Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Равил Фәйзуллин: «Өч гасыр әдипләре белән аралашып яшәдем!»

24 март көнне Татар китабы йортында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән «Җырларда — ил гаме» дип исемләнгән очрашу узды. Кичә Раушания Җиһангирова башкаруында шагыйрь сүзләренә язылган җырлар белән ачылды. Фәнни хезмәткәр Нурия Мифтахетдинова очрашу уңаеннан оештырылган күргәзмә турында сөйләп үтте.

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин: «Татар китабы йорты — безнең әдәбиятыбыз, китап мирасыбыз өчен бик тә кадерле урын. Ул бер үк вакытта мәдәни үзәк тә, шул ук вакытта милли музейның бер хәзинәсе дә. Милли музейда әдәбиятыбызга зур өлеш керткән әдипләребезнең фондлары тупланып килә. Шагыйрь Равил Фәйзуллинның күргәзмәсе Татар китабы йорты өчен шулай ук кыйммәтле ядкяр булып тора. Үзем дә шәхсән шагыйрь Равил Фәйзуллинның шигъриятенә сокланып карыйм. Башлангыч чор иҗатындагы беренче шигырьләрен генә укып карасаң да, аларда шуның кадәр көчле фикер булуын күреп сокланасың. Киләчәктә дә әдәби очрашуларыбыз дәвамлы булыр дип өметләнәм», — дип әдәби очрашуны ачып җибәрде.

Әдәби очрашуга килгән Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Равил Фәйзуллин белән балачактан ук таныш булуын искәртеп үтте: «Равил Фәйзуллинның «Аҗа­ган» китабы кулга кергәннән соң ниндидер тиле шатлык кичергәнемне хәтерлим. Уч төбенә сыярлык юка гына җыентыкны кесәмә салып, көтүгә чыгып киттем. Мин шигырь укып ятканда, сыерлар кайсы кая таралышып бетә иде. Мин Равил Фәйзуллинның шигырь төзелешен, сәнгать үзенчәлекләрен өйрәнеп ята идем. Беренче танышуым шул китаптан башланды. Университетта укыганда Равил Фәйзуллин иҗаты буенча диплом эше яздым. Бу җәһәттән Равил абый белән язмышлар аз гына уртак та булды: дипломны университет тәмамлагач ук якламадым, бер ел үткәннән соң гына якларга туры килде. Равил абыйның күптомлыклары күп чыкты, беренче тапкыр чыкканында кереш сүзне шулай ук мин фәкыйрегез язды».

Равил Фәйзуллин Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Ркаил Зәйдуллага эшендә уңышлар теләде. «Җаваплы эшкә тотындың. Башың бар икәнен белә идек, йөрәк тә бар икән үзеңдә!» — дип яңа рәискә соклануын белдерде.
«Кайчандыр СССРда иң яшь язучы булып йөри идем, инде хәзер берлектә торган иң өлкән язучылар рәтенә кереп барам. Вакыт дигәнең шулай тиз уза икән. Шушы вакыт аралыгында миңа өч гасырда яшәп иҗат иткән әдипләребез белән аралашып яшәргә, эшләргә, фикерләшергә туры килде. Әле музей экспонаты буласы килмәсә дә, шундый очрашу оештырырга теләк белдергән Татар китабы йортына рәхмәт», — дип сүзен башлады шагыйрь.

Тукай бүләге яшь вакытта бирелгәч, иҗатчыга канатлар куела, аңа ышаныч белдерүләре җаваплылык өсти, тырышып яңа әсәрләр яза башлыйсың.
Бүген исә өлкән әдипләр Тукай премиясе артыннан йөри. Күбесе яңа язган әсәрләре белән түгел, яшьли язган иҗатлары белән дәгъва кыла бит аларның. Өлкән язучыларга башка бүләкләр булдырырга, орден-медальләр бирергә кирәктер», — дип фикерен белдерде шагыйрь.

Яшь шагыйрә Ләйсән Фәтхетдинова шагыйрь үзе дә аңлап бетермәгән шигырьләре бармы дип кызыксынды. Равил Фәйзуллин исә: «Шигырьне тулаем аңлап бетерсәң, шигырь булмыйдыр инде ул. Әдәбият белгечләре шигырьне кайчакта яңа яктан ача, шагыйрь өчен дә яңа мәгънә-төсмерләрен ачыклыйлар, аларны тыңлыйсың да, болай да булырга мөмкин икән дип уйлап куясың», — дип җавап бирде.

Равил Фәйзуллинның тәхәллүс астында язганы булдымы дип тә кызыксындылар очрашуда. «Фәйзуллин урынына Фәйзи генә калдырырга теләгән идем бервакыт. Бездә Әхмәт Фәйзи, Җәүдәт Фәйзи, Мирхәйдәр Фәйзиләр кебек зур шәхесләр бар, үзбәкләрдә Рәхмәт Фәйзи бар. «Фәйзи» исемен аклый алмам дип курыктым, үзем фамилияләрдәге «-ин», «-ов”ларны бик өнәп бетермәсәм дә, соңыннан Фәйзуллин гына булып калырга булдым», — диде шагыйрь.

Без аксакал язучыларыбызга Аллага караган кебек ихтирам-хөрмәт белән карый идек. Бүген исә башкачарак.

Шулай ук очрашуда узган ел вафат булган энесе, шагыйрь, радиожурналист Рөстәм Акъегетне дә искә алып үтте. «Замана нык үзгәрде. Хәзер дусларны гына түгел, туганнарны да кайгы гына очраштыра. Сөенеч-шатлыкларның безне күрештерергә көче җитми», — дип уфтанды Равил Фәйзуллин.

Очрашу азагында шагыйрь яшьләрнең сорауларына җавап бирде, якын киләчәктә чыгачак китаплары турында сөйләде, бергәләшеп фотога төштеләр, шулай ук кунакларга милли музей фондыннан һәм Равил Фәйзуллинның шәхси архивыннан экспонатлар күрсәтелде.

 

Язучылар