Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вәлиева Гөлназ

      Гөлназ Мөдәррис кызы Вәлиева 1983 елның 25 августында Казанда язучы Мөдәррис Вәлиев гаиләсендә дөньяга килә. Сабый чагыннан ук гаиләдә милли тәрбия алып, туган телнең тәмен тоеп, әдәби иҗат эшенә һәвәс булып үсә. Шулай да, рус мәктәбендә укыганлыктан, тәүге әдәби тәҗрибәләрен ул рус телендә яза, мәктәп балалары өчен уздырылган иҗат конкурсларында беренче урыннарны яулый, иҗади язмалары күмәк җыентыкларга урнаштырыла.

       1998 елдан Гөлназ татар яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый оешмасы эшләренә якыннан катнаша. «Сәләт» мохите, иҗатка сәләтле татар яшьләре белән аралашу аның иҗат омтылышларына уңай йогынты ясый. Ул татарча язылган шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре белән «Мәдәни җомга», «Мәгърифәт», «Сабантуй», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталары, «Казан утлары», «Ялкын», «Идел» журналлары битләрендә күренә башлый.

        Гөлназ 2000 елда Казандагы 70 нче урта мәктәпне тәмамлап, берьюлы ике югары уку йортына – Казан дәүләт университетының журналистика һәм Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетына укырга керә. Шул ук елда аның «Милли китап» нәшриятында Равил Фәйзуллин кереш сүзе-фатихасы белән шигырьләре һәм хикәяләре тупланган «Тылсым» исемле китабы дөнья күрә. «Тылсым» республика күләмендә үткәрелә торган «Ел китабы» бәйгесендә кызыксындыру дипломына лаек була. Яшь каләм тибрәтүченең әдәби язмалары 2001 елда «Мәгариф» нәшрияты бастырып чыгарган «Җәйнең җиде төсе» дигән җыентыгына кертелә. Бу ике китаптагы әсәрләре уңаеннан республика газеталарына язган рецензияләрендә Ф.Яруллин, Р.Әхмәтҗанов, Р.Гаташлар каләм тибрәтүченең беренче иҗат нәтиҗәләренә уңай бәя бирәләр.

      Аның 2005 елда Татарстан китап нәшриятында «Күңел күзе» дип аталган икенче китабы басылып чыга. Шул ук елны Гөлназ Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетын тәмамлый. Яшь шагыйрә Казан дәүләт университетының француз теле кафедрасы аспиранты буларак, фәнни иҗат белән дә шөгыльләнә.

       Г.Вәлиева – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар