Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Низамова Рушания

Балалар язучысы Рушания Минабетдин кызы Низамова 1944 елның 1 гыйнварында Татарстанның Аксубай районы Яңа Дума авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авылның җиде сыйныфлы мәктәбен тәмамлап бер ел колхозда эшләгәч, Казанга килеп, киномеханиклар мәктәбенә укырга керә. Бер елдан шул ук Аксубай районының Югары Баланлы авылында киномеханик булып эшли башлый. Тиздән ул үз авылларында яңа ачылган кичке мәктәпкә өлкән вожатый булып эшкә күчә, бер үк вакытта мәктәпнең яшь киномеханиклар түгәрәген җитәкли. 1964 елда, кичке мәктәптә укып унберенче сыйныфны тәмамлагач, Р.Низамова, заман яшьләренең төзелешләргә китү шаукымына ияреп, бер төркем дус кызлары белән бергә Башкортстанның Салават шәһәре төзелешенә китеп бара, анда кыска мөддәтле курсларда укып, ташчы һөнәрен үзләштерә.
1967-1973 елларда Р.Низамова — Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Уку елларында университетның «Әллүки» иҗат түгәрәгенә актив йөри, түгәрәкнең сәркәтип вазифаларын башкара, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә балаларга атап язган беренче шигырьләрен бастыра. Университетны тәмамлаганнан соң, 1973 елдан бирле Р.Низамова туган авылы Яңа Дума урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, мәктәпнең әдәби иҗат түгәрәген җитәкли. Укытуда һәм балалар тәрбиясендә ирешкән уңышлары өчен 1980 елда «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә, ә 1987 елда аңа «Россиянең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә.
Рушания Низамова — республика балалар матбугатында, «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Мәгърифәт» газеталарында, «Сөембикә», «Чаян» журналларында, күмәк җыентыкларда дөнья күргән күп кенә шигырьләр, хикәяләр, юморескалар һәм «Мин авылда укыйм» (1987), «Әниемне таптым» (1990) дигән повестьлар авторы. 1984 елда Татарстан китап нәшрияты «Әти җыры» исеме белән аның хикәяләр җыентыгын һәм 1987 елда «Мин авылда укыйм» повестен аерым китап итеп бастырып чыгара. Повесть «Ел китабы — 1987» бәйгесендә III дәрәҗә дипломга лаек була.
Р.Низамова — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әти җыры: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — 55 б. — 13000 д.
Мин авылда укыйм: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. — 556. — 13200 д.


Язучылар