Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Баласагуни Йосыф

Йосыф Баласагуни Караханилар дәүләтенең Баласагун каласында (ул хәзерге Токмак шәһәре тирәсендә урнашкан була) якынча 1016–1021 еллар аралыгында дөньяга килә. Ул Кашгар шәһәренә күчеп килә һәм 1069–1070 елларда үзенең атаклы «Котадгу белег» әсәрен иҗат итә.
Котадгу белег» («Бәхеткә илтүче белем») – борынгы әдәби төрки телдә иҗат ителгән язма ядкәрләрнең хәзерге көнгә килеп җиткәннәреннән иң зурысы һәм иң күренеклесе. Ул – үндүрт меңгә якын шигъри юлны тәшкил иткән фәлсәфи эчтәлекле, әхлакый-дидактик поэма. Әсәр башта төрки телдә гарәп хәрефләре белән язылып, шагыйрь аны Караханилар мәмләкәте хөкемдары Тавгач Богъра ханга (идарә вакыты 1056–1103 елларда) бүләк итеп бирә. Моның өчен Богъра хан шагыйрьне үз Сараеның Олугъ Хас Хаҗибы, ягъни өлкән эш башкаручысы (вәзире) итеп билгели. Ориенталист галим В.В.Радловның (1837–1918) фикеренчә, Богъра хан, поэма халык арасында киңрәк таралсын өчен, аны уйгур әлифбасына да күчертеп ишәйттерә.
«Котадгу белег» – урта гасырлар төрки әдәбиятында кешенең бөеклегенә дан җырлаучы, дәүләт белән гадел һәм акыллы идарә итү идеалын чагылдыручы, законны өстен куючы беренче әсәр. Поэмада төрки халык иҗаты үрнәкләре (мәкаль һәм әйтемнәр) зур урын ала. Әсәр Идел буенда һәм Урал төбәгендә татарлар арасында киң таралыш таба. Поэма ХХ гасыргача төрки халыклар әдәбияты үсешенә көчле йогынты ясый.
Поэма безнең заманга соңрак күчерелгән өч кулъязма нөсхәсендә билгеле. Саклану урыннары буенча алар «Каһирә нөсхәсе», «Вена нөсхәсе» һәм «Ташкент нөсхәсе» дип аталалар. Әлеге табылдык өч нөсхә арасында иң тулырагы, камилрәге булып исәпләнгән «Ташкент нөсхәсе» фәндә күбрәк «Нәманган (Фирганә) нөсхәсе» исеме белән мәгълүм. Беренче тапкыр аны 1913 елда Урта Азиягә гыйльми сәяхәте вакытында күренекле милләттәшебез – дөньякүләм танылган тарихчы галим Әхмәтзәки Вәлиди (1890.1970) Нәманган шәһәрендә Мөхәммәд хаҗи исемле бер ишанның шәхси китапханәсеннән таба һәм табышы турында «Восточные рукописи в Ферганской долине» дигән русча мәкаләсендә язып чыга («Записки Восточного отделения Императорского Русского Археологического общества», т. XII, вып. III.IV, Петроград, 1915, С. 303-320). Хәзерге вакытта бу нөсхә Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Шәрекъне өйрәнү институтында саклана. Аларның беренчесе һәм өченчесе гарәп хәрефләре, ә Вена нөсхәсе уйгур хәрефләре белән күчерелгән. Вена нөсхәсенең күчерелгән елы – 1439.
1942–1943 еллар дәвамында Төркиядә әлеге өч нөсхәнең факсимиле басмалары нәшер ителеп, соңга таба төрек галиме-лингвисты профессор Рәшит Рәхмәти Арат (1900–1964; тумышы белән ул Татарстанның хәзерге Арча районы Иске Әҗем авылы татары) тарафыннан башкарылган җыелма тәнкыйди тексты һәм шуннан төрек теленә тәрҗемәсе басылып чыга.
Р.Р.Арат эшләгән шул җыелма текст нигезендә 1983 елда поэманың рус теленә дә беренче тулы тәрҗемәсе дөнья күрә. Поэманың шулай ук үзбәк теленә тәрҗемә ителүе дә мәгълүм.
Сәнгатьчә язылган классик әдәби әсәр булу өстенә, «Котадгу белег» төрки телләрнең, шул җөмләдән татар теленең дә борынгы чор тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак хезмәтен үти.


Язучылар