Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сабиров Рөстәм

Рөстәм Рәис улы Сабиров 1951 елның 13 декабрендә Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1969 елда – урта мәктәпне, 1973 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. 1973–1974 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Р.Сабиров армия хезмәтеннән соң, Казан шәһәренең төрле оешмаларында эшли, 1984–1992 елларда Татарстан китап нәшриятында мөхәррир вазифаларын башкара. Хәзерге көндә – дәүләт хезмәткәре.

Рөстәм Сабировның беренче шигырьләре «Вечерняя Казань», «Комсомолец Татарии» газеталарында дөнья күрә, 1988 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Гарнизон» күмәк җыентыгына аның күп кенә шигырьләре кертелә. 1991 елда Рөстәм Сабировның «Прощание с ангелом» исемле беренче (проза) китабы басыла.

1998 елда аның повесть һәм хикәяләре тупланган «Странные истории. Летучий Голландец» җыентылы дөнья күрә. 2001 елда Р.Сабировның Татарстан китап нәшриятында тарихи-фантастик темага багышланган «Конец Лабиринта» дигән өченче (повестьлар) китабы нәшер ителә.

2004 елның мартында әлеге китап Казан шәһәрендә «Соңгы елларның әһәмиятле әдәби әсәрләре» номинациясендә М.Горький исемендәге әдәби премия белән бүләкләнә. 2007 елда язучының Татарстан китап нәшриятында «Беглец» китабы басылып чыга. Шул ук елда Рөстәм Сабировның Ркаил Зәйдулла белән бергә язылган «Хөкемдар» пьесасы «Иң яхшы татар пьесасы» бәйгесендә икенче премиягә лаек була.

Рөстәм Сабиров татар әдипләреннән Фәиз Зөлкарнәй, Әдип Маликов, Сафа Сабиров һ.б. әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Ул – ике пьеса, биш повесть, дистәләгән хикәяләр авторы.

Р.Сабиров – 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Прощание с ангелом: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 124 с. – 10000 экз.

Странные истории. Летучий Голландец: рассказы, повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1998. – 289 с. – 10000 экз.

Конец Лабиринта: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2001. – 240 с. – 3000 экз.

Беглец: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 287 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М а л ы ш е в С. Занятный визит в Минотавру // Идель. – 2002. – № 6. – С. 64.


Язучылар