Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Латыйп Хәмит

Шагыйрь һәм рәссам Хәмит Латыйп (Хәмит Нәҗип улы Латыйпов) 1949 елның 5 мартында Пермь өлкәсенең Половинка бистәсендә (хәзерге Губаха шәһәре) дөньяга килә.

Шул елны аларның гаиләсе туган якларына – Башкортстанның Илеш районы Бүләр авылына күчеп кайта. Хәмиткә җиде ай чагында – әнисе Мөфавәзә, унөч яшендә чакта әтисе Нәҗип вафат булып, малай ятимлектә үсә. Бүләрдә – башлангыч мәктәпне, күрше Тыпый авылына йөреп сигезьеллыкны тәмамлагач, 1964 елда ул, Уфага барып, музыка-рәсем укытучылары әзерли торган сәнгать училищесына укырга керә, әмма беренче курстан ук укуын ташларга мәҗбүр була. Ул янәдән Илеш якларына әйләнеп кайта, 1967 елга кадәр әүвәл авылда клуб мөдире, аннары район үзәге Яркәйдә чыккан «Маяк» газетасында бизәлеш рәссамы булып эшли.

1968 елда Уфада төзү-һөнәр училищесының берьеллык балта осталары курсын тәмамлагач, Х.Латыйпов Уфа шәһәренең төзелеш, Дүртөйле районының нефть чыгару оешмаларында хезмәтен дәвам иттерә. 1973 елда Мәскәү өлкәсенең Загорск районы Богородское авылында «Богородская резьба» дигән берьеллык махсус курсларда укып, һөнәри осталыгын янә дә камилләштерә төшә.

1974-1978 елларда Хәмит Латыйп – Уфа сәнгать училищесы студенты. Училищены тәмамлагач, ул 1983 елның азагына кадәр Татарстан Сәнгать фондының Чаллы филиалында уеп-кисеп ясау рәссамы, 1984-1990 елларда Башкортстанның Туймазы шәһәрендә фаянс-фарфор заводы рәссамы булып эшли. 1991 елда заводтан китеп, берничә ел нәкыш сәнгатендә көчен сынап карый, майлы буяу белән киндер җирлеккә дүрт дистәгә якын картина яза.

2000 елның маенда Казанның «Туран» сувенирлар җитештерү оешмасы чакыруы белән Хәмит Латыйп Казанга килә һәм 2002 елның маена кадәр «Туран» остаханәсендә төрле яңа сувенирлар, сандыклар, тартмалар, бизәкле савыт-саба, тәлинкәләр иҗат итү белән шөгыльләнә. 2002 елның көзеннән ул Татарстанның Саба районы Шәмәрдән бистәсендә сәнгать мәктәбе укытучысы хезмәтендә.

Балачагыннан сәнгатькә, нәфислеккә, шигърияткә гашыйк Хәмит Латыйп – узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап көндәлек матбугат битләрендә («Аргамак», «Казан утлары» журналлары, «Өмет», «Мәдәни җомга» газеталары һәм башка басмаларда) әледән-әле күренә килгән лирик шигырьләре, үткен фикерле, фәлсәфи эчтәлекле дүртьюллыклары белән дә әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп иткән шәхес. 1997 елда Туймазыда үз рәсемнәре белән бизәлеп чыккан «Җир һәм күк» исемле шигырьләр китабы әдәби тәнкыйтьтә югары бәя ала.

2003 елда Казанның «Матбугат йорты» нәшриятында рәссам-шагыйрьнең, шулай ук үз рәсемнәре белән бизәлеп, «Күңелем сурәтләре» дигән икенче китабы дөнья күрә. Ә 2006 елда Татарстан китап нәшриятында сынлы сәнгать әсәрләрен һәм шигырьләрен үз эченә алган «Галәми гамь =  Вселенский лад» җыентыгы чыга. Ул – 1998 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Х.Латыйп – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җир һәм күк: шигырьләр. – Туймазы: Шәһәр басмаханәсе, 1995. – 82 б. – 500 д.

Күңелем сурәтләре: шигырьләр, рәсемнәр. – Казан: Матбугат йорты, 2003. – 112 б. – 500 д.

* * *

Галәми гамь = Вселенский лад: альбом. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 168 б. – 2000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ш а һ и е в а Р. Җирсү // Сөембикә. – 1994. – № 4. – 10-12 б.

М и ң н у л л и н Р. Җир һәм күк кешесе // Татарстан. – 1999. – № 1. – 55-56 б.

Х ә л и м А. Әүлиялар галәмендә // Аргамак. – 1999. – № 4. – 97-100 б.

З а к и р М. Бәгырь бишеге // Идел. – 2000. – № 12. – 72-73 б.

Ш а һ и е в а Р. Гасырлар мәгърурлыгы, галәмнәр моңы // Мәдәни җомга. – 2005. – 1 июль.


Язучылар