Шагыйрь Галимҗан Латыйп (Галимҗан Шакирҗан улы Латыйпов) 1912 елның 20 гыйнварында Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Яңа Дөмәй авылында крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын башлый: туган авылы клубында кызыл почмак мөдире, китапханәче, соңрак салым җыючы, заем таратучы булып эшли, комсомол активисты буларак, яшьләр арасында кичәләр оештыру, спектакльләр кую кебек җәмәгать эшләрендә катнаша. 1931 елда районның комсомол оешмасы, яшь егетнең иҗтимагый активлыгын искә алып, аны Бәләбәй шәһәренә укытучылар әзерләү курсларына укырга җибәрә. Анда укып кайткач, Галимҗан бер ел үз районнарындагы Каран авылында башлангыч мәктәптә балалар укыта, ә 1932 елда, ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты юлламасы белән Казанга килеп, Урман техникасы институты рабфагына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1935-1939 елларда Казан финанс-икътисад институтында укый.
1939-1940 елларда СССР хәрби флотында һәм, Советлар Союзы-Финляндия сугышында катнашып, гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, 1941-1950 елларда Татарстан Республикасының финанс контроле оешмаларында дәүләт инспекторы-ревизоры, ә 1951-1960 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») татар балалар журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. 1960 елдан башлап профессионал язучы сыйфатында ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Галимҗан Латыйп мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый: клуб сәхнәсе өчен такмаклар, инсценировкалар, скетчлар яза. Матбугатта беренче шигырьләре 1932 елда Башкортстан Республикасының татарча үзәк матбугат басмасы «Коммуна» (хәзерге «Кызыл таң») газетасында басыла, ә «Юл буйлап» дигән тәүге шигырь җыентыгы 1939 елда Казанда дөнья күрә.
Г.Латыйп зурлар өчен дә, балалар өчен дә яза. Поэзиядә аның шагыйрь буларак хис һәм фикер игътибарын даими биләп торган үз темалары бар. Болар – туган ил, хезмәт романтикасы, халыклар дуслыгы, тынычлык.
Г.Латыйпның иҗат мирасында лирик шигырьләр белән беррәттән балладалар, балаларга атап язылган әкиятләр, поэмалар, дүрт юллы яки сигез юллы афористик тезмәләр һәм күпсанлы җыр текстлары бар. Аның «Беренче тау», «Тургайлар килде», «Бомбалар кирәкми», «Безнең яшьлек», «Чайкала иген кырлары», «Акбүз атым», «Бөтен гомергә» кебек татар композиторлары тарафыннан музыкага салынган шигырьләре үз вакытында концерт репертуарларыннан төшми җырланып йөри.
Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив иҗат итә. Ул Е.Исаевның «Суд памяти» («Хәтер хөкем итә») поэмасын, Д.Бедный, С.Михалков, С.Маршак, А.Прокофьев, А.Твардовский, П.Неруда, Н.Вацпаров һәм башка рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.
Үзе исән чагында Г.Латыйпның егерме өч исемдә шигъри китабы басылып чыга, шуларның икесе рус теленә тәрҗемәдә.
Җәмәгать эшлеклесе буларак, Г.Латыйп берничә ел рәттән Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты секциясе эшенә җитәкчелек итә, профком рәисе булып эшли, «Ялкын» һәм «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналлары редакцияләрендә партоешма сәркәтибе ярдәмчесе, Казан шәһәренең Бауман районы мәхкәмәсендә халык утырышчысы вазифаларын башкара.
Ул 1986 елның 4 ноябрендә Казанда вафат була.
Г.Латыйп – 1951 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Учак янында: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 103 б. – 10000 д.
Кыр чәчәге: шигырьләр һәм җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 147 б. – 5000 д.
Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 168 б. – 5000 д.
Адымнар: сайланма шигырьләр / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 235 б. – 4500 д.
Бәләкәй музыкант: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 256 б. – 4000 д.
Кояшлы яңгыр: шигырьләр, җырлар, поэмалар / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 320 б. – 4000 д.
Карлыгачларым: шигырьләр, җырлар, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 238 б. – 5000 д.
Җир җыры: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 328 б. – 4000 д.
Үсәсе килә: балалар өчен шигырьләр, җырлар, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 93 б. – 20000 д.
* * *
Моя любовь: книга лирики / пер. с татар. Ю.Окунева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1960. – 86 с. – 4000 экз.
Свет над Волгой: стихи / пер. с татар. Г.Глазова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – 96 с. – 4000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Н у р у л л и н И. Галимҗан Латыйп шигырьләре // Сов. әдәбияты. – 1949. – №12. – 130-134 б.
М ә җ и т З. «Һәр чәчәк матур үз урынында» // Соц. Татарстан. – 1972. – 29 гыйнв.
С ә х а п о в Ә. Тынгысыз хисләр җырчысы // Мирас. – 2002. – № 1. – 46-48 б.
Г а р и ф Р. Шифалы җилләр чатында // Шәһри Казан. – 2003. – 10 окт.
* * *
А х м а д у л л и н Ш. Утверждая красоту жизни // Веч. Казань. – 1982. – 23 февр.