Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Айдар Хәлим: “Соңга калмыйк, татарым!”

Халыкны милләт буларак яшәтүче төп алшарт – аның теле. Тел бетә икән, милләт тә яшәүдән туктый. Кызганычка каршы, күпләребез әлеге хакыйкатьне аңлаудан шактый ерак. Бүген республиканың 21 район үзәгендә татар мәктәпләре юк. 1382 белем бирү оешмасының 679ында гына белем һәм тәрбия чаралары татар телендә алып барыла. Татарстанда яшәүче 2 млн 76 мең татарның яртысы татарча белми. Катнаш никахлар чәчәк ата (31,6%). Инде сан ягыннан да кимеп барабыз. Ничек бу хәлгә төштек, дисезме? Сәбәпләрен, әлеге халәттән чыгу юлларын язучы, шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим белән ачыкларбыз.

Айдар абый! Гомерегез буе татар халкына фидакарьләрчә хезмәт иткән, туган тел әләмен 60 нчы елларда ук күтәреп чыккан милләтпәрвәр шәхес буларак, милләтне уятуны, туган телебезне асылына кайтаруны нәрсәдән башларга киңәш итәсез? Шәхсән, үзегез милли көрәш юлына кайчан һәм нинди шартларда аяк бастыгыз?

– Иң беренче эш, әлбәттә, милләтебезне, телебезне бүгенге халәтенә төшергән сәбәпләрне ачыклаудан башланырга тиеш. Үткәнне аңламыйча бүгенгене хәл итеп, киләчәккә юл ачып булмый. Милләтнең киләчәге үз язмышы турында борчылудан, уйланудан, халкыңның, туган телеңнең тарихын сагынудан башланырга тиеш.

Ә тел язмышы бүген генә килеп туган проблема түгел. Шәхсән, мине әлеге тема Казан дәүләт университетында укыганда ук борчый башлаган иде. Татарстан Язучылар берлеге каршында оешкан яшьләр түгәрәгендә Тәүфыйк Әйди, Рабит Батулла кебек кыю фикерле егетләр белән пышан-пышан булса да бу хакта сөйләшә идек. Ә инде Әмирхан ага Еники, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан янына барып йөрүләр милләт турында уйлануларымны ныгытты гына. Туган халкымның кызганыч хәлгә төшүе, аны бу хәлдән чыгару юлларын эзләү тора-бара минем яшәү рәвешенә әйләнде.

1966 елда язучыларның бер җыелышында Рабит Батулла белән бик кыю гына чыгыш ясадык. “Ничек итеп 100 млн тонна нефть чыгарган Татарстанда, татар илендә татар мәктәбен тотар өчен акча юк. Тиз арада татар яшьләре өчен журнал, аерым газета чыга башларга тиеш. Ә татар мәктәбен фәнни рәвештә тулы хокуклы мәгариф органы итеп раслау өчен Мәскәүгә махсус петиция юлларга кирәк!”. Президиумда утырган обком секретаре Вәлиев каралай янып чыкты. Үз заманы өчен шактый кыю гамәл иде бу. Татар милләтенең киләчәге өчен көрәшкә алынган яшьләрнең барлыкка килү процессының башында торырга насыйп итте безгә.

Бүген татар милләтен уятыр өчен ай-һай күп көч түгәргә туры киләчәк. Чөнки ул үз-үзе өчен көрәштән баш тартып, гамәлсез калган милләт. Гамәлне кайтарганнан соң гына татар аякка басачак. Тик ул шулкадәр түнгән, турыдан-туры көрәшү түгел, хәтта көрәш турында уйлау мөмкинлегеннән дә ваз кичкән. Чөнки гасырлар дәвамында куркытылган. Әле дә шундый хәлдә. Иң беренче эш итеп, әнә шул куркудан арынырга тиеш татар.

Мин татар милләте өчен өч тапкыр ачлык тоткан кеше. 3-4 көн Казанда, 10ар көн Уфада һәм Чаллыда. Уфада 1991 елның октябрендә татар милләтен башкортлаштыруга каршы салкын яңгыр, кар астында асфальтта яттым. Чаллыда солдатларыбызны Чечнядан чыгару өчен ачлык тоттым. Болар үзенә күрә гамәл иде. Тик аны үстереп алучылар булмады. Әгәр дә татар милләтенең һәр тыкрыгында бер генә татар күтәрелеп чыкса да, татар мондый хәлгә төшмәгән булыр иде.

Аны уятып, яңа көрәш юлына чыгару өчен, милләт айнырга тиеш. Булырга тиеш вакыйга. Тик, ни кызганыч, татар милләте вакыйгага бармый. Башка өчен үлсә дә, үзе өчен утка керми. Ул бөтен сугышларда да беренче, иң алдан йөгерә. Ләкин үзенә дигәндә, ул алдан да түгел, артта да түгел, тик күренми. Шул ук вакытта ул үзеннән ваз да кичмәгән. Тик аңа үрнәк кирәк. Лидер кирәк. Әмма, ни хикмәт, шул лидерларны ул үзе харап итә. Шәхсән, мине шундый хәлгә төшерде. Фәүзия Бәйрәмованы нинди газапларга дучар итте. Ул бөек шәхесне без якларга, сакларга тиеш идек. Ләкин без аны якламыйбыз да, сакламыйбыз да. Әмма ул һаман газиз халкым, милләтем дип тыпырчына, рәхмәт аңа. Үз лидерларыбызны яклый белмәгәнгә күрә без милләт буларак та, сан ягыннан да үсмибез. Узган 20 ел дәвамында 5 млн га да тулмавыбыз, 10 ел эчендә 600 меңгә кимүебез моңа дәлил түгелме?!

Ә бит татарны төрле чорларда газиз халкы өчен гомерен дә аямаган каһарманнар яшәтә. Туган милләтен моңарчы дөнья йөзендә булмаган биеклекккә күтәргән Җәлилләр, Алишлар, Кормашлар батырлыгы – кешелек тарихында булмаган каһарманлык бит. Фашистлар империясенең башкаласы Берлин төрмәсендә 11 татар шагыйренең, татар язучысының 20 минут эчендә башлары киселсен әле! Туып үскән илләре, газиз Ватаннары өчен һәлак булды бит алар. Аларны бит татар гаиләсе, татар мәктәбе, татар рухы тәрбияләде! Ник соң шул каһарманнарыбыз белән тиешенчә горурлана һәм туган телебез өчен көрәштә файдалана белмибез?! Яһүдләрнең шундый батырлары булсамы, җай туры килгән саен халыкара мәйданга әләм итеп күтәреп чыгарлар иде!

Милләтне корбаннар айныта. Ә милләт корбансыз гына бәхетле булырга хыяллана. Аның бәхетле буласы бик килә, ләкин корбаннар бирмичә генә. Менә шунда безнең төп чиребез. Кашык күтәреп кенә корбан биреп булмый бит. Әле аның күбесе кашык күтәргәндә дә, билем сынмасмы, дип курка. Ә җиңү корбансыз булмый. Бу – буш хыял.

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне гаиләдән башларга кирәк, дибез. Тик “Миңа һәм киләчәктә балама нәрсә бирә татар теле” дигән фикер аңына кереп урнашкан ата-аналар да шактый бит. Үгетләү яки аңлату юлы белән генә хәл итеп тә булмый. Бу очракта нинди чара үтемлерәк булыр?

– Ә татарның гаиләсе бармы соң? Татар милләте, кызганычка каршы, гаиләсен югалткан милләт. Шуңа күрә аның исеме татар булса, фамилиясе урыс, фамилиясе татар булса, исеме урыс. Дәүләте белән бергә гаиләсен, үзен югалткан, үз-үзенә хыянәт иткән милләт. Ләкин без моны әйтмичә, милләтнең йөзенә кызартып чәпәмичә, йокысыннан уята алмаячакбыз. Татар милләтен саклап кала алмаячакбыз. Ата-аналар белән сөйләшкәндә дә күңеленә үтәрлек итеп, туган телебез белән горурланырлык, кайчагында хәтта оялтырлык мисаллар китереп сөйләшергә кирәк.

Ә бит туган телебез, чыннан да, горурланырлык. Татар теле – дөньядагы иң бай тарихлы телләрнең берсе. Татарның беренче дәүләте безнен эрага кадәр 209 елда, ягъни моннан 2225 ел элек төзелгән дип фаразлана. ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья халыкара аралашу теле буларак, иң камил, иң бай, иң уңай лексикалы дип саналган 14 телнең берсе – татар теле. Ничек итеп шул, акка кара белән язылган хакыйкатьне милләт аңына иңдерергә?!

– Гомумән, татар теле кебек камил тел җир йөзендә юк. Ул бөтен сыйфатларны бирә ала. Татар милләте әнә шул хакыйкатькә инанган, үзенең бөек телле икәнен аңлаган хәлдә генә көрәшкә керә ала. Әлбәттә, татар баласының рус телен белүен дә хупларга кирәк. Ике халык арасына чөй кагу дөрес сәясәт түгел. Гомумән, безнең Татарстан – халыклар дуслыгының иң лаеклы үрнәге. Рус теле белән татар теле бер-берсенә каршы куелган көчләр дә, оешмалар да түгел. Ярдәмләшеп, аңлашып яшәгәндә, бер-берсен үстерәләр генә. Ике телне дә камил белү начармени? Ә рус телен татар теленә каршы куеп, рус теленең ролен чиксез рәвештә көчәйтү сәясәте турыдан-туры татар милләтен, татар телен бетерүгә юнәлтелгән. Ничек тә шуңа юл куймаска, ахыргача көрәшергә кирәк. Чөнки хакыбыз, хокукыбыз бар. Чөнки без Рәсәй Федерациясендәге 89 субъектның берсе генә түгел, сан ягыннан икенче урында торган тигез хокуклы халык.

Татар баласының туган теленнән бизүенә китергән тагын бер сәбәп –балалар бакчасы. Чөнки бала бакчага татарча белеп барса да, катнаш төркемдә урыслаша башлый. Ә тәрбияче барлык балалар да бердәй аңласын өчен, русчага күчәргә мәҗбүр була. Дөрес, татар җанлы әти-әниләрнең тәкъдиме белән кайбер бакчаларда саф татар төркемнәре эшли. Тик ул диңгездәге тамчыга тиң.

– Ә нишләп әле без үзебезне кимсетәбез? Нишләп татар баласы үз илендә төркемгә генә йөрергә тиеш? Без бит төркем түгел, милләт, халык! Шәһәрләрдәге һәр комплекста, һәр район үзәгендә татар балалар бакчалары булырга тиеш. Татар милләтеннән булган бала нинди генә шартларда да туган телен бөтен камиллеге, тирәнлеге белән өйрәтә торган татар балалар бакчасына йөрергә, татар мәктәбендә, татар югары уку йортында белем алырга тиеш. Әгәр дә без милләт буларак бетәргә хыялланмыйбыз икән, шушы өч буынны берләштергән чылбырны яшәтер өчен көрәшергә тиеш. Шулай итеп бер өзелмичә, ялганып булмый. Өзелгән җирдә генә ялганып була. Кагыйдә буларак, татар үзенең өзелгән җирен белә, әмма ул анда ялганмый, тагын өзек ясый. Чөнки курка. Әгәр без гаиләбездә татарча сөйләшмибез, татар кануннары буенча яшәмибез, балабызны катнаш бакчага йөртүне, урыс мәктәбендә укытуны дәвам итәбез икән, телебезне дә, милләтебезне дә, дәүләтебезне дә югалтачакбыз.

Татар теле укытучыларының ТР фән һәм мәгариф министрлыгына карата дәгъвәсен ничек урынлы димисең! Хәтта саф татар авылы мәктәбендә бүген ана телен укытуга атнага 2 сәгать кенә бирелә. Шәһәрләрдәге татар мәктәпләре, татар гимназияләре рус телендә белем бирүгә күчеп бара. Инде туган телебезне өйрәнүне ата-аналар сайлап алуына гына калдырган федераль закон белән дә килештек. Дәреслекләребезнең Мәскәүдә төзеләчәгенә дә баш селкеп, риза булдык. Нишләп шулай “телсез” соң без?!

– Без татар милләтен мәктәпсез калдырып, шулкадәр зур зыян китердек. Саф татар авылларында берән-сәрән калган мәктәпләрдән тыш, татар мәктәпләре юк бүген. Рус теле һәм әдәбиятыннан тыш барлык фәннәр дә, шулай ук тәрбия чаралары саф татар телендә алып барылган белем бирү оешмасы гына татар мәктәбе дип аталырга хаклы. Безгә һәр район үзәгендә, шәһәрләрдә һәр комплекста шундый саф татар мәктәпләре кирәк. Шулай булмаганда, татар урыс армиясенә хезмәткә бармаска, торак-коммуналь хезмәтенә акча түләмәскә, Мәскәүгә салым түләмәскә тиеш.

Ә татар мәктәпләре язмышын мин тагын бер тапкыр 1969 елда Казандагы “Прометей” клублары җитәкчеләренең семинарында күтәреп чыктым. Әлеге җыелышка делегат итеп Түбән Кама ВЛКСМ өлкә комитетының беренче секретаре Леонид Лужицкий җибәрде. Ә Түбән Камага мин үз теләгем белән 1968 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган яшь белгеч буларак кайттым. Хыялым шушы шәһәрдә Татарстан язучылар берлегенең филиалын һәм алга таба әлеге оешма нигезендә татар иҗтимагый үзәген оештыру иде. Озак та үтми, Рахмай Хисмәтуллин җитәкләгән түгәрәк нигезендә “Кама таңнары” дип аталган яшь язучылар берләшмәсен оештырдык. ВЛКСМ өлкә комитеты каршында оешуыбызның сәбәбе үзенә күрә көтелмәгән хәлләрдән яклану чарасы иде.

Казанга килгәч, КПСС өлкә комитетының пропагандистлар йортын эзләп таптым. Карыйм, зал шыгрым тулы. Президиумда – ВЛКСМ өлкә комитетының беренче секретаре Рәис Кыям улы Беляев. Ә трибунадан кемдер чыгыш ясый. Сүзләренә колак сала башладым. “Татар яшьләре арасында тәртипсезлек артты, милләтчелек күренешләре очрый” ди. “Коткы таратучылар” исемлегендә Нәкый ага Исәнбәтне, тагын берничә язучыны атый. Минем күңелгә бик каты тәэсир итте бу. Янәшәмдә утырган Бөгелмә егетенә: “Бәреп егыйммы, моны?” дим. Ул терсәгемә төртә: “Әйдә, Айдар!” ди.

Өр яңа яшел келәм буйлап трибунага таба киттем. Барып җитүгә, артым белән бастым да чыгыш ясаучыга борылып сүз башладым: “Татар халкының көче белән эшләнгән революция менә нәрсәгә китерде! Без, татарлар, бүген бер балалар бакчасыз, бер мәктәпсез калдык. Без татар милләтен бүген үтерүгә алып барабыз. Сез шушы шартларда да ниндидер миллләтчелек эзләп, үзегезне кыен хәлгә куясыз түгелме? Шушы Совет власте өчен көрәшкән татар халкын мәктәпсез калдыруга Сез ничек карыйсыз?!”

Зал тып-тын. Урыныма барып утырдым. Бераз кулын терсәгенә куеп утырганнан соң, бу русча җавап бирә : “Иптәшләр! Махсус әзерлексез мин бу сорауга җавап бирә алмыйм”. Тавышы үзгәргән, бөтенләй икенче тон. Ә мин яңадан торып басам да: “ Әгәр әзер түгел икәнсез, ни өчен үзегез аңламаган проблеманы күтәрәсез?” дим. Рәис Беляев тиз генә тәнәфес игълан итә һәм мине президиум янына чакыра. Ул арада халык (үзебезнең татарлар бит!) чыгыш ясаучыны уратып алып, рәхмәтләр укый, минем якка караганда, күбесенең күзеннән дошманлык чәчелә. Рәис Кыям улы әйтә:” Ә син беләсеңме, кемгә каршы чыгыш ясадың? Ул – Татарстан Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының сәяси бүлек башлыгы полковник Виктор Морозов.

Тәнәфескә чыгам, бөтен кеше чиратка баскан. Командировка акчасын бирәләр икән. Мин дә басам. Шунда ук янәшәмдә бушлык хасил була. Минем белән рәттән басмас өчен бөтенесе читкә тайпыла. Иң аянычы, күбесе бит татарлар. Шул чакта үзебезнең татарның ни дәрәҗәдә юкка чыкканлыгын, аумакайлыгын, сатлык җан булуын аңлап, тетрәндем. Залда утырган 400 кешенең ник берсе килеп, хуплау сүзе әйтсен, Ә бит мин халкымны, милләтемне яклап чыгыш ясадым! Янәшәмдә утырган Бөгелмә егете генә менә сиңа минем адрес, теләсә кайчан минем фатир синең карамакта, диде. Шулай да бер тапкыр Бөгелмәгә баргач, эзләп таптым мин әлеге фатирны. Хуҗасын Египетта командировкада, диделәр. Кем белә, бәлки ул да мине саткандыр…

Ә Түбән Камага кайткач, бер яхшы танышым: “ Синең арттан шымчы җибәргәннәр, сак бул, алдыңны-артыңны карап йөр!” дип искәртте. Менә шуннан китте минем “милләтче” дигән исемем. Ә милләтемне яклаудан туктаганым һәм туры юлыма хыянәт иткәнем юк. Шул заманнардан бирле 50 елдан артык вакыт үтте, ник бер кеше шалтыратып әйтсен: “Айдар, син чыгыш ясаган вакытта мин шул залда утырган идем” дип.

Әнә шундый сугышта батыр, тынычта куркак-өркәк безнең халык. Ул тырыш, эшчән, әмма сәяси фикерләүче милләт түгел. Безнең бөтен нәрсә шуңа килеп терәлә. Анда күбрәк вак җанлылык, изелгәнлек өстенлек ала. Ул бары тик йомышчы малай. Ул – сөт, катык һәм бәрәңге милләте. Әмма ул бәрәңгене, файдалы матдәсе күбрәк булганча, тәгәрәтеп, кабыклы килеш ашамый. Ул тышын, витаминын арчып ыргыта, кырып ташлый. Тәгәрәтеп ашаса, бераз витамины калган булыр иде. Болар барысы да – татарның азатлык хакына корбан бирү заруриятыннан тайчынуы. Шуңа күрә ул дөньяга да күп очракта аптыраган, таң калган хәлдә түгел, ә акчадан акайган күзләре белән карый…

Айдар абый, исегездә булса, 2020 елның 1 сентябрендә бөтен мәгълүмат чаралары Казанда һәм Алабугада полингваль мәктәпләр ачылуын шау-гөр килеп яктыртты. Шул ук вакытта татар теле елында бер генә татар мәктәбе дә ачылмавын искә алучы булмады. Шулай да җавапны көтеп алдык. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март көнне хатын-кыз журналистлар белән очрашуда Татарстанга саф татар мәктәпләре кирәклеген, ә полингваль мәктәпләрнең татар телен без теләгәнчә өйрәтү мөмкинлеген бирмәвен ассызыклап әйтте. Бүген әлеге мәсьәлә белән Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге тел комисссиясе шөгыльләнә, дип искәртте.

– Сүз дә юк, күп телле мәктәпләр дә кирәк, телләр белгән, илләр белгән дип, юкка гына әйтмиләр. Балаларга сәләтләрен үстерүдә бик зур мөмкинлекләр вәгъдә итә яңа мәктәп. Ләкин татар теле елында республикада бер генә татар мәктәбенең дә ачылмавы җитәкчелеккә дә, Дәүләт Советы депутатларына да абруй өстәми. Татар телен саклау һәм үстерүгә дәүләт дәрәҗәсендә алынганбыз икән, нигә әле полингваль мәктәпләр ачуга бирелгән финансларның күпмедер өлешен саф татар мәктәпләре ачуга тотмаска! Әйтик, Чаллыда 2021 елда ачылган полингваль уку комплексы белән бер үк вакытта ике-өч саф татар мәктәбе ачсак, күпме татар җанлы әти-әниләрне, әби-бабайларны, барыннан да бигрәк, татар теле укытучыларын сөендерер идек. Ә инде Президентыбыз әйткән икән, тормышка ашуында өмет бар, үз сүзендә тора белүен күп тапкырлар раслады җитәкчебез. Әлеге мәсьәләнең Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге тел комисссиясе җаваплылыгында булуы да өмет уята.

Гомумән, туган телебезнең абруен күтәрүдә мөмкин булган бөтен чараларны да кулланырга кирәк. Әйтик, саф татар мәктәпләрен тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ балларына өстәмә бонуслар булдырсак, нинди мөһим кызыксындыру чарасы булыр иде. Кадет мәктәпләрендә укучыларга өстәмә баллар бирелә бит. Телебезне саклауга дәүләт дәрәҗәсендә җитди алынганбыз икән, нигә әле милли мәктәпләр өчен әлеге мөмкинлекне кулланмаска! Балада милли горурлык тәрбияләү өчен менә дигән стимул бит.

Татар югары мәктәбенең дә халәте мактанырлык түгел. Федераль(Идел буе) университететын оештырган көннәрдә татар зыялыларының горурлыгы булган татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ябылды. Университетның яңа системасында 70 еллык тарихы булган татар филологиясенә урын табылмады. Ә бүген татар сөйләм һәм әдәби телен югары һөнәри дәрәҗәдә укытырга сәләтле тел белгечләребез җитми, дип чаң кагабыз. Айдар абый, нишләп соң һәрвакыт шулай килеп чыга?! Башта җимерәбез, аннан соң уфылдап кабаттан торгызу юлын эзлибез…

– Татарстан башкаласында данлыклы татар теле кафедрасын ябу татар телен, татар миллләтен юкка чыгаруга җитди сигнал булды. Исемнәре бөтен татар дөньясына билгеле тел, әдәбият галимнәре Диләрә Тумашева, Гомәр Саттаров, Флера Сафиуллина, Ибраһим Нуруллин, Мөхәммәт Мәһдиевләрнең якты истәлеге кимсетелде. Бу бит тарихта булмаган хәл. Бөек Ватан сугышы барган көннәрдә, 1944 елда оешкан әлеге кафедра күпме татар җанлы яшьләрне милләт өчен хезмәткә әзерләү йорты иде. Әнә шулай итеп, федераль мәгариф системасы татар телле мәктәпләрне кадрларсыз калдыруга юнәлтелгән иң үтемле чараларның берсен тормышка ашырды.

Моны ничек тә булдырмаска кирәк, дигән таләпне беренчеләрдән булып, татар теле укытучылары күтәреп чыкты. Төрле дәрәҗәдәге җыелышларда яңгыраган кискен фикерләр, моң-зар, ниһаять, Рөстәм Нургали улына барып җитте. Югары дәрәҗәдәге җыелышларның берсендә ТР Президенты Федераль (Идел буе) университет ректоры Илшат Гафуровка катгый шелтә белдерде, татар теле кафедрасы ябылу турында ни өчен хәбәр итмәвенә анык җавап таләп итте. Нинди генә сәбәпләр, нинди генә акланулар эшкә җигелмәде! Дөрес, данлыклы кафедра урынына Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге татар филологиясе дип аталган бүлек ачылды. Тик бүгенге көнгә кадәр элеккеге татар теле бүлеге абруен кайтара алганы юк. Ә инде башта җимереп, аннан соң төзүгә килгәндә, ул безгә өлкән туганнан күчкән мирасларның берсе.

Моннан ике ел элек ТР Президенты каршында оештырылган татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшчәнлегенә аерып тукталасы килә. Бик күп чаралар үткәрелә, республикакүләм проектлар тормышка аша. Президент аппаратында, министрлыкларда эшләүчеләр, депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр өчен татар телен өйрәнү курслары эшли. Җыелышларда Президент үзе татарча чыгыш ясауны таләп итеп куя. Казан һәм Чаллы урамнарында татар халык мәкальләре, әдипләрнең канатлы сүзләре язылган элмә такталар урнаштырылды.

– Телебезне саклау һәм үстерү юнәлешендә республика җитәкчелеге беренче тапкыр шулай җитди алынган икән, ышанып караргадыр. Тик без бу “кино”ны караган идек, диючеләр дә табылыр. 90 еллардагы талпыныш вакытында тел проблемасы азмы-күпме хәл ителгән иде бит. Күпме татар гимназияләре, татар-төрек лицейлары ачылды! Урта һөнәри көллиятләрдә авыл балалары сөенә-сөенә туган телләрендә белем алды. Тик әлеге җиңүләрнең дәвамлылыгын тәэмин итә алмадык. Үз вакытында иң кирәкле кануннар кабул ителмәде. Шуңа күрә халыкны кабат инандыру бик кыен булачак..

Элмә такталар белән генә татар телен коткарып булмаячак. Моның өчен бик тә саллы гамәлләр кирәк. Беренчедән, тел комиссиясе, оешкан көненнән татар телендә белем бирүче саф татар урта мәктәбе шигарен күтәрергә тиеш иде. Җимерелгән татар мәктәпләрен аякка бастыру – кичектергесез бурыч бүген. Әлегә безнең мактаулы Ак барыс беркемне дә тешләми, чәйнәми. Ул бары тик уңай ягы белән йомшак кына сыйпый. Ренат Харислар тапкан Ак барыс банк буларак кына хәтердә калмасын дисәк, уяныйк, татарым!

Икенчедән, тиз арада хәл ителергә тиешле тагын да бер мөһим мәсьәлә – Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең элеккеге югары статусын кайтару. Ягъни барлык өлкәләрдә дә, чын мәгънәсендә, республикакүләм казанышка ирешкән шәхесләр генә лаек булырга тиеш әлеге бүләккә. Бик тә абруйлы комиссия иләгеннән үтәргә тиеш һәр кандидат һәм өстенлек, минемчә, язучыларга, шагыйрьләргә бирелергә тиештер. Чөнки татар милли әдәбияты дөнья киңлегенә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме белән чыкты. Аннан соң, соңгы елларда бик вакламыйбызмы әлеге бүләкне? Азмы-күпме танылуга ирешкән биючегә дә, барабан кагучыга да бирә башладык. Тукай премиясенең беренче лауреатлары, күрегез, нинди зур биеклекләр яулаган шәхесләр! Композитор Фәрит Яруллин – “Шүрәле” балеты, язучы Әхмәт Фәйзи – “Тукай” романы, композитор Нәҗип Җиһанов “Җәлил” операсы өчен бүләкләнгән. Әнә шул үрдән төшмәскә иде.

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеген билгеләп үткән елны РФ Конституциясенә рус телен, дәүләт тоткан тел итеп, дәүләт теле дип танырга дигән төзәтмә кертелде. Димәк, 1991 елда татар теленә икенче дәүләт теле буларак бирелгән дәүләт статусын да, 68 маддәдә язылган дәүләт телләрен билгеләүдәге хокукларыбызны да югалттык булып чыга? Ә төп законга кертелгән төзәтмә халыклар дуслыгын какшатуга беренче адым түгелме?

Рус телен дәүләт тоткан тел дип игълан итү, әлбәттә, бернинди кысаларга да сыймый торган чын законсызлык. Ничек итеп федерация халыкларның уртак дөньясы булган илдә бер телне генә дәүләт тоткан тел итеп калдырырга була? Моның өчен тулысы белән ахмак яки бик оятсыз булырга кирәк. Моны тыңлаган татар икеләтә ахмак. Ялган өстенә ялганга башны иеп, ишәк хәленә калдык бит инде! Җитештерү буенча бөтен Рәсәй күләмендә 4нче урында булып та, хезмәт хакы алу буенча 21нче урында булуыбыз шуны исбатлый түгелме!

Миңа калса, 89 субъектны эченә алган федерациядә 89 вәкил утырырга тиеш. Рус булмаган халыкларны дәүләт тоткан телләр исемлегенә кертмәү – бу бит бөек җиңүләр, Бөек Ватан сугышында кылынган батырлыклар өстеннән көлү, аларның мәгънәсен юкка чыгару. Минем әтием 4 ел буе сугышып, сугыш азагында Чехосовакиядә нәрсә өчен һәлак булган соң? Мине, балаларымны, оныкларымны татарча укудан тыяр өченме? Бу бит газиз халкының якты киләчәге өчен үзен корбан иткән Җәлилләрнең батырлыгын юкка чыгаруга тиң. Милли җанлы татарлар бүген туган телебезнең федерациякүләм тигез хокукын кайтарырга, барлык халыкларның ассамблеясын булдырып, тиз арада имзалар җыю эшенә керешергә чакыра икән, бәлки колак салыргадыр. Уян, татар халкы! Мондый йокы сине һәм барыбызны да юкка чыгарачак. Без Советтан – федерацияне, федерациядән Советны таләп итәргә тиеш. Рус халкын дәүләт тоткан халык дип тану бу бит федерациянең үзен таркату, аны җимерүгә тиң акт. Россия шартларында федерациянең бөтенлеген, куәтен тәэмин итүче халыклар дуслыгына алмаш юк.

Бәлки кемдер мине кискенлектә гаепләргә омтылыр. Мин әйткәннәр кискен түгел, дөрес фикер. Төп максатым – үзебез яшәгән Росия Федерациясе дигән илне саклау, аның халыкара абруен күтәрү. Тик бер генә милләтне дә рәнҗеттермичә! Үзеннән кечерәк милләтне рәнҗетү, санга сукмау исәбенә бәхетле була алмаячагын өлкән туганыма ничек аңлатырга соң дигән борчылулардан туган фикерләр бу. Бүген Россияне халыклар бердәмлеген саклаучы бөек ил буларак беләләр, таныйлар, хөрмәт итәләр. Шул ышаныч югалмасын иде.

Бу уңайдан, ТР Дәүләт Советы депутатларына да теләк-дәгъвә бар. Туган телебезне үстерү, аның абруен күтәрү белән бәйле законнар үз вакытында кабул ителсен иде. Сүзем дистә еллар элек ахырына җиткерелмәгән бик мөһим документ – югары дәүләт вазифаларына дәгъвә итүче башка милләт вәкилләренең татар телен белгән очракта гына сайлану хокукына ия булуларын раслаучы закон турында.

– Чыннан да, ул вакытта депутатлар эшләрен ахыргача җиткермәде. Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законны раслаганда, әлеге документ та кабул ителгән булса, туган телебез, милләтебез бүгенге хәленә төшмәгән дә булыр иде. Республика парламентына да татар җанлы депутатлар күбрәк килер, туган телебезне әледән-әле кыркып торган федераль законнарга да киртә куелыр иде.Иң аянычы, югары дәүләт вазифаларына татар телен белмәгән кешеләрне кую, бу хакта закон кабул итмәү татарны милләт буларак кимсетүгә, бетерүгә туры юл ача. Татарстан парламенты кичекмәстән әлеге документны кабул итәргә тиеш. Сүз туган телебезнең , милләтебезнең абруе хакында бара.

Татар теленең, татар милләтенең язмышын хәл итүдә, милли рухны, милли үзаңны үстерүдә 300 дән артык язучы-шагыйрьләрне берләштергән язучылар берлегенең роленә дә тукталыйк. Уйлап баксаң, бу бик зур көч. Иҗат әһелләренең һәркайсының әйтер сүзе, язган әсәрләре бар. Айдар абый, шәхсән, Сезнең өчен сәяси өлгергәнлек үрнәге итеп куярлык язучылар, шагыйрьләр кемнәр алар!

– Җавабым бәлки бераз кискенрәк булыр, ләкин бу минем фикер. Татар язмышын хәл итүдә бүгенге язучылар берлегенең роле әлегә артык тыйнак. Күпчелек әдипләр халыкның башыннан сыйпап, җаена гына торып яза. Бөтен өмет кыю фикерле, үз сүзен әйтә белүче яңа җитәкчедә! Минем өчен сәяси яктан өлгергән язучы ул бер генә – Фәүзия Бәйрәмова һәм ниндидер кушымта ясап, Рабит Батулланы, шулай ук Ркаил Зәйдулланы, Вахит Имамовны кертергә була. Ялгышуым да бик мөмкин, бәлки бардыр да алар. Ләкин турыдан-туры үзен милләткә багышлаган язучыларны күрсәтүе миңа кыен.

Язучыны язучы итми торган бер искиткеч сәбәп бар. Ул да булса, сүз белән гамәл аерымлыгы. Кызганычка каршы, язучы кеше еш кына мескен кеше. Иҗатчыдыр ул, бәлки, әмма көрәшче шәхес түгел. Әлеге сыйфатлар, нигездә, бер-берсенә каршы хәрәкәт итә. Язучыларның күпчелеге бүген чын әсәр язу турында түгел, ә китап чыгару, ничек тә булса, язучылар берлегенә әгъза булып керү турында кайгырта һәм шуңа хезмәт итә.

Гомумән, хәзер язучы булуның кызыгы юк. Чөнки күпчелек язучы җөмлә төзи, сөйләм төзи белми. Соңгы елларда язучылар берлеге чыгарган кайбер әсәрләрне укый китсәң, анда таң калырлык чатаклыклар тулып ята. Мин уйлыйм, Тукай, Исхакыйларның таләп- мыскалы белән үлчәсәң, 350 язучыдан 15-20 гә тула микән? Ә бит язучылар берлегенә үткән һәр язучының әсәре татар теленең иң камил үрнәге булырга тиеш. Стильләр төрле, ә теле һәрвакыт камил булсын. Шундый таләп куелырга: һәр әсәр жанр таләбенә дә җавап бирергә һәм иң нечкә иләктән дә үтәргә тиеш.

Татарда атадан яшь калдым, акылдан буш калдым, дигән мәкаль бар. Без шундый булып калдык. Татар язучылар берлегенең иң алдынгы фикерле, иң акыллы өлеше репрессия чорында һәм Бөек Ватан сугышында күпләп кырылды. 1930 – 2000 еллар арасында зур көрәшче язучыларның дүртесен генә күрсәтә алам: Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм безнең заманнан Салих Баттал. Ә классик мисаллар, шәхсән минем өчен, Такташ, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан исемнәрендә туктала һәм ябыла. Бүген минем күзлектән караганда, берән-сәрән балкып кына алган әсәрләрдән тыш, чын татар прозасы да, татар шигърияте дә, татар драматургиясе дә юк.

Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә театр әһелләренең, вакытлы матбугат, телевидение, радио хезмәткәрләренең җаваплылыгын арттырасы иде. Техник бизәлеше югары сыйфатлы булу белән бергә, сәхнәгә куелган һәр әсәр, матбугатта басылган һәр язма, эфирга чыккан һәр тапшыру туган телебезнең бөтен матурлыгын, камиллеген, байлыгын ачып бирергә, горурлык уятырга тиеш. Һәркем Галиәсгәр Камал театры дәрәҗәсенә тиңләшсен иде.

– Ә минем фикер башкачарак. Чын татар театры булу өчен Галиәсгәр Камал театрына халкыбызның тарихын тирәнтен өйрәнеп сәхнәләштерү җитми. Үз халкының ачы язмышын, Казанның бирелүен, алты айлык баладан башлап ак сакаллы картларга кадәр кырылган трагедиясен, Батырша, Сөембикә күз яшьләрен сәхнәдән күрсәтми торып, татарда театр бар дип әйтә алмыйбыз. Әнә шул югарылыкка омтылырга кирәк. Татар милләтен йокысыннан уяту өчен әнә шундый театр, шундый драматургия, шундый трагедия кирәк. Бүгенге театр ул – татарның “Әниләр һәм бәбиләр”,”Диләфрүзгә дүрт кияү” театры. Сүз дә юк, андый темалар да булсын. Тик зыялы татар тамашачысы бүген тетрәндереп, айнытып җибәрә торган тарихи сәхнә әсәре көтә.

Бүген бездә чын татар телевидениесе дә юк. Ә бит бу өлкәдә тупланган тәҗрибә җитәрлек. 2001-2010 елларда Рахман Шәфигуллин җитәкләгән “Чаллы-ТВ” каналында исемнәре җырлап торган 20дән артык тапшыру саф татар телендә чыгып килде. Шундый яратып, көтеп алып карый идек. Кая китте алар, ник берсе дә калмады? Журналистларга сорау бирсәң, тапшыруны чыгарырга акча кирәк, иганәче таба алмыйбыз, диләр. Ничек инде, татар телевидениесе иганәче күзенә карап акча теләнүгә калдымыни? Шундый мөнәсәбәт белән ничек итеп татар телен кайтарасың?!

Гомумән, татар тапшыруларының элекке абруен кайтарырга телибез икән, ул ялтыравык кәгазгә төрелгән, ни тәме, ни сыйфаты булмаган “сый” булырга тиеш түгел. Татар тормышын, татар тарихын, татар язмышын 30 ел инде татарчага тәрҗемә ителгән һинд, төрек сериалларына алыштырдык. Төрек хатынының хәсрәтле язмышы өчен татар әбисе күз яшен коеп карап утыра. Адәм гарьлеге бит! Татар кайгысы, татар сагышы, әйтерсең лә бөтенләй юк. Әнә шул көн саен, адым саен алдау-йолдаудан арынсын иде татар телевидениесе!

Беренче урында, әлбәттә, сыйфат, эчтәлек, жанрлар төрлелеге һәм милли рух. Таләп нәкъ театрдагы кебек: комедия дә, драма да, трагедия дә күрсәтелсен. Саф татар телендәге яңалыклар сәгать саен яңарып торсын. Тик кайда яңгыр яуган, янгын чыкканын, ягъни гадәттән тыш хәлләрне түгел, ә ачыктан-ачык бөтен дөньякүләм соңгы хәбәрләрне җиткерсен. Телевидение кешенең аңын, фикерләү дәрәҗәсен үстерергә тиеш. “Тиле шоу”лар урынына татар спектакльләре һәрдаим программага куелып торса, халык рәхәтләнеп караячак. Бөтен кешенең дә, бигрәк тә авыл кешесенең театрга йөрү мөмкинлеге юк бит.

Ял көннәрендә генә түгел, көндәлек тапшыруларда да татар прозасын, татар шигъриятен, татар юморын, татар сатирасын ишетәсе, карыйсы килә. Әлбәттә, һәр әсәр югары сыйфатлы, камил сөйләм теленә ия булганда гына, ул татар күңелен кузгата, уйландыра, моңландыра, горурлык хисләре уята ала. Әнә шундый сыйфатка, шундый югарылыкка ирешү турында уйларга кирәк. Чөнки заман каләбендә – татар теле, татар милләте язмышы.

Үзебезнең татар фильмнарына да юл ачарга кирәк. 2005 елдан бирле Мөселман киносы халыкара фестивале Казанда үтә. Тик татарны кинолы итү өчен әлегә бернинди дә тырышлык күренми. 17 ел дәвамында нибары ике фильм (“Мулла”, “Үксезләр”) жюриның югары бәясенә лаек булды. Ник үстермибез татар киносын? Кая безнең кино төшерүче продюсерларыбыз, режиссерларыбыз, операторларыбыз? Рамил Фазлиев белән Нурания Җамалиевадан тыш татар киносын кайгыртучы юкмыни?!

Вакытлы татар матбугатына килгәндә, ул татарын, телен саклау өчен җан тырмаша, минемчә. Тик һәрдаим итәгеннән тартып, акча эшләүне таләп итеп торудан аның милли рухы да, үзаңы да үсми. Чөнки ул көне-төне ничек газетаны тутырыйм, күбрәк тираж булдырыйм, каян түләүле мәкалә табыйм, дип чаба. Рухланып, күңеле теләгән язмага алынырга теләге дә, вакыты да калмый.

– Шуңа күрә күпчелек басмалар ашык-пошык язылган, интернеттан урланган “дежур” язмалар белән тутырыла да. Бик тә кызганыч, әлбәттә, татар журналистының шундый шартларга куелуе. Ялгышмасам, элек бит вакытлы басмаларның тиражын тутыруда җирле хакимият һәрдаим булыша иде. Бүген ник булышмый?

Миңа калса, әлеге мәсьәлә күптән хәл ителергә тиеш иде. Теләнеп йөрүче журналист Татмедиа агентлыгына да, Татарстан журналистлар берлеге җитәкчелегенә дә абруй өстәми. Гомумән, татар илендә татар матбугаты, татар телевидениесе, татар радиосы тулысынча Республика бюджеты хисабына яшәргә һәм иҗат итәргә тиеш, дип уйлыйм.

Интернет, цифрлы технологияләр татар телен саклау һәм үстерү мөмкинлеген киметә, диючеләргә дә киңәш бер. Ә нигә әле вакытлы матбугат басмалары, журналлар белән бергәләп, үзебезгә дә шул яссылыкка күчмәскә! Әйтик, мәктәп укучылары, татар яшьләре даими аралаша торган “Сыйныфташлар”, ЮТуб каналларында, социаль челтәрләрдә милли контент кысаларында көнүзәк темаларга әңгәмә, фикер алышуларны ешрак, кызыклырак итеп оештырсак, татар телен өйрәнү, саклап яшәтү өчен менә дигән мәйдан бит!

Татар авыллары – туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларны саф хәлендә саклап яшәүче милли утраулар, дибез. Гасырлар дәвамында бөртекләп тупланган рухи хәзинәбез, авыл архивлары китапханәләрдә, мәктәп музейларында кадерләп саклана. Тагын бер күркәм яңалык: бүген барлык авылларда диярлек, халык үз гаиләсенең шәҗәрәсен төзү белән шөгыльләнә.

– Татар авылы элек-электән милләтнең нигезен тәшкил итте. Ул татар мәктәбенә, милли китапханәгә нигезләнде. Тик татар китабы гамәлдән чыгарылу белән беррәттән авыллар да таркатыла башлады. Шушы шартларда, әле авылның калган, чагыштырмача сакланган өлешендә татар гаиләләренең шәҗәрәләрен төзү күпмедер дәрәҗәдә, ниндидер күләмдә безне саклаячак, әлбәттә. Чөнки шәҗәрә ул – нәселне, милләтне аякка бастыру юлы. Ул –нәсел тарихы дигән сүз. Татар нәселендәге ярату-яратылу, яралу күренеше күпмедер дәрәҗәдә сакланган икән, моны үстерергә, культ дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Шул чакта татар авылы сакланачак.

Кызганычка каршы, татар теленә тигән кырау авылны да читләп узмады. Соңгы 6 ел эчендә генә авыллардагы татар халкы 15 меңгә кимеде. Яшьләр, нигездә, шәһәргә күчеп китә. Чөнки эш юк. Дөрес, соңгы вакытта республика җитәкчелеге авылда үз эшен ачкан эшмәкәрләрне һәр яклап хуплый, грантлар белән кызыксындыра башлады. Ләкин әлеге эш урыннарында, нигездә, урта яшьтәгеләр яки пенсиядәгеләр хезмәт куя. Дипломлы яшь белгечләргә, яшь гаиләләргә юнәлтелгән программалар кирәк. Әйтик, фатирлар төзеп кайтару тәҗрибәсен яңартасы иде.

Соңгы елларда чит җирләрдә таралып яшәүче татарларны бер йодрык итеп туплау максатында, хәтта чит илләргә барып милли Сабан туйлары үткәрү күркәм гадәткә керде. Бу нисбәттән Сезнең фикер?

– Татар телен үстерү һәм саклау комиссиясенең шактый ук элгәрлек белән эшкә алынуы һәр татарда, киләчәккә өмет уята, әлбәттә. Бу дөрес. Ә менә каядыр, Бразилиягә барып, ике татар өчен Сабан туе күрсәтеп, читләрне ашатып-эчертеп кайтуны авыл кешесе һич кирәк булмаган гамәлгә саный. Бөтендөнья татар конрессының милли мәҗлесе фондында акча шулай күп икән, татар авылына булышсын, диләр. Бәлки бу теләккә дә колак салыргадыр. Милләтебезнең, телебезнең бишеген элек-электән татар авылы тибрәтә бит!

Ә татар Сабан туйлары, беренче чиратта, татар җирендә чын татарча үтәргә тиеш. Элекке җыеннар кебек. Халыкта милләтнең киләчәгенә тагын бер ышаныч артачак. 2023-2033 елларны туган телебезнең үсешен, милләтнең чәчәк атуын күрсәтүче татар унъеллыгы итеп үткәрәсе иде. Моның өчен бүгеннән башлап, чын татар мәктәбен, чын татар театрын, чын татар телевидениесен, чын татар Сабан туен, чын татар кайгысын кайгырта башларга кирәк.

Айдар абый, Сезнең кебек халкын яраткан, аның өчен җан аткан, утка-суга кергән, милләтенең кайбер сыйфатлары өчен йөрәге әрнегән, бәгыре туралган, чарасызлыктан үксеп елар чиккә җиткән мизгелләрендә дә аның якты киләчәге өчен көрәшүдән туктамаган фидакарь шәхесләр, ни кызганыч, бик аз. Шуңа күрә милләтне йокысыннан уяту да бик авырлык белән бара. Татар милләтенең нинди сыйфатлары Сездә горурлык хисләре уята, ә кайсылары күңелегезне тирән борчуга сала?

– Татарның тырышлыгын, фикерлелеген, акыллылыгын, тыйнаклыгын, сабырлыгын, талантлылыгын, эшчәнлеген, моңлылыгын, батырлыгын яратам. Мин хөрмәт итми торган, күңелемне төшерә торган сыйфатлары – татар телен дәүләт теленнән аш бүлмәсе теленә әйләндерү, кирәгеннән артык сабырлык, үз сүзен сүз итмәү, сәяси принципсызлык, аумакайлык, килешүчәнлелек, сыйпап үз-үзен юату, корбан бирүдән качу, бу халәттән корбан бирмичә чыгарга омтылу, сәяси йомшаклык, курку-өркү, башкалар өчен җанын биреп тә, үз-үзе өчен җан бирүдән тайчыну.

Айдар абый! Барлык кыенлык – җитешсезлекләргә, тайпылышларга да карамастан, татарның үз язмышын кулына алуына ышанасызмы?

– Әлбәттә, ышанам. Килер бер көн, татарым үз бөеклеге белән горурланып, иңнәрен турайтып торып басачак. Берсеннән-берсе асыл гамәлләре белән , Җир йөзендәге иң зыялы, иң мәгърифәтле, иң горур милләт икәнен раслаячак. Ә бүген йокысыннан айнып, көрәш мәйданына чыгу юлын эзләүче милләттәшемә әйтер сүзем: “Соңга калмыйк, татарым!”

Айдар абый, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

PS. Сүз дә юк, телебезне саклап калу – бары тик татар халкы эше. Татар теле башка бер халыкка да кирәкми. Аны бер кеше дә читтән килеп якламаячак. Шул хакыйкатьне бөтен тирәнлеге белән аңлаган, инанган халәттә генә татар үз милләтенең якты киләчәге өчен көрәшкә күтәреләчәк. Шәхсән, үзем зур яңарыш идеяләре белән янып иҗат иткән 90 нчы елларны сагынам. Кайтарасы иде шул чордагы рухи, милли күтәренкелекне!

Әңгәмәдәш ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Насыйбуллина.

Кесә: ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар (Борис) Нәҗметдин улы Хәлимов 1942 елның 1 гыйнварында БАССРның Миякә районы, Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында туган. 1976 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. ТР Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты. 92 китап авторы. 1991-96 еллард – Чаллы шәһәрендә үзе оештырган “Аргамак” әдәби-сәяси журналының баш мөхәррире, 1997-2001 елларда – татар халкының милли мәҗлесе рәисе.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева