Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кожевникова-Баубекова Роза

        (1950–2007)

Роза Хәби кызы Кожевникова (Баубекова) 1950 елның 19 декабрендә Әстерхан өлкәсенең Красноярск районы Дельта станциясендә эшче гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, комсомол путевкасы белән Түбән Кама шәһәре төзелешенә килә һәм ташчы булып эшли. 1969–1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый, 1972–1977 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының тәрҗемәчеләр бүлегендә белем ала.

Казанга кайткач, «Комсомолец Татарии», «Прогресс» (РТИ заводы), «Рабочая честь» («Татшвейбыт» берләшмәсе) газеталары, 1983–1988 елларда Казан телевидение студиясенең әдәби-драматик редакцияләрендә эшли. Р.Кожевникова 1988 елда Мәскәүдә Үзәк телевидениедә (Останкино) квалификация күтәрү курсларын тәмамлый һәм 1989 елда яңа оештырылган «Идель» әдәби-нәфис журналына бүлек редакторы булып урнаша.

1991 елдан ул әлеге журналның баш редактор урынбасары (рус телендә чыгучы вариантны җитәкли). Бу хезмәтен ул 2007 елга кадәр башкара.

Р.Кожевникова беренче шигырьләрен мәктәптә укыганда яза башлый. Аның беренче шигыре 1968 елда Әстерхан шәһәрендә нәшер ителүче «Комсомолец Каспия» газетасында дөнья күрә. Соңрак шигъри әсәрләре «Комсомолец Татарии», «Советская Татария», «Вечерняя Казань» газеталарында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» һәм башка журналларда басыла, республика радио-телевидениесеннән дә еш яңгырый.

1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Меж светом и тьмой» дигән шигырьләр һәм тәрҗемәләр китабы басыла.

Р.Кожевникова – Татарстанда әйдәп баручы тәрҗемәчеләрнең берсе.

Ул Х.Туфан, С.Хәким, И.Юзеев, Р.Харис, М.Галиев, И.Иксанова һ.б. бик күпләрнең әсәрләрен һәм татар халык әкиятләрен, бәетләр, җырлар, пьесалар тәрҗемә итә. Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай», Р.Корбанның «Бардым күлгә, салдым кармак» пьесалары аның тәрҗемәсендә Яр Чаллы һәм Әстерхан курчак театры сәхнәләрендә куела.

1995 елда Р.Кожевникова Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була.

2003 елда «Меж светом и тьмой» шигырьләр китабы өчен «Соңгы елларның әһәмиятле әсәрләре» номинациясендә М.Горький исемендәге әдәби премия белән бүләкләнә.

Ул 2007 елда Казанда вафат була.

Р.Кожевникова – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 


Язучылар