Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нәкый Исәнбәт кичәсе: көнләшү һәм әләк корбаны, дөнья күрмәгән томлыклар турында

Габдулла Тукай әдәби музеенда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы» дигән фәнни-әдәби кичә узды.

Әгәр дә ул фәлән җырчының концерты булса, аншлаг булды дип әйтер идем. Тукай музееның кичәләр уздыра торган бүлмәсендә исә ул көнне халык шулкадәр тулы иде ки, утырырга урын җитмәде! Халык коридорга урындыклар куеп, чараны күзәтте.

Кем соң ул Нәкый Исәнбәт? Ни өчен халык аның искә алу кичәсенә агылып килде? Мәгълүмат булмау сәбәпле, «Берәр язучы булгандыр инде» дип уйларга мөмкин хәзерге буын. Әйе, кайдан белсен соң алар әлеге шәхесне… Мин дә бу шәхесне бөтенләй яңа яктан ачтым һәм җәмгыятьнең аңа карата булган фикерен белдем.
«Бур, карак, доносчы» дип чыгардык»: галимә Миләүшә Хәбетдинова татар халкы исеменнән Нәкый Исәнбәт алдында гафу үтенде

Кичәдә иң ялкынлы һәм бар кешене дә тетрәндерергә мәҗбүр иткән чыгыш КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинованыкы иде.

«Татар халкы исеменнән мин Нәкый Исәнбәт һәм аның туганнары алдында гафу үтенәм. Без уйнадык, көнләшүебез белән зиһенне алдадык. Безнең алда нинди шәхес икәнне аңлап бетермәдек.

Күрсәттек без Нәкый Исәнбәткә! Егерменче елларда аңа мистик-буржуаз язучысы, аны татар мәдәниятеннән көлүче дип хурладылар. Утызынчыда «җидегәнче» диделәр.

Кырыгынчы елда исә татар тарихын бозучы дип чыктык. Илленче елларда милләтче дип бәяләдек. Алтмышынчы елларда исә «бер кешене күрми, изеп бара, үзе өчен генә кайгыра», дип яздык. Сиксәненче-туксанынчы еллар килеп җитте, ләкин халыкның җаны исән булды. Гади кешеләр Нәкый аганы күрде, җырларын башкарды, драматургиясен бәяләде.

Бер институт кадәр эшләгән шәхесне без ничек бәяләдек? Аның 120 еллык юбилеена «бур, карак, доносчы» дип чыгардык. Шуның өчен мин гафу үтенәм. Без Нәкый Исәнбәтне бүгенге көнгә кадәр бәяләп бетерә алмадык. Телебез, мәдәниятебез өчен без аңа бурычлы. Мин әлегә Нәкый Исәнбәтне беләм дип әйтә алмыйм, өч ай гына өйрәнәм.

Бүген без бетү ягына бастык. Нәкый ага бетмәс өчен көрәшкә мәдрәсәдә укыган вакытта ук, Тукай артыннан башлады. Китапларын яңадан кулыгызга алыгызчы. Мәктәп белемегезгә генә таянып түгел, бу шәхеснең фикерләрен укыгыз. Ул татар халкын бетүдән саклаган. Тел, тарих, мәдәният, милли музыка мәсьәләсендә без әле аның хезмәтләрен белмибез», — дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова

Нәкый Исәнбәт белән сугыш барамы?

Галимә сүзләренчә, ул Татарстанның Мәдәният министрлыгына узган елның октябрендә үк хат язган.

«Декабрьдә конференция уздырыйк, дип тәкъдим итте алар. Юк, ул ашыгып эшләнә торган чара түгел, театр елы бетмәгән, ә Нәкый аганың юбилее килеп җитмәгән, дидем. Хәзер яңадан хат яздым. «Комиссияне төзербез, музейларда кичә уздырырбыз, дөньякүләм конференция оештырмыйбыз. Россиякүләм конференция кысаларында октябрьдә фольклор үзәк белән бер секция ясарбыз. Театр атналыгын уздырмыйбыз. Язын театр бәйгесе була, шунда Нәкый Исәнбәтнең исемен атап чыгарбыз. Альбом чыгарасыгыз килсә, конкурска бирегез», — дигән җавап алдым.

Чагыштыру өчен — Нәкый Исәнбәтнең юбилеена багышлап беренче мәкаләне башкортлар чыгарды, әдипкә багышланган тәүге кичәне дә театрда башкортлар оештырды. Башкортстанда «Фольклориада» дигән зур бәйрәм үтәчәк. Алар Урал-батырларын фәнни комментарийлар, тарихи чыганаклар белән бастырып чыгарган. Без дә «Идегәй»не чыгардык, әмма Нәкый Исәнбәтнең анда исеме юк…

Хәзер инде мин Татарстан Президентына мөрәҗәгать итәчәкмен.

Кая ашыгабыз, халкым? Тарихыбызны ни өчен шулай ашыгып эшлибез?» — дигән җавапсыз калган сораулар бирде Миләүшә Хәбетдинова.

Галимә шагыйрь Һади Такташ, язучы Аяз Гыйләҗевне өйрәнгәндә «моның хәтле киртәләргә» очраганы булмавын әйтте.

«[Нәкый Исәнбәт турындагы] мәкаләләремне хәтта юристларга алып бардылар. Сез анда берәр криминал күрдегезме? Гади әдәби материал. „Йолдыз ападан (Нәкый Исәнбәтнең кызы — ТИ) кул куеп, алып килегез“, — диделәр. Мин аңламыйм, Нәкый Исәнбәт белән сугыш барамы әллә? Үз халкыбызның байлыгы белән сатулашабызмы?», — диде галимә.

Ул вакытның аз булуын, безнең буын эшләмәсә, моны беркем эшләмәячәген әйтте, чөнки Исәнбәтнең архивы гарәп шрифтында.

 

Беленми калган ачыш: Исәнбәт турында мәкалә иң зур күләмле «Scopus» эзләү системасында 1971 елда ук басыла

 

«Нәкый ага беркайчан да дан артыннан кумаган, фәнни биографияләрен дә әзерләмәгән. Татар энциклопедиясен ачып карасагыз анда аның туган көне, исем-фамилиясенең дә дөрес язылмаганлыгын күрерсез, Нәкый Исәнбәткә дан-шөһрәт кирәк булмаган», — дип сөйләде Нәкый Исәнбәткә.

«Бүген фән белгечләренең бөеклеген раслый торган бер әйбер бар: «Scopus» һәм «Web of Science» сайтларында чыккан материаллар. Монография, милли матбугатта чыккан мәкаләләр дә түгел. Нәкый ага турында шундый мәкалә 1971 елда «Scopus» та чыга. Аның авторы күренекле тюрколог, Алтай телләре белгече, Вашингтон профессоры Николай Поппе. Ул «Табышмаклар» китабына рецензия язганда аның зурлыгына сокланып кына калмый, галим Нәкый Исәнбәтне бердәнбер теория төзегән кеше дип аерып чыгара. «Шушы теория нигезендә башка халыклар да үзенең табышмакларын өйрәнсен иде», — дип әйтә.

Бу турыда бер җирдә дә язылмаган. Ни өчен без бу хакта белмибез? Нәкый ага дан турында уйласа, күптән бу мәгълүмат басылып чыгар иде. Ә без егерме томлык татар фольклорын төзеп ятабыз…

Танылган тюрколог Үзбәк Байчура: «Синең турында мәкалә чыккан», — дип бер ел узгач, Исәнбәткә хат яза. Куркыныч еллар! Ә бүген без шул бәяләмәдән куркабыз. Бу — кадерсезлек. Ул бит Нәкый Исәнбәткә генә түгел, ул татар фольклористикасына бәя булган!

Татарны Нәкый Исәнбәтнең Алтын Урда турындагы концепциясе куркыта. Хәзер бездә Нәкый аганың вариантын чыгарырга көчебез җитәрме?

Без Нәкый Исәнбәтнең иҗатын яңадан өйрәнеп, утыз томлыгын бастырып чыксак, менә бу — Нәкый агага зур бүләк булыр иде. Моны Миләүшә генә эшли алмый, сез кирәк!» — дип чаң сукты галимә.

«Нәкый ага гомере буена әләктән тинтерәде»

Язучы Рабит Батулла 1965 елдан Нәкый ага янына куен дәфтәре кыстырып йөрүен сөйләде.

«Балаларың рус мәктәбе бетергән, ничек шулкадәр саф татар телендә тәмле сөйләшәләр соң алар», дидем. Нәкый ага: «Ач вакыт. Празат ашыгып кайтып керә дә, „мама, дай хлеба“, ди. Әллә күрше Миша кергәнме, дидек. Шуннан соң ул кыенсынды, гомере буена бусаганы атлап керүгә бер тапкыр да русча дәшмәде», ди. Мин дә Исәнбәтнең шәкерте. Ике балам да рус мәктәбен бетерде, икесе дә татарча уйлый, татарча сөйли. Аяз Гыйләҗевнең балалары татарча уйлый, сөйли. Ул безне әсәрләре һәм үзенең вәзгыяте белән тәрбияләде.

Оныкларыгыз татар телендә китап укый ала микән? Шул турыда уйлап карагыз әле.

Без — «Щепкинчылар», Мәскәүгә китәргә җыенганда театр Нәкый ага белән очрашу оештырды. Сәгать ярым буена ул татар теле, әдәбияты, тарихы турында бәян итте. Рус арасына китүче балаларга Нәкый ага татар булып кайтыгыз, дип сөйләде. «Мәскәүдә мескенләнеп йөрмәгез, Сез — бөек халыкның балалары», диде ул.

«Мин, улым, Галимҗан абыең белән дус яшәдем. Латиннан күчкән вакытта Галимҗан латинда калыйк дип әйтте, мин кирилл яклы булдым. Күчәсе калмаган икән», диде. Моны мин Празат (Нәкый Исәнбәтнең улы — ТИ) истәлекләреннән сөйләдем.

Празат, нәфис сүз остасы буларак, поэзия белән генә эш итә иде. Беркемгә дә үзенең рәссам икәнен әйтмәде. Ул шундый оста куллы рәссам булган! Бер кешегә шулкадәр талант биреп, башка кешеләрне фәкыйрь калдырмады микән табигать, дим мин. Празатта, Йолдыз апада шуның кадәр талант бар. Шуннан күп сәләтле кешеләрдән көнләшү, аның данына кызыгу, әләк, көнчелек, төрмә килеп чыга. Вак көнчелек.

Нәкый ага гомере буена әләктән тинтерәде. Бу таш-кыяны әләк белән генә җиңеп булмый, күреп торасыз», — дип искә алды Рабит Батулла

«Исәнбәтебезнең утыздан артык томнарын да чыгара алмыйбыз»

 

Шагыйрь Гәрәй Рәхим Нәкый Исәнбәткә багышланган кичәне «горурлык өсти торган түгел» дип белдерде.

«Минем уемча, Нәкый Исәнбәт XIX гасыр белән XX гасыр арасында иҗат иткән Тукайның иңенә терәлеп басып торучы язучыбыз. Күпчелек татарга бу әйбер әшәке су сибү кебек тоела. Аның әсәрләренең бөек икәнлеген аңладылар, шуңа көнләшеп, аннан зур булырга тырышып каршы эшләделәр. Әлеге эш бүген дә дәвам итә. Ул безнең татар әдәбиятын, татар тарихын, татарның яшәешен бетерергә, үтерергә торган зур көнләшү!

Татар тарихчысы Һади Атласиның «Казан ханлыгы» дигән әсәрен укып чыктым. Казан ханнары берсе көчлерәк булса, икенчесе бәреп төшереп, руска бара, ялына, ярдәм сорый. Бу инде XII–XIII гасырларда көнләшү чәчәк аткан дигән сүз. Без аннан һаман котыла алмыйбыз. Шуның аркасында бүгенге көндә телебезне дә югалта барабыз.

Татар тарихчысы Һади Атласиның «Казан ханлыгы» дигән әсәрен укып чыктым. Казан ханнары берсе көчлерәк булса, икенчесе бәреп төшереп, руска бара, ялына, ярдәм сорый. Бу инде XII–XIII гасырларда көнләшү чәчәк аткан дигән сүз. Без аннан һаман котыла алмыйбыз. Шуның аркасында бүгенге көндә телебезне дә югалта барабыз.

Исәнбәтебезнең утыздан артык томнарын да чыгара алмыйбыз. Менә без кемнәр!

Бу — елау кичәсе булырга тиеш. Мин Нәкый Исәнбәткә каршы көрәшү чорларына азрак эләгеп калдым. 60-70 еллардагы көрәшне чамалыйм. Әдипнең язган әсәрләре турында үзебезнең чорларда ук аны судка биргән вакыйгаларның шаһиты. Аны гаепле итеп чыгарырга маташтылар. Татарстан мәхкәмәсе Мәскәүгә җибәрде, ә Мәскәү аны Куйбышевка күчерде. Өч җирдә суд булды, икесе Исәнбәтне яклап чыкты. Үзен яклаганнарын әдип үзе күрми калды, ул 90 яшендә вафат булды.

Шуннан соң әлеге мәсьәләне бүгенге көнгә кадәр йомып калдырырга тырыштылар, ләкин Миләүшә ханым документларны эзләп тапты, һәм ул вакыттагы судның дөрес булмаганлыгын язып чыкты. Ул вакытта мин Нәкый Исәнбәтнең гаепле булуына ышанмадым, ләкин, кулымда бернинди дә документ булмаганга күрә, дәлилли алмадым», — дип сөйләде шагыйрь.

«Идегәй» дастанын борынгы грек язучысы Гомерның «Илиада» поэмасына тиңләделәр

Галимә Лилия Мөхәммәтҗанова халык язучысының татар дөньясына керткән өлешен «титаник» дип бәяләде.

«Алтын Урда дәүләтендә булган һәр халык «Идегәй»не үзенең мирасы дип саный. Нәкый ага варианты тоташ шигъри формадан гыйбарәт. Ул бөтен төрки халыкларның фольклор нечкәлекләрен исәпкә алып язган.

Авторлык мәсьәләсенә килгәндә мин аны Гомернең «Илиада» сы һәм «Одиссея» сы белән тиңләр идем.

Нәкый Исәнбәт татар халкында зур фигура. Аның белән исән чагында очрашырга туры килмәде. Саллы кереш мәкаләләре милләтебез өчен кадерле хәзинә. Алар титаник хезмәтләр», — диде галимә.

Татар чичәннәре турында мәгълүмат эзләргә туры килде. Сирәк очрый торган материалларны Нәкый ага хезмәтләреннән таптым. Шәкерт вакытыннан ул халык иҗатын бөртекләп җыя. Мондый зирәклек акыллы кешегә генә хас була ала. Ул аны сиземләү, тоемлау белән башкарып чыккан. Халык авыз иҗаты аңа илһам биргән.

Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов «Идегәй» дастаны 1944 елда әдәбият тарихыннан алып ташлануына карамастан, халыкның күңелендә сакланып калганын әйтте. «Һиҗрәт», «Портфель» әсәрләрендә ул Совет җәмгыятендә урнашкан бюрократлыкны кискен тәнкыйтьләп чыга. Ул әсәр исемнәрен кеше исемнәре белән атарга ярата. Әсәрдә шәхес язмышы халык язмышы белән кушылып китә», — диде ул.

Данил Салихов Нәкый Исәнбәткә һәйкәл куярга тәкъдим итте

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сүзләренчә, халык язучысы исемен мәңгеләштерү зарур.

«Нәкый аганы әле кадерли алганыбыз юк. Мин аның туган авылында да булдым, аны мәңгеләштерергә тиешбез. Нәкый абый кебек кешегә Казан урамында һәйкәл булырга тиеш.

Нәкый Исәнбәт эшләгән эшләрне бер институт та башкара алмый. Нәкый ага гомере буе татар халкына хезмәт иткән, аны данлаган кеше. Аның әсәрләре күп еллар дәвамында театр сәхнәләрендә куелды, йөзләгән, меңләгән кешеләрне тәрбияләде. Ул татарның күңелендә тирән эз калдырган, аның шәхесе сакланырга тиеш.

Быел аксакалыбызга 120 ел тула. Ул кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булыр дип өметләнәбез. Без җитәкчелеккә дә шушындый мөрәҗәгать белән чыгачакбыз. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та аның исемен телгә алды, юбилей елы икәнен искәрмә ясады», — диде берлек рәисе.

Нәкый Исәнбәтне татар драматургиясендә «классикның классигы» дип саныйм. «Портфель» әсәрен генә алыгыз. Ул тудырган һәр образны санап чыгару өчен кул-аяк бармаклары гына җитмәс. Шулкадәр персонажны кайсы драматург кына ачып бирә ала икән? Әсәрләремне язган вакытта аның китапларын алам», — дип сөйләде ул.

 

«Нәкый ага кебек татар халкын берләштерүче булсын иде»

 

Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Нәкый Исәнбәтнең студентлар белән мөнәсәбәте тыгыз булуын искә алды.

«Мин студент булган чакта да Нәкый абый институтка еш килде. Иҗаты буенча студентлар курс эшләре, диплом эшләре яза иде. Студентларыбыз, укытучыларыбыз аны «Нәкый ага!» –дип, илаһилаштырып торалар иде.

Җитмешенче елларда мин аны студентлар янына тулай торакка очрашуга чакырдым. Очрашуда Нәкый ага: «Без мирасыбыздан мәхрүм булып калдык. Без ике дистә ел эчендә әлифбабызны, гарәп графикасын алыштырдык. Шуның белән мең еллык мирастан ваз кичтек. Узган гасырлар, тарихыбыз белән күперләрне ябу булды», — дип сөйләде.

Икенче көнне миңа килеп: «Нишләп моңа юл куйдыгыз? Сез бит тарих-филология факультеты», — дип кисәттеләр.

«Мин әле яшь кенә укытучы, ул олпат кеше, халык тыңлый. Чыгып: «Нәкый ага, Сез дөрес әйтмисез», — дип әйтергә тиеш идемме, дидем шул кешегә. Шундыйлар да бар иде.

Нәкый Исәнбәт Мөхәммәдьярның «Нуры Содур» язмасын табып, сугыш алдыннан «Совет әдәбияты» журналында бастырган кеше. Шундый кешеләрнең аерым хаталары, кимчелекләре булгандыр, аларны рәнҗетмичә, киң күңелле булыйк. Нәкый ага кебек татар халкын берләштерүче булсын иде.

Кичәдә Нәкый Исәнбәтнең кызы Йолдыз Исәнбәт, әдәбият галимнәре Әлфәт ЗакирҗановМиләүшә Хәбетдинова, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, язучылар Камил Кәримов, Галимҗан Гыйльманов, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташ һ.б. катнашты. Чара күмәк фотога төшү белән тәмамланды.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева