Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мельников Аркадий

Танылган балалар шагыйре, язучы, галим, тәрҗемәче Аркадий Михайлович Мельников 1926 елның 29 декабрендә Украинаның Виниция өлкәсе Гайсин шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, алар Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәренә эвакуацияләнәләр һәм ул шунда эшче яшьләр урта мәктәбен тәмамлый. Металлургия комбинатында машинист булып эшли, шул ук комбинатның механика цехында танкка каршы снарядлар җитештерә.

           1944–1945 елларда Кызыл Армия составында Бресттан (Белоруссия, Польша, Көньяк Пруссия) Кенигсбергка кадәр хәрби юл үтә. Дошманга каршы 2 нче Белоруссия фронтында сугыша.

           Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, ул Казан шәһәре мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты, логика һәм психология фәннәрен укыта, Совет районы роносында инспектор булып эшли. 1965–1975 елларда Казан индустриаль-педагогия техникумында укыта. Кандидатлык диссертациясе яклап, 1975–1995 елларда Казан авиация институтында эшли.

           Поэзиядә беренче адымнарын мәктәп елларында ук ясый, ә аның беренче шигырьләр җыентыгы 1968 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Аркадий Мельниковның «Особое королевство», «Мои друзья», «Школа цветов», «Полевые цветы», «Умная коза», «Банный день», «Морские чудеса», «Дедушкины медали» һ.б. китапларын балалар яратып укыйлар.

           А.Мельниковка балаларның сөекле язучылары К.Чуковский белән С.Маршак фатиха бирәләр. Аның китаплары ун телгә тәрҗемә ителә. А.Мельников Г.Державин турында язылган иң яхшы әсәр бәйгесендә җиңеп, беренче урынга лаек була һәм Татарстан Язучылар берлеге дипломы белән бүләкләнә. Ул республиканың җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: республика «Белем» җәмгыятенең мәдәният халык университеты ректоры, «Сабыйга» балалар журналының редколлегия әгъзасы, Аксакаллар Шурасы әгъзасы, республика яшүсмерләр китапханәсе һәм уку йортлары үткәргән бәйгеләрдә жюри әгъзасы.

           Ул халыкара «Филантроп» премиясенең ике тапкыр номинанты була, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогия фәннәре кандидаты, 1965 елдан Журналистлар берлеге әгъзасы.

           А.Мельников – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сборник стихов для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 12 с. – 25000 экз.

Мои друзья: рассказы для детей младшего школьного возраста. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 16 с. – 250000 экз.

Родная тропинка: стихи для детей дошкольного возраста.  Казань: Татар. – кн. изд-во, 1979. – 16 с. – 200000 экз.

Семейно-нравственное воспитание. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 48 с. – 100000 экз.

Здоровье смолоду: Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 144 с. – 28000 экз.

Полевые цветы: стихи для дошкольного и младшего школьного возраста. – Казань: Таң-Заря, 1992. – 16 с. – 3000 экз.

Моя Казань: стихи. – Казань: Таң-Заря, 1994. – 32 с. – 2000 экз.

Морские чудеса: стихи. – Казань: Магариф, 1994. – 16 с. – 20000 экз.

Лукоморье: стихи для младшего школьного возраста. – Казань: Таң-Заря, 1994. – 16 с. – 5000 экз.

Дедушкины медали: стихи. – Казань: Идел-Пресс, 1997. – 14 с. – 5000 экз.

Сборник песен для детей дошкольного и младшего школьного возраста. – Москва, 1997. – 14 с. – 500 экз.

Школа цветов: стихи. – Казань, 1997. – 16 с. – 5000 экз.

Былтыр: сказка. – Казань: Лиана, 1998. – 20 с. – 3000 экз.

Незабываемые встречи: воспоминания. – Казань, 1999. – 24 с. – 2000 экз.

Казанская легенда: рассказы. – Казань: Татполиграф, 1999. – 72 с. – 3000 экз.

Сабантуй: стихи. – Казань: Триада, 2000. – 14 с. – 1000 экз.

Помогай: стихи. – Казань: Триада, 2001. – 16 с. – 2000 экз.

Банный день: стихи. – Казань: Триада, 2002. – 12 с. – 2000 экз.

Сююмбеки: стихи. – Казань: Триада, 2002. – 10 с. – 3000 экз.

Гавриил Романович Державин. – Казань: Идел-Пресс, 2003. – 12 с. – 3000 экз.

Особое королевство: Казань: Идел-Пресс, 2003. – 24 с. – 3000 экз.

Умная коза: сказка. – Казань: Идел-Пресс, 2004. – 8 с. – 5000 экз.

Зверята: стихи-раскраска. – Казань: Идел-Пресс, 2004. – 16 с. – 5000 экз.

Вдохновение, озарение и перевоплощение в искусстве. – Казань: Идел-Пресс, 2004. – 88 с. – 3000 экз.

Его именем назван университет. – Казань: Изд-во Казанского гос. техн. ун-та, 2002. – 1200 экз.

Кто быстрее отгадает: загадки. – Казань: Идел-Пресс, 2003. – 10 с. – 5000 экз.

* * *

Маму любят зверята: стихи / пер. с чеш. М.Хачека. – Казань: Абак, 1998. – 20 с. – 3000 экз.

Веселые стихи / пер. с татар. Ш.Галиева. – Казань: Татполиграф, 2000. – 14 с. – 1000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Р а д з и е в с к а я С. Такие книги нужны детям // Сов. Татария. – 1978. – 23 сент.

Т а л а н ч у к Н. Семейно-нравстенное воспитание // Сов. Татария. – 1986. – 5 мая.

Г а р а н и н В. Взрослый – глазами ребенка смотрящий на мир // Культура быта. – 1991. – 7 апр.

М и х а й л о в А. Морские чудеса // Сов. Татария. – 1995. – 18 марта.

Д у б и н и н а Н. Знакомтесь: Аркадий Мельников // Синтез. – 1996. – 22 февр.

М и х а й л о в А. Его благославил Маршак // Сов. Татария. – 1996. – 5 апр.

Т и ш к у в а т о в М. Многогранный талант // Витраж. – 1997. – 1 июля.

А н д р е е в В. Тебе, малыш! // Сов. Татария. – 1997. – 10 окт.

С а т т а р о в И. Четвертая высота // Сов. Татария. – 1998. – 15 апр.

Р о з е н г а р т е н М. Детский поэт – больше, чем поэт // Банковская газета. – 1998. – 5 мая.

В э р а т Н. Казань в стихах поэта // Татар. края. – 1998. – 25 дек.

Л ю б о в с к и й Л. На радость детям // Банковская газета. – 2000. – 8 мая.


Язучылар