Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Халиди Фатих

         Татар әдәбиятының күренекле мәгърифәтчесе, язучы, календарьчы, тәрҗемәче, драматургия жанрына нигез салучыларның берсе Фатих Хаммат улы Халиди 1850 елда элекке Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Яңасала авылында мулла гаиләсендә туа. Ул Кышкар мәдрәсәсендә укый, Казанда приказчик булып эшли, аннары китап сәүдәсенә керешеп, үз әсәрләрен һәм тәрҗемәләрен нәшер итү белән шөгыльләнә.

          Ул «Рәдде бичара кыз» драмасының авторы (Г.Ильясийның «Бичара кыз» драмасына нәзыйрә рәвешендә иҗат ителә), шулай ук «Морат Сәлимев», «Мәхрүсә ханым» һ.б. пьесалар, хикәяләр тәрҗемә әсәрләр авторы буларак та билгеле.

          Ф.Халиди 1899 ел өчен мануфактурачы-фабрикант Вакула Морозов заказы белән татарча календарь төзеп бастыра.

          1911–1912 еллар өчен төзегән календарьлары Казанда китапчы Хөсәенев варислары наширендә чыга.

          Ф.Халиди 1923 елда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Рәдде бичара кыз: драма. – Казан (?), 1888. – 30 б.

Җиһанабад падишаһы угылларының кыйссасы: хикәят. – Казан (?), 1896. – 32 б.

Әлфе ләйлә вә ләйлә (Мең дә бер кичә): 6 кисәктә. – Казан (?), 1897–1899. (Барысы 1665 б.)

Болгарның Солтан Гадел Туктамыш хан кызы Хәлимәнең бәхәсе: хикәя. – Казан (?), 1898. – 8 б.

Әлфе сәхәр вә сәхәр (Мең дә бер сәхәр): 3 кисәктә. – Казан (?), 1903–1904. (Барысы 695 б.)

Кемгә тиеш?: хикәят. – Казан (?), 1904.

Морат Сәлимов: драма. – Казан (?), 1905. – 40 б.

Мәхрүсә ханым: драма. – Казан (?), 1906. – 48 б.

Саран, надан Теллә бай хикәяте. – Казан (?), 1906. – 24 б.

Залим Ачлык испанияле Сәет Яхъя бәянында: драма. – Казан (?), 1906. – 36 б.

Мәшһүр гашыйк-мәгъшука Ләйлә вә Мәҗнүн хикәясе. – Казан (?), 1908. – 44 б.

Мең дә бер сәхәр / төз., кереш сүз авт. З.Мөхәмәтшин. – Казан: Алма-Лит, 2005. – 632 б. – 300 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а й н у л л и н М. Фатих Халиди // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 492–499 б.

М и ң н е г у л о в Х. Шәрык һәм татар әдәбиятыннан кысалы кыйссалар. – Казан: Казан дәүл. ун-ты, 1988. – 70–91 б.

М ө х ә м м ә т ш и н З. Мәгърифәтче әдипләребездән берсе // Казан утлары. – 2000. – № 12. – 174–180 б.

М ө х ә м м ә т ш и н З. Ф.Халидиның иҗат мирасы. – Казан: Таң-Заря, 2001. –160 б.

З а к и р о в а Л. Милли драмаларда үзаң үсеше // Мәйдан. – 2003. – № 8. – 97–100 б.

* * *

А х м а д у л л и н А. Татарская драматургия. – М.: Наука, 1983. – 264 с.


Язучылар