Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Аймәт Рәмис

Шагыйрь Рәмис Аймәт (Рәмис Кыям улы Аймәтев) 1968 елның 4 октябрендә Татарстан­ның Чүпрәле районы Мунчали (Мунчалы) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Бала чак­тан ук хисчән булып, табигать манзаралары­на сокланып, тормыш ямен җаны белән тоеп, сихри өмет-хыялларга, шигырьгә-җырга табынып үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач та, ул, күңел дөньясы ихтыяҗына буйсынып, 1986 елда Казан­га килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүле­генә укырга керә. Студент елларында ук шигъри иҗат белән ныклап шө­гыльләнә башлый, көндәлек матбугатта беренче шигырьләрен бастыра. «Казан утлары», «Идел» кебек абруйлы журналларда шигъри цикллары дөнья күреп, зур өмет уяткан каләм иясе буларак әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тарта. Яшь шагыйрьнең 2000 елда «Шомырт салкынна­ры» исемле беренче җыентыгы басылып чыга һәм көндәлек матбугатта югары бәя ала (Лена Шагыйрьҗан, Рафаэль Мостафин, Флера Гыйззәтуллина мәкаләләре).

Университетны тәмамлаганнан соң, Р.Аймәт биш-алты ел чамасы га­зета редакцияләрендә («Мәгърифәт», «Шәһри Казан») хәбәрче, мәдәният бүлеге, әдәбият бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип вазифаларын башкара, 1995–1998 елларда Татарстан Язучылар берлегендә рәис ярдәмчесе сый­фатында да берникадәр вакыт эшләп ала. 1998–2002 елларда Р.Аймәт – Шәриф Камал музееның директоры. Бу эш урынында ул үзен оста оешты­ручы итеп таныта, әдәби кичәләр, язучыларның укучылар белән очрашу­ларын, юбилейларын уздыруны төп мәдәни чараларның берсенә әйләндерә, музейның бинасын ремонтлау, мәйданын киңәйтү юнәлешендә нәтиҗәле эшләр башкара. 2002 елдан ул – Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее директоры.
2005 елда Р.Аймәтнең «Мәгариф» нәшриятында «Айның аръягында» исемле яңа шигъри җыентыгы басылып чыга.
Р.Аймәт – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар