Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Газизов Рафаил

Рафаил Шәкүр улы Газизов 1947 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Мамадыш районы Кече Кирмән авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Дүрт яшеннән әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. 1962 елда Кече Кирмән сигезьеллык, 1965 елда Мамадышның 2 нче урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында укытучылык хезмәтен башлап җибәрә. 1966–1971 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем алганнан соң, туган авылы мәктәбендә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый, ә 1972 елның августыннан мәктәпнең директоры итеп билгеләнә. 1979 елда мәктәп урта белем бирә торган унберьеллык уку йортына әйләнгәч тә, Р.Газизов бүгенгә кадәр әлеге мәктәпнең директор вазифаларын башкаруын дәвам иттерә. 1981–1986 елларда ул читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлегендә укый һәм тарих укытучысы дигән өстәмә белгечлекне үзләштерә.

Көндәлек матбугатта Р.Газизовның шигырьләре узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый, тора-бара Татарстанда һәм Башкортстанда чыккан күмәк җыентыкларда урын ала, радио һәм телевидение тапшыруларында да яңгырый. 1985 елда лирик шигырьләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә, ә 1988 елда кече яшьтәге балаларга атап язган «Җиләкле алан» исемле икенче шигъри китабы басыла. Хәзерге көндә ул сигез китап авторы, шуларның алтысы шигъри җыентыклар, соңгыларыннан икесе проза китаплары («Түбән оч малайлары», 1998; «Кичер, кичерә алсаң…», 1998) һәм берсе – сайланма рәвешендәрәк төзелгәне («Ак болыт») – әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләрен үз эченә ала.

В.Имамовның «Үзебезнең урам малайлары» дигән кереш мәкаләсеннән тыш бу китап ахырында шулай ук Р.Газизов иҗатына багышланган башка материаллар – Зөлфәтнең «Шагыйранә иркен сулыш», Р.Шәрәфиевнең «Шагыйрь күңеле – серле дөнья», Л.Минһаҗеваның «Хаталар да булмаса…», Айдар Хәлимнең «Кайда син, Рафаил?» исемле мәкаләләре дә урнаштырыла.

Шигърияттә Р.Газизовны авыл җырчысы дияргә була. Малай чактан җир хезмәтендә чыныгып, авыл тормышын тирәнтен аңлап-татып яшәгәнлектән, ул авыл кешеләренең уй-хисләрен, эчке дөньясын яхшы тоемлый һәм иҗатында шуны ачык чагылдыра. Яшәеш хакыйкате, тормышчан самимилек, авылның язмышы-киләчәге, өлкән буын белән яшь буын арасында гармониянең бозылуы турында борчылу – болар шагыйрь иҗатының төп юнәлешен тәшкил итә. Шигырьләрендә татар халкының тарихына бәйле темалар да кузгатыла, туган авылының үткәне турында аның

«Кирмән» дигән поэмасы да бар. Аның шигъри һәм чәчмә иҗаты эчкерсез хисләре, моңлы яңгырашы белән җәлеп итә.

Рафаил Газизов 1991 елда Ш.Маннур, 2003 елда Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләкләр иясе, ул төрле әдәби конкурсларда дәрәҗәле урыннарга лаек була. 2006 елда Г.-Х.Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом белән бүләкләнә.

Р.Газизов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар