әдәбият дөньясына тагын да якынайта. Монда ул, иҗади кызыксынуын әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихына юнәлтеп, соңга таба бу өлкәне үзенә төп иҗат мәйданы итеп сайлый.
1937 елда егерме ике яшьлек тәнкыйтьченең Тукай иҗатын өйрәнүнең торышына караган һәм Һ.Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасын анализлаган беренче мәкаләләре дөнья күрә. Шул елдан алып яшь автор әдәби хәрәкәтнең төрле актуаль мәсьәләләрен күтәргән һәм Г.Тукай, Г.Камал, М.Гафури, Ш.Камал, М.Фәйзи, Һ.Такташ кебек классик язучыларның иҗат эшчәнлекләрен өйрәнүгә багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен газета-журнал битләрендә өзлексез бастырып килә. 1939 елда ул, Г.Тукай турындагы мәкаләләрен туплап, «Халык шагыйре Тукай» исеме белән аерым китап итеп чыгара, 1941 елда исә «Мәҗит Гафури иҗаты» дигән күләмле монографик хезмәтен бастыра.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында озак еллар эшләү Г.Халитка әдәбият тарихын системалы рәвештә тикшерүгә киң юл ача. Тәнкыйтьче-галимне иң беренче чиратта XX йөз башы татар әдәбияты кызыксындыра. Аның шул чор әдәбиятының аерым проблемаларын, идея-эстетик үзенчәлекләрен иҗтимагый-сәяси һәм милли азатлык хәрәкәтләре белән бәйләнештә тикшергән башлангыч тәҗрибәләре «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре» исемле китабында (1948) һәм «XX йөз башында татар әдәбияты» дигән очеркларда (1954) урын ала. Соңга таба галим, тикшеренүләрен тирәнәйтә һәм киңәйтә барып, яңа фактик материаллар нигезендә XX йөз башы татар әдәбиятының идея-эстетик байлыгын тагы да колачлырак, күпьяклырак яктыртуга ирешә; бигрәк тә иҗат методлары (мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди реализм, романтизм, романтик реализм), аларның идеологик һәм эстетик асылы, үзара мөнәсәбәтләре, әдәби стильләр, жанрлар, традицияләр һәм новаторлык мәсьәләләрен күтәргән оригиналь теоретик хезмәтләрен язып чыга («Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән», 1975; «Яңа гасыр поэзиясе (1905–1917)», 1979).
Г.Халит XX йөз башы татар әдәбияты мәйданында күренекле урын тоткан әдипләрнең иҗат индивидуальлекләрен өйрәнү буенча нәтиҗәле эшли. Аның озак еллар дәвамында яратып өйрәнгән әдибе – Габдулла Тукай. Алтмышынчы елларда дөнья күргән «Тукай үткән юл», «Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века», «Тукай и его современники» исемле хезмәтләрендә һәм күпсанлы мәкаләләрендә галим бөек шагыйрьнең татар әдәбиятында тоткан урынын, аның дөньяга карашын, поэзиясенең иҗтимагый эчтәлеген һәм сәнгатьчә үзенчәлекләрен төрле яклап ачуга ирешә.
Илленче еллардан башлап Г.Халит татар әдәбиятының совет чорын, бигрәк тә егерменче еллардагы әдәби хәрәкәтне өйрәнүгә игътибарын юнәлтә. Баштарак ул матбугатта шул дәвернең әдәби күренешләрен һәм аерым өлкәләрен яктырткан мәкаләләре белән күренә, аннары, коллектив көч белән иҗат ителгән «Татар совет әдәбияты тарихы» (1960) һәм «История татарской советской литературы» (Мәскәү, 1965) дигән китапларның бер авторы буларак, Гражданнар сугышы чоры, егерменче еллар әдәбиятына һәм Галимҗан Ибраһимов иҗатына багышланган бүлекләрне яза. 1967 елда галимнең шул ук чор татар әдәбиятына багышланган «Герои, рожденные революцией» исемле китабы басыла. Бу хезмәтләрендә автор татар әдәбиятының Октябрьдән соңгы үсеш тенденцияләрен, нинди яңа сыйфатлар белән баюын, социалистик реализм эстетикасының аерым язучылар иҗатында ничек гәүдәләнүен анализлый, әдәбиятта яңа геройны күрсәтү юлындагы катлаулы мәсьәләләрне күтәрә. Г.Халитның Һади Такташ иҗатына багышланган «Шагыйрь, чор, герой» (1971) һәм «Поэзия дерзаний» (1980) исемле китапларында да герой һәм иҗат методы мәсьәләләре игътибар үзәгенә алынып, алар шул ук егерменче еллардагы катлаулы әдәби хәрәкәт җирлегенә куеп тикшереләләр. «Тормыш һәм ирек җырчысы» дигән хезмәтендә исә (1980) Г.Халит, яңадан М.Гафури иҗатына мөрәҗәгать итеп, бу әдипнең татар әдәбияты тарихында тоткан зур ролен ачыклап күрсәтә. Аның татар әдәбияты тарихына багышланган мәкаләләре үзәк матбугатта, СССР Фәннәр академиясенең М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты хезмәтләрендә дә басыла.
Г.Халит озак еллардан бирле урта мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту программаларын төзү һәм унынчы класслар өчен татар әдәбияты дәреслекләре язу эшенә актив катнаша.
Әдип Татарстан язучыларының V (1963) һәм VI (1965) съездларында Татарстан Язучылар союзы идарәсенең әгъзасы итеп сайлана; 1958–1960 елларда – «Татарстан коммунисты», 1968–1979 елларда «Казан утлары» журналларының редколлегия әгъзасы булып эшли, союзның тәнкыйтьчеләр секциясенә җитәкчелек итә.
Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Г.Халитка 1975 елда – Татарстан АССРның, 1981 елда «РСФСРның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Аңа 1985 елның 22 июль Указы нигезендә нәтиҗәле әдәби-фәнни иҗат эшчәнлеге өчен ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы бирелә.
Ул 1992 елда вафат була.
Г.Халит – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Халык шагыйре Тукай: мәкаләләр. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 92 б. – 5150 д.
Мәҗит Гафури иҗаты: критик очерклар. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 213 б. – 5070 д.
Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре: критик очерклар. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 215 б. – 5165 д.
XX йөз башында татар әдәбияты: очерклар / соавт. X.Хисмәтуллин, Б.Гыйззәт. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 385 б. – 5000 д.
Тукай үткән юл: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 228 б. – 4000 д.
Шагыйрь, чор, герой: Һ.Такташ иҗатын өйрәнү тәҗрибәсеннән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 184 б. – 1500 д.
Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 328 б. – 2000 д.
Яңа гасыр поэзиясе: егерменче йөз башы (1905–1917) татар поэзиясендә иҗат методы, лирик герой, традиция һәм новаторлык мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 166 б. – 1800 д.
Тормыш һәм ирек җырчысы: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 184 б. – 1200 д.
* * *
Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века. – Казань: Таткнигоиздат, 1956. – 232 с. – 4000 экз.
Тукай и его современники. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1966. – 228 с. – 5000 экз.
Герои, рожденные революцией: к проблеме героя и метода татарской советской литературы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1967. – 232 с. – 3000 экз.
Поэзия дерзаний: творчество Хади Такташа и вопросы метода, героя и стиля в татарской поэзии 20-х годов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 160 с. – 10000 экз.
Портреты и проблемы: избранные статьи разных лет. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 344 с. – 2500 экз.
Многоликая лирика. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – С. 336. – 2000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Г о с м а н X. Тынгысыз илле ел // Казан утлары. – 1965. – № 6. – 129–130 б.
М и ң н у л л и н Ф. Әле илле генә икән // Татарстан яшьләре. – 1965. – 26 июнь.
Н у р у л л и н И. Галим һәм тәнкыйтьче // Соц. Татарстан. – 1965. – 26 июнь.
К а ш ш а ф Г. Үзенчәлекле талант // Казан утлары. – 1975. – № 6. – 116–119 б.
Ю з и е в Н. Әдәбиятка олы мәхәббәт // Соц. Татарстан. – 1975. – 25 июнь.
М и ң н у л л и н Ф. Картаерга вакыт юк // Татарстан яшьләре. – 1975. – 26 июнь.
Ю з и е в Н. Әдәбиятка олы мәхәббәт белән… // Н.Юзиев. Әдәбият хәзинәләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 171–190 б.
* * *
Г и з з а т у л л и н Н. Талантливый критик // Сов. Татария. – 1965. – 26 июня.
М у с и н Ф. Высокое призвание ученого // Сов. Татария. – 1975. – 25 июня.
Ю з е е в И. Әдәбиятка олы мәхәббәт // Казан утлары. – 1985. – № 6. – 181–189 б.