Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Касыймов Хатыйп

(1932–2009)

Шагыйрь Хатыйп Касыйм улы Исрафилов 1932 елның 15 ноябрендә Татарстанның Түбән Кама (ул вакытта – Ширәмәт) районы Болгар авылында крәстиян гаиләсендә туа. Балачагы һәм үсмерчагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгәнлектән, мәктәптә укуларын өзеп, бик иртә колхозның төрле кара эшләренә җигелә. Бары гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач кына, ул, Чаллы шәһәрендә берьеллык курсларда укып, тракторчы-механизатор һөнәрен ала; алга таба инде тракторчы, комбайнчы, көйләүче мастер, газ хуҗалыгы җитәкчесе сыйфатында хезмәт юлын дәвам иттерә. Бер үк вакытта кичке мәктәптә укып, әүвәл сигезьеллык белем, аннары, 1963–1969 елларда, Чистай шәһәрендә техникум программасын үтеп, техник-механик дигән диплом алуга ирешә. 1969–1976 елларда Х.Касыймов совхозда куркынычсызлык техникасы буенча инженер, 1976–1982 дә совхозның партия оешмасы сәркәтибе һәм 1983–1990 елларда Түбән Кама шәһәренең йортлар идарәсендә инженер булып эшли.

Нинди генә авыр эштә эшләсә дә, шигърияткә мәхәббәт, иҗат итү дәрте Хатыйп Касыймовны бөтен тормыш юлы буенча әйдәп-озатып бара. Ул, Рахмай Хисмәтулла җитәкләгән «Кама таңнары» әдәби иҗат берләшмәсе утырышларына даими йөреп, шигърият серләрен өйрәнә, каләмен чарлый, язган шигырьләрен, проза жанрындагы парчаларын шәһәр газетасы редакциясенә юллый тора. Матбугатта басылган һәр шигырь, һәр язма аның күңеленә яңа иҗади дәрт, илһам өсти. Тора-бара шигырьләре Казан матбугатында да күренә башлый. 1990 елда инженерлык эшен бөтенләй калдырып, ул Түбән Кама шәһәрендә чыга торган «Туган як» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр-хәбәрче булып эшкә күчә. Иҗат эшенең җанлануына бу янә бер этәргеч була. Ниһаять, яшь каләм тибрәтүчеләрнең, башлап язучыларның Татарстан китап нәшриятында серия рәвешендә чыгарыла торган «Беренче карлыгачлар» җыентыгының 1988 елгы басмасында Хатыйп Касыймовның да утызлап шигыре урнаштырыла, ә 1991 елда «Акчишмә» исеме белән беренче мөстәкыйль шигырь китабы басылып чыга.

Алга таба шагыйрьнең «Кичке моң», «Мин җирдә калам», «Ак болытка орынам» дигән китапларын укучылар игътибарына тапшыра.

Ул 2009 елда Түбән Кама шәһәрендә вафат була.

Х.Касыймов – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин