Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: Президентның Юлламада Ана теле турында әйткән сүзләре ошады

 ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның VI чакырылыш Дәүләт Советына беренче Юлламасына карата фикере белән уртаклашты. “Ана теле турында әйткән сүзләре ошады”, – диде ул

“Татар-информ хәбәрчесенә.

“Ана телен укыту мәсьәләсе, Минтимер ага Шәймиев башлаган полилингваль мәктәпләрне төзү, камилләштерү турында сүз булды. Аларның төп максаты бит барыбер татар телен балаларга ныграк өйрәтү һәм татар телендә укыту”, – диде Ркаил Зәйдулла.

“Аннары Президент 1990 елдагы Суверенитет турында декларацияне искә төшерде. Әле ул турыда бит бик үк телгә алмыйлар иде. Суверенитет дигән сүз күләгәдә кала иде”, – диде.

Әңгәмәдәш, Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан, Рөстәм Миңнехановның әдәбият, сәнгать әһелләренә мөрәҗәгате дә үзенә ошаганын әйтте.

“Республиканы данлап, республика идеясен халыкның аңына тагын да ныграк сеңдереп, әдәбият, сәнгать әсәрләре тудыру турында әйтте. Бу бик вакытлы сүз, чөнки милли республикаларны юкка чыгару турында сүзләр әледән-әле Мәскәү сәясәтчеләре тарафыннан да, үзебездә дә ишетелеп тора”, – ди Ркаил Зәйдулла.

“Юлламаның жанры бит инде аның – уңышларга нәтиҗә ясау. Шуңа күрә Президент күбрәк уңышлар турында сөйләде, ләкин шул ук вакытта алга барырга юлларны да билгеләде. Ул юлларны һәркем үзенең өлкәсендә тәгаенләргә тиеш”, – дип саный Ркаил Зәйдулла.

( “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина)

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм