Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Госман Хатип

Язучы, әдәбият галиме, педагог Хатип Госман (Хатип Госман улы Госманов) 1908 елның 21 маенда элекке Пермь губернасы Усы өязендәге (хәзер Пермь өлкәсенең Чернушка районы) Сулмаш дигән татар авылында мәзин гаиләсендә туа.

Туган авылында искечә мәктәптә һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң ачылган «эш мәктәбендә» башлангыч белем алганнан соң, Х.Госман дүрт ел күршедәге Рипкәү (Рябки) авылында җидееллык рус мәктәбендә укый. Шул вакытларда ул шигырьләр яза башлый, аларның байтагы Казандагы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы һәм Мәскәүдә М.Җәлил мөхәррирлегендә чыга торган «Кечкенә иптәшләр» журналы битләрендә басылалар. Рипкәү мәктәбендә җидене тәмамлагач, Х.Госман укуын дәвам итәр өчен 1926 елда Казанга килә һәм эшче яшьләрне югары уку йортларына әзерләү максаты белән ачылган дүртьеллык татар рабфагында укый башлый. Белеменә карап аны өченче курска кабул итәләр. Әмма бер ел үткәч, «социаль яктан чит элемент» дип, аны рабфактан куалар. «Шуннан соң мин урта белем алыр өчен нинди генә уку йортына керергә тырышып карасам да, шул бер сәбәп аркасында кабул ителмәдем», – дип яза әдип үзенең автобиографиясендә. Фәкать сигез елдан соң гына ул, махсус конкурс тотып, Казан дәүләт педагогия институтына кереп уку хокукы ала.

Укуын дәвам итү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән Х.Госман, ниһаять, 1929-1932 елларда «Динсезләр» исеме белән Казанда чыккан газета редакциясенә эшкә урнаша. Бер үк вакытта ул шигырьләр язуын дәвам иттерә. 1931 елда Галимҗан Нигъмәти булышлыгы белән һәм аның мөхәррирлегендә яшь шагыйрьнең «Кырлар лирикасы» дигән кечкенә генә беренче шигъри җыентыгы басыла. Ләкин озак та үтми, газетада җыентык турында Ибраһим Гази имзасы белән «Кулак лирикасы» исемендә үтергеч тәнкыйть мәкаләсе басылып чыга. Шул характердагы рецензияләр башка газета-журнал битләрендә дә кабатлана. Нәтиҗәдә яшь шагыйрьнең матбугат мәйданы киселә, аның язганнарын беркайда да басмый башлыйлар. Шагыйрь үзе Казанны ташлап китәргә мәҗбүр була…

1931–1935 еллар арасында Х.Госман әүвәл туган авылында җир эшендә, аннары Мәскәүдә «Эшче», «Коммунист» («Эшче»нең дәвамы) газеталары, Екатеринбургта «Социализм юлы» һәм Әстерханда МТС сәяси бүлеге тарафыннан чыгарылган «Сталинчы» татар газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1933 елны Екатеринбургта әдипнең «Кан тавышы» исемендә хикәяләр китабы басылып чыга.

1935 елны Х.Госман янәдән Казанга кайта һәм Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1939 елда институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, берникадәр вакыт Алабуга шәһәрендә яңа ачылган икееллык Укытучылар институтында укытучы, аннары Казан дәүләт педагогия институтының профессор Г.Ф.Линсцер (1874-1946) җитәкләгән Көнбатыш Европа әдәбиятлары кафедрасында ассистент, анда штат кыскартылгач, М.Горький йорт-музеенда фәнни хезмәткәр булып эшләп ала.

1937 елда аның тагын ике китабы: «Йосыф» исемле повесте һәм балалар өчен «Мин күккә күтәреләм» дигән озын хикәясе нәшер ителә.

Сугыш башлангач, күпчелек татар зыялылары кебек, сугышның беренче көннәреннән үк фронтка озатыла, фронт газеталарының хәрби корреспонденты, саперлар бригадасы офицеры сыйфатында алгы сызыкта булып, сугышны Алманиянең Гюстроф шәһәрендә тәмамлый. Сугыш елларында әдәби иҗатын да онытмый: «Ут сызыгында» дигән фронт язмалары җыентыгын төзи һәм «Ялкынлы йөрәк» дигән повестен яза.

1946 елның апрелендә гаскәри хезмәттән кайткач, Х.Госман 1951 елга кадәр Казан педагогия институтының Көнбатыш әдәбиятлары кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. 1951 елда «Һади Такташның эстетик идеяләренең үсеше» темасына диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алуга ирешә. Шул ук елны аны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы белән җитәкчелек итәргә чакыралар. 1960 елда бу кафедра икегә – татар теле һәм татар әдәбияты кафедраларына бүленә. Х.Госман әдәбият кафедрасын 1975 елның августына кадәр җитәкли. 1962 елда «Социалистик революция һәм татар по-эзиясе» дигән темага докторлык диссертациясе яклый һәм шул ук елны профессор таныклыгы ала.

Чирек гасырга сузылган мөдирлек дәверендә Х.Госман университета татар теле һәм әдәбиятын укытуны фәнни нигезгә салу, бу өлкәдә гыйльми кадрлар әзерләү, укыту программалары төзү, дәреслекләр, методик кулланмалар язу буенча күптөрле оештыру эшләренә җитәкчелек итү белән бергә егерменче гасырның унынчы-егерменче елларындагы татар поэзиясе тарихын, аның күренекле вәкилләренең иҗатын тикшерүгә багышланган җитди гыйльми хезмәтләрен дә яза. Аның тарихи факт-мәгълүматларга, оригинал фикерләргә, гомумиләштерү тезисларына бай, теоретик яктан тотрыклы «Такташ поэзиясе» (1953), «Бөек Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе» (1960), «Егерменче елларда татар поэзиясе» (1964) кебек күләмле монографияләре үз заманында татар шигъриятенең үсеш тенденцияләрен һәм эчке хасиятләрен өйрәнү юлында мөһим бер казаныш буларак кабул ителәләр.

Х.Госманның бу елларда борынгы төрки-татар әдәби ядкәрләрен өйрәнү һәм матбугатка әзерләү буенча башкарган хезмәтләре аерым игътибарга лаек. Аның турыдан-туры яки якыннан катнашында 1969 елда урта гасыр шагыйре Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы гарәп графикасында ике кисәк булып басылып чыга, 1970 елда шәрех-аңлатмалар белән ундүртенче йөз шагыйре Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастаны, 1980 елда Сәйф Сараиның «Китабе Гөлестан бит-төрки» поэмасы, 1981 елда XIV-XVIII йөз шагыйрьләренең әсәрләрен үз эченә алган «Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары» дигән күләмле китабы нәшер ителә. Галим татар шигъриятенең үсеш этапларын һәм борынгы ядкәрләрен тирәнтен өйрәнү барышында төрки-татар шигыренең төзелеше белән дә нык кызыксына һәм бу хактагы фикер-карашларын һәм теоретик концепцияләрен «Татар шигыре» (1964), «Шигырь төзелеше» (1967, 1975), «Шигърият гомере» (1978), «Әдәбият теориясе» (1980; З.Мәҗитов белән берлектә), рус телендә язылган «Древние истоки татарского стиха» (1984), «Тюркский стих в средние века» (1987) исемле монографияләре һәм гыйльми хезмәтләрендә бәян итә.

1968 елда Х.Госманга «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Университетта эшләгән дәверендә ул Казан шәһәренең Вахитов район Советына депутат итеп сайлана, 1971-1974 елларда СССР Югары Аттестация комиссиясе (ВАК) әгъзасы була, СССР язучы-ларының Дүртенче корылтаенда делегат булып катнашты. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены һәм медальләр, әдәби-гыйльми хезмәтләре өчен «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Ул 1992 елның 12 февралендә Казанда вафат була.

Х.Госман – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар