Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәхри Әсгать

Әсгать Фәхри (Әсгать Йосыф улы Фәхретдинов) 1901 елның 13 октябрендә Татарстанның Әлки районы Алпар (Иске Алпар) авылында туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә алгач, унике яшендә Казанга килеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Революциядән соң, 1917–1921 елларда, укуын Чистай шәһәрендәге педагогия һәм авыл хуҗалыгы техникумнарында, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтында дәвам иттерә. Институтның ике курсын тәмамлагач, авыруы көчәю сәбәпле, ул укуын ташларга мәҗбүр була. Шуннан соң Ә.Фәхри иҗат эше белән генә шөгыльләнә һәм Казан дәүләт университеты каршындагы әдәбият түгәрәгенә җитәкчелек итә. Ләкин рәхимсез үпкә авыруы аның сәламәтлеген какшатканнан-какшата барып, 1926 елның 25 сентябрендә, егерме биш яше тулар-тулмас, Әсгать Фәхри вафат була.

          Ә.Фәхринең иҗат гомере нибары биш-алты ел дәвам итә – ул үзенең күпчелек иҗат планнарын гамәлгә ашыра алмый кала. Аның тәүге хикәяләре һәм нәсерләре 1919–1920 елларда «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Безнең юл» журналы битләрендә күренә, «Тормыш кочагында» исемле беренче җыентыгы 1925 елда, ә икенчесе, «Сүзләрдән чәчәкләр» дигәне, авторның вафатыннан соң 1927 елда басылып чыга. Боларның беренчесенә – тугыз, икенчесенә унсигез хикәя һәм нәсер урнаштырыла (беренче җыентыктагы хикәяләр икенчесендә дә кабатланып биреләләр).

          Ләкин шушы аз санлы хикәя, нәсерләрдә Ә.Фәхринең язучылык таланты, образлы фикерләү, сюжет кору осталыгына ия булуы, күзәтүчәнлеге, теленең халыкчанлыгы ачык сизелеп тора. Гражданнар сугышы эпизодлары, авылдагы сыйнфый көрәш һәм нэп заманы күренешләре – болар һәммәсе авторның үткен каләме тотып алган тормышчан детальләр аша хикәяләрдә җанлы, үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Менә шушы хасиятләре белән Ә.Фәхринең зур булмаган иҗат мирасы егерменче еллар башы татар прозасы хәзинәсендә үзенең лаеклы урынын били.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тормыш кочагында: хикәяләр, нәсерләр. – Казан: Татар. матбугат-нәшр. комбинаты, 1925. – 36 б. – 3000 д.

Сүзләрдән чәчәкләр: хикәя, нәсерләр. – Казан: Татиздат, 1927. – 83 б. – 3000 д.

Сүзләрдән чәчәкләр: хикәя, нәсерләр. – Казан: Яңалиф, 1928. – 36 б. – 5000 д.

Сүзләрдән чәчәкләр: хикәя, нәсерләр. – Казан: Татиздат, 1958. – 92 б. – 5000 д.

Сүзләрдән чәчәкләр: хикәя, нәсерләр. – 2 басма / кереш сүз авт. Г.Кашшаф. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 96 б. – 7000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К а ш ш а ф Г. Ә.Фәхри // Сов. әдәбияты. – 1956. – № 9. – 97–99 б.

К а ш ш а ф Г. Әсгать Фәхри (1901–1926) // Казан утлары. – 1971. – № 10. – 182 б.

Ш а к и р С. Хикәяләр остасы // Соц. Татарстан. – 1971. – 13 окт.

Әсгать Фәхринең тууына 80 ел // Казан утлары. – 1981. – № 10. – 186 б.

* * *

М у с и н Ф. Певец огненных лет // Сов. Татария. – 1971. – 13 окт.


Язучылар