Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Aбдуллин Фәтхулла

Фәтхулла Абдулла улы Абдуллин 1937 елның 20 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туа.
Ф.Абдуллин мәктәптә укыган елларында ук әдәбият hәм сәнгать белән кызыксына башлый, шигырьләр яза, Ташкентта яшәгәндә «Яшьлек» исемле үзешчән татар-башкорт җыр-бию ансамблен оештыруда hәм ел саен сабантуйлар уздыру чараларында актив катнаша, Казан hәм Уфа газеталарына хәбәрләр язып тора. Инде Татарстанга кайткач, иҗади кызыксынуларын киңәйтә барып, җитди эчтәлекле, проблемалы мәкаләләр, очерклар яза, драматургия жанрында кљчен сынап карый. 1986–1988 елларда республика кyләмендә уздырылган очерклар бәйгесендә аның «Куанычлы мәшәкатьләр», «Көмеш тәңкәле нигез», «Иңнәрендә ил язмышы» исемле язмалары икенче премиягә лаек була. Пьесаларыннан «Без кешедән киммени?» Әсәре, «Клуб утлары» альманахында басылып (1978), «Мал корбаны» исеме белән Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, Азнакай h.б. халык театрлары коллективлары тарафыннан сәхнәгә куела, ә «Сау бул дип әйтә алмыйм» дигән пьесасы 1998 елдан бирле Түбән Кама татар драма театрының даими репертуары исемлегендә.
Ф.Абдуллин – берничә повесть авторы. Алар язучы яхшы белгән, аның үз башыннан кичергән тормыш материалына нигезләнеп язылганнар. «Еракка китеп кара» исемле повестенда язучы, төрле сәбәпләр аркасында чит җирләргә китеп, күмер чабу, юллар салу кебек авыр эшләрдә билбљккән, әмма туган туфракка кайту хыялы белән яшәгән милләттәшләребезнең тормышын тасвирлый. Шушы ук тема әдипнең «Ялгышсыз булмый язмыш» hәм «Әллә нахак, әллә хак» дигән драмаларында да яктыртыла. «Тормышка юл ярганда» исемле повестенда исә ул Татарстан җирләренә чит өлкәләрдән акчалы җиңел тормыш эзләп килгән җилкуарларның җирле халыкка ясаган тискәре тәэсирен тәнкыйтьли, халыкның ата-баба йоласын, аның гореф-гадәтләрен, әхлак сыйфатларын югалта баруы милләт өчен күңелсез нәтиҗәләргә китерүен искәртә.
Ф.Абдуллин рецензияләр, иҗтимагый тормышка багышланган публицистик мәкаләләр, хикәяләр авторы буларак та укучыларга билгеле. Матбугатта аның җиде китабы нәшер ителә.
Ф.Абдуллин. 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар