Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Очрашу урыны – Мамадыш!

Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залы узган атнаның җомгасында язучылар һәм журналистларның китапханәчеләр, аккалфаклылар, мөгаллимнәр белән очрашу урынына әйләнде. Шәһәребездә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте газета-журналлары редакцияләре һәм Татарстан китап нәшрияты “Уку бәйрәме” үткәрделәр. Шунда ук татарча китаплар сәүдәсе, вакытлы матбугатка язылу да оештырылган иде. Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Галимҗан Гыйлманов нәшриятның эшчәнлеге, заман таләпләренә җавап биреп электрон китапханә, аудиокитаплар эшләүләре турында сөйләде. “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов, “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров, шагыйрә Йолдыз Шәрипова, “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Ялкын” журналлары вәкилләре Фәнил Гыйләҗев, Рәмзия Кашапова, Гүзәл Закирова “Уку бәйрәме”нең газета-журналлар өчен дә бәйрәм булуын искәртеп, яңа укучыларны җәлеп итү өчен башкара торган чаралары турында сөйләделәр. “Без Мамадыштан үрнәк алып эшлибез. Мамадышның мәгълүмат чаралары һәрвакыт кайдадыр җиңәләр, оталар. Журналистлары – көчле”, – диде Радик Сабиров. “Әдипләребез, республика матбугаты хезмәткәрләре белән мондый очрашулар дәвамлы булсын. Безнең Мамадышта күңелле очрашулар әледән-әле булып тора. Туган төбәгебез язучылары һәм шагыйрьләре белән дә гел элемтәдә торабыз”, – диде “Уку бәйрәме”н шәһәребездә кабул иткән районыбыз китапханәчеләренең җитәкчесе Лилия Шәрифуллина.

(Минневәрис Мингалиев.«Нократ»)


Язучылар

Туган көннәр