Драматург һәм прозаик Аманулла (Әмир Аман улы Камалиев) 1960 елның 29 маенда Татарстан Республикасының Апас районы Шыгай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1975 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең 15 нче номерлы техника-һөнәр училищесына укырга килә. Училищены тәмамлагач, Казан моторлар төзү берләшмәсендә токарь булып эшли башлый.
1980–1983 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Студент елларында шәһәрдәге үзешчән сәнгать түгәрәкләренә яратып йөри һәм, үзенең киләчәк тормышын тулысынча сәнгать белән бәйләргә күңелен беркетеп, институтта укуын ташлый да 1984 елда Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә.
Театр училищесында укыганда Аманулла үзе дә каләм тибрәтә башлый – шигырьләр, хикәяләр языштыра, классик драматургия әсәрләрен тирәнтен өйрәнү тәэсирендә бу жанрда да көчен сынап карый.
1989 елда театр училищесын тәмамлап Казанга кайткач, Аманулла Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. Төп хезмәтеннән буш вакытларында үзенең беренче сәхнә әсәре «Җәйге кырау» драмасын яза. Ниһаять, 1992 елда әсәр, Чаллы татар дәүләт драма театрында сәхнәләштерелеп, тамашачыларга күрсәтелә. Беренче иҗат җимеше булуга карамастан, спектакль тамашачылар тарафыннан да, әдәби тәнкыйть тарафыннан да җылы кабул ителә.
Беренче иҗади уңышы яшь драматургны яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландыра. 1994 елдан башлап аның каләменнән ел саен диярлек яңа сәхнә әсәре төшә бара. Алар арасында бүгенге тормыш материалына тая язылган комедияләр, берничә драма, балалар сәхнәсе өчен биш-алты әкият һәм башка сәхнә әсәрләре бар. 1994–2002 еллар арасында драматургның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында өч («Әлепле әртисләре», 1994; «Кылый Кирам балдагы», 1996; «Әле кичә генә яз иде», 1998), Чаллы татар дәүләт театрында ике («Җәйге кырау», 1992; «Их, рәхәт безгә ирсез дә!», 1995), Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә ике («Әлепле әртисләре», 1995; «Мактанчык Әтәч», 1996), Түбән Кама татар драма театрында бер («Итәкле кияү», 1995), Уфаның «Нур» татар драма театрында өч («Әлепле әртисләре», 1995; «Кыйбла кая?», 1998; «Борын-борын заманда», 2000), Оренбург татар драма театрында бер («Моңлы ядкәр», 2002) һәм Казан татар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә өч («Борын-борын заманда», 1996; «Моңлы ядкәр», 2001; «Светофорда кунакта», 2002) спектакленең премьералары була. 2004 елда «Яңа татар пьесасы» дигән республика конкурсында Аманулланың «Бер кирпеч, ике кирпеч» исемле пьесасы махсус бүләккә лаек була.
Аманулла 1995–2000 елларда «Казан» милли-мәдәни үзәктә режиссер, ә 2000–2002 елларда Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры булып эшли.
Аманулла эстрада өчен язылган күп кенә юмористик хикәяләр һәм шигырьләр авторы буларак та билгеле. Ул – «Чаян» журналының даими авторларыннан. Аның бу төр әсәрләре 2002 елда Казан авыл хуҗалыгы академиясе басмаханәсендә дөнья күргән «Кайсыгызның теше сызлый?» исемле җыентыкта урын ала.
Аманулла – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2019 елның июнендә Казанда вафат булды.