Язучы-прозаик, драматург һәм публицист Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) 1948 елның 23 декабрендә (рәсми документларда – 1949 елның 1 гыйнвары) Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Олы Әшнәктәге сигезьеллык һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1966-1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала.
1971-1981 елларда Казанда республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында хәбәрче-корреспондент һәм «Казан ут-лары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли. 1982-1987 елларда Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына, аннан соң 1987-1990 елларда Казанда СССР (Россия) Культура фондының Татарстан Мәдәни фондына җитәкчелек итә. 1987 елдан ул янә матбугат хезмәтендә: «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Казан», «Мирас» журналларында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын алып бара, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында әдәби мөхәррир булып эшли.
Тәҗрибәле газетачы-журналист булу өстенә Әхәт Гаффар күпсанлы әдәби әсәрләр – хикәяләр, повестьлар, өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы да. Матур әдәбият мәйданына ул узган гасырның җитмешенче елларында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары»нда (№ 10) басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылып, журналларда һәм китапларында басылып чыккан «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981), «Яшиселәр алда иде» (1987), «Дәрья башы» (1995) кебек повестьлары, пьесалары һәм хикәя җыентыклары белән тормыш материалын үз каләменә хас психологик стильдә сәнгатьчә гәүдәләндерү осталыгына ия булган прозаик булып таныла. Сиксәненче еллар башында әдип, прозаның катлаулы төренә мөрәҗәгать итеп, Россиянең тоташ тарихи зилзиләләре әвәрәсендә татар авылы кичергән драматик хәлләрне гәүдәләндергән «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» (1983), «Олы юлның тузаны» (1989), «Богау» (1998) исемле күләмле романнарын иҗат итә.
Ә.Гаффар әдәби эшчәнлегенең беренче чорларыннан ук сәхнә әдәбияты – драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның, нигездә, әхлакый-социаль мәсьәләләрне үзәккә алып, язу стиле буенча, прозасындагы кебек, хис, метафора, символ-киная синтезына корылган «Иртәгә улың булам» (1977), «Язлар моңы» (1978), «Җиләк вакыты бер генә» (1979), «Соңгы ләкләк» (1980), «Өч сорауга бер җавап» (1980), «Бер картлыкта, бер яшьлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары, татарның тарихи шәхесләреннән Мулланур Вахитовка багышланган «Сызылып таңнар атканда» (1984), герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы «Хөкем» (1986), «Соңгы сәгать» (1986) исемле драмалары үз вакытында татар театрлары сәхнәләрендә уңыш казаналар.
Ә.Гаффар театр сәнгате, әдәбият әһелләре, республиканың икътисади һәм мәдәни тормышы, милли мәсьәләләр турында көндәлек матбугаттагы чыгышлары һәм совет режимының ун ел буена Әфганстанда алып барган җинаятьчел сугышы турында аерым публицистик китап («771 аршын җир», 1991) авторы буларак та билгеле.
Әхәт Гаффар – М.Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурс лауреаты (1985), «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1998) дигән мактаулы исем йөртә, Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты (2008).
Ә.Гаффар – 1976 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
2021 елның 1 гыйнварында Казанда вафат булды. Хушлашу мәрасиме 2 гыйнварда “Казан нуры ” мәчетендә узды. “Курган” зиратында җирләнде.