Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нурлатта әдәбият бәйрәме

эшлеклеләре Данил Салихов, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Нәбибә Сафина, Фәүзия Солтан, Алмаз Хамзин һәм башкалар килде.

Сәбәбе дә күркәм иде, Кычытканлы авылында танылган якташыбыз, әдәбият тәнкыйтьчесе,  галим,  Татарстанның атказанган фән эшлеклесе,  Г. Тукай премиясе  лауреаты Тәлгать Галиуллинның  музее ачылды. Шунысы сөенечле, бәйрәм Халыкара туган тел көне алдыннан узды.

Көн дәвамында Бикүле, Чулпан, Фома, Киекле һәм Якты Күл авылларында нурлатлылар белән әдәби очрашулар үтте. Ә кичен чара мәктәп укучылары катнашында Балалар сәнгать мәктәбендә узды. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов сәламләде һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.

(Нурлат районы сайтыннан)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина