Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туган якның тиңсез таланты

31 майда Лениногорск шәһәрендә эшләп килүче Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең шагыйрь, язучылары, музыкантлары Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе эшенә саллы өлеш керткән шагыйрь, “Чишмә”нең имән терәкләреннән берсе, 25 ел әдәби берләшмәне җитәкләгән музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Р. Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты,  җәмәгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Әлмәт шәһәрендә Татарстан композиторлар берлеген оештыручы, ун ел Әлмәт язучылар берлеген җитәкләгән, дистәләрчә шагыйрь – язучының китапларын дөньяга чыгарган шәхес – Зәй районының Кәдек авылында туып – үскән Разим Вәлиуллинның туган ягында искә алу кичәсендә катнаштылар.Лениногорск шәһәреннән килгән кунакларны Кәдек һәм Сармашбашлылар елмаеп-балкып каршы алды.

Иң элек “Чишмә”леләр шагыйрьнең туып-үскән нигезендә булдылар.

Ул яшәгән йортка күз салганнан соң, күңелдә моңсу хисләр туды. Бу нигездә беркемнең дә яшәмәвендә авыл язмышына тәңгәллек сиземләнә. Бүгенге көндә Разим Вәлиуллинның туган авылы Кәдектә кырык өч йорт булып та, барысы биш йортта гына тормыш барлыгы сизелә. Димәк, авылның киләчәге куандырмый дигән сүз.

Әлбәттә килүебезнең төп максатларыннан берсе Разим абыйның әнисе, туганнары һәм үзе җирләнгән зиратта авыл имамы белән берлектә, аларның рухына дога кылу иде.

Шулай ук Лениногорскидан килгән делегация Р. Вәлиуллинның Сармашбаш авылы мәктәбендә урнашкан музеен карадылар. Безне Разим Вәлиуллинның музее таң калдырды! Биредә остазыбызның туганнан алып соңгы көненә кадәр гомере күз алдына килә. Чыннан да, никадәр рухи мирас, никадәр тормыш мәгънәсе, авырсаң да соңгы сулышкача татар милләте өчен, аның киләчәген күзаллап киләсе буынга юнәлтү, киләчәккә калдыру. Без шундый фикергә килдек: кызганычка каршы, Сармашбаш мәктәбе укучылар саны кимү сәбәпле, ягъни мәктәптә бер укучы барлыгы безне бик борчыды.

Сармашбаш мәктәбендәге музей мәктәп белән бергә ябылырга тиеш түгел! Быелгы 2023 ел Милли мәдәниятләр һәр гореф-гадәтләр елы. Шуны исәпкә алып, бар гомерен милләткә, аның киләчәген яктырткан әлеге музей дигән рухи мирасны җуймаска, югалтмаска иде! Баласыз мәптәп ябылу белән талантлы шәхесебез Разим Вәлиуллинның тиңсез мирасының киләчәге булырмы?! Безнең фикерчә әлеге мәдәни хәзинә сакланырга, татарга бүген дә, иртәгә дә хезмәт итәргә тиеш. Без менә шул хакта уйлыйбыз, борчылабыз. Шул нисбәттән Разим Вәлиуллинның бертуган сеңлесе Кадрия ханымга, аның фикердәшләренә бүгенге көнгә кадәр биниһая байлыкны күз карасыдай саклаганнары өчен йөрәк түреннән чыккан тирән рәхмәтләрне җиткерәсе килә!

Разим абыйың якты рухына багышланган искә алу кичәсе заманча бизәлгән мәдәният йортында узды. Без үзебезчә әдәби -музыкаль күчтәнәчләр әзерләп килгән идек. Билгеле, иң беренче нәүбәттә, залдагы халыкка остазыбызның халыкчан шигырьләрен, аның халык күңелендә сакланган, бүген дә яратып башкарыла торган җырларын ирештердек. Шулай ук Разим Вәлиуллин турында истәлекләр яңгырады.

Әлеге мәртәбәле кичәдә шагыйрьнең иҗади дуслары, каләмдәшләре, шәкертләре, аерым алганда Разим Вәлиуллин белән бергә укыган, аның белән озак еллар туган ягыбызга хезмәт иткән баянчы, фикердәше, якын дусты, музыкант, композитор Фәйзи Хөснуллин, аның иҗади шәкерте, каләмдәше, дусты, бүгенге көндә Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь, Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Таһир Шәмсуаров, Разим Нәгыйм улының шәкерте, шагыйрә, музыкант, композитор, җырчы, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Гөләндәм Кәбирова, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Әлфия Сөләйманова, шагыйрә Илсөяр Салахова, Лениногорск шәһәренең 11 гимназиясе укытучылары, “Айсылу”, балалар театры җитәкчесе, режиссер, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Зөмәрә Шәрәпова, өстәмә белем белем бирү педагогы, шагыйрә Фәридә Әхмәтшина, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәмсуарова, үзенчәлекле талантлы шагыйрә Зөлфия Мөхәммәтҗанова, яшь шагыйрә Гүзәл Талипова, Лениногорск шәһәренең 4 гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, республикада бердәнбер булган Ш.Бикчурин исемендәге “Әдәби мирас” музее җитәкчесе, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Галия Хәлимова, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлимә Ситдыйковалар да катнашты.

Җыелган әдәбияткә, мәдәнияткә гашыйк җирле халык безнең һәр чыгышыбызны кул чабып каршы алды.

Әлбәттә әлеге очрашуның үзәгендә әлбәттә иң хөрмәтле шәхесләрнең берсе – Разим Вәлиуллиның сеңлесе Кадрия Нәгыйм кызы иде. Разим абый сыман ул да талантлы мәдәният кешесе, моңлы тавышка ия җырчы да икән әле! Әлеге искә алу кичәсе Кадрия ханым белән бергә тормышка ашырылды.

Очрашу азагында Лениногорскидан килгән кунакларга истәлеккә Разим Вәлиуллинның китаплары тапшырылды.
Әлеге аралашу “Чишмә”леләр белән җыелган халык арасында җылы хисләр уятты. Тагын бер кат без үзебезнеке дип санаган Разим Вәлиуллинның бөек шәхес икәнлегенә төшендек.

Таһир Шәмсуаров


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров