Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ләбиб Лерон 40 еллык иҗади уңышына тиешле бәяне алганмы?

Апрель аеның бәйрәмнәре үзара тыгыз бәйләнгән: Юмор көне белән башлана ул, Г.Тукай көннәре белән төгәлләнә. Хуҗа Насретдинның да туган көне шушы айда – Халыкара ЮНЕСКО оешмасы 1998дә аның тууына 700 ел дип игълан иткән иде.

Совет космонавты Юрий Гагаринның Җир шары буйлап галәми сәяхәткә чыккан көне дә, революциянең беренче елларында ук зур форматлы татар газетасын (бүгенге «Ватаным Татарстан» газетасы турында сүз бара) һәм әдәби журналын («Казан утлары»ның башлангычын) булдырган пролетариат юлбашчы Ленинның да туган көне шушы айга туры килә…

Әйе, балалар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон турында сөйләр өчен кишәрлекне әнә шулай киңрәк алырга телим.
Үзенең 40 еллык иҗади уңышына тиешле бәя алганмы соң әле ул?!.
Юмор язучы кешене мин үземнең туганым кебек күрәм, дип әйткәнем бар. Безнең туганлык узган гасырдан ук килә. «Яшь ленинчы» дигән чын мәгънәсендә әдәби газета бар иде. Аның соңгы битендә гел шәп әсәрләр генә басыла торган иде. Ә урта битләрендә, сан саен диярлек, берәр әдәби фельетон чыга. Мәктәп тормышына, балалар мохитенә багышланган маҗараларны укылышлы итәр өчен, юмористлар бәйгесе туктаусыз дәвам итә иде анда. Мактанырга рөхсәт итегез: безнең язмалар (Ләбиб Лерон, Вакыйф Нуриев һәм шул исәптән минеке дә), «кызыл такта»га куелып, еш кына премияләр дә ала торган иде. Шуннан башланып китте инде Ләбиб Леронның кешеләргә елмаю өләшүе…
Заман усал, дус-дошманың усал,
Син үзең дә усал – усалга.
Хет бер мизгел генә елмай әле
Ирен чите белән булса да!

Ләбиб Леронның иҗат үсеше китап сөючеләрнең һәм тамашачыларның иң актив, әдәбият белән сәнгатьнең зәвыклы бердәмлеге чорына туры килде ул чакларда. Китап сүзе сәхнә теленә әверелә алды, язучылар язган сатира һәм юмор әсәрләре радио-телевидение аша кайтаваз булып яңгырады. 1990 нчы еллар азагында «Шаян-шоу», Шаян сәхнә», «Ачык сәхнә» тамашаларына репертуар сайлаганда иң зур таләп – матур әдәбият үрнәгенә таяну иде. Язучылар берлегенең Г.Тукай исемендәге клубында даими рәвештә үткәрелә торган «Әдәби-музыкаль кичә»ләрдә Ләбиб Лерон парчалары, пародияләре һәм эпиграммалары, гадәттә, кульминация өлешенә саклана иде:
Роман язарга уйлады –
Башлады да ташлады.
«Төчкерек мәзәкләр» язып,
Күпме кәгазь «ашады»!
Юкка чыккан партиянең
Тетмәсен тетте, тетә…
Халык синнән, МАРКСель туган,
Яңа «Капитал» көтә!
(«Марсель Галигә», 1994.)

Абына-сөртенә йөгерә
Сеңелләр, апалар, әбиләр…
Барысын да дәвалый сихерче…
Тфү лә… язучы Нәбирә.
(«Нәбирә Гыйматдиновага», 1994.)

Әдәби тәнкыйтьтә әдәби байлыкны «кече күләмле» һәм «зур күләмле» әсәрләргә бүлеп йөртсәләр дә, мин пародия, эпиграмма, үртәмеш кебек чәнечкеле афоризмнарны әдәбиятның бриллиантлары дияр идем. Патшалар таҗын да нәкъ әнә шундый асылташлар бизи бит!
Әлбәттә, Ләбиб Леронның иҗатына тулаем анализ ясаган очракта, аның прозасына һәм тамашачыларны сискәндергән драматургиясенә тукталырга туры килер иде. Ләкин мин Ләбиб Лерон дигән әдипнең иҗади фасылларыннан апрель аен гына сайлап алдым. Апрель – аның холкы, апрель – аның бүгенге халәте…
35 яшендә иҗат кичәсе үткәрә алган бүтән бер генә язучыны да хәтерләмим мин! Ул Мөслимдә туган, Актанышта Минзәлә шивәсендә сөйләшеп үскән. Менә каян килә аңа үткен каләм һәм әдәби тел! Соңгы сайлауларда Татарстанның Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат сыйфатында шушы өч районны да аркылы-торкылы йөреп чыкты ул. Без, аның ышанычлылары (Алмаз Хәмзин белән икәү), сайлау тамашасында Ләбиб Леронга карата булган халык мәхәббәтен күреп сөендек! Әлбәттә: «Кемне?» – дигәндә, кандидат сайлауларда түгел ә санауларда җиңә. Ләбиб Лерон да бер җиңәр әле!
Быел аңа алтмыш яшь тула, боерган булса. Туган көн кешенең яшенә карамый – ул барыбер бүләк өмет итә!

“Ватаным Татарстан”

Камил Кәримов

Язучылар