Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хатыйп Миңнегулов: «Зыялылык һәм милләтпәрвәрлекнең күркәм бер өлгесе»

Хакмы-юкмы — анысын белмим (шәхсән үзем тыңлап та, ишетеп  тормадым), безнең агай-эне арасында шундый бер хәлне искә төшергәләп торалар: имеш, Сибгат Хәким бервакыт үзенең каләмдәш дусты Нурый Арсланга болай ди: “Мин үзем бәләкәй, ябык, күзгә-башка ташланырлык түгел. Ә менә сиңа, Нурый, Ходай Тәгалә мәһабәт гәүдә, күркәм йөз-кыяфәт биргән. Татарны галәмгә таныту өчен менә синең кебекләрне Англия парламетларына, дөньяга күрсәтеп йөрергә кирәк”. Шул эпизод Илдар Кыямовны күргән саен искә төшә. Олуг шагыйребезнең сүзләре, әйтерсең, Нурый ага Арсланга гына түгел, бүгенге юбилярга (бәйрәмдарга) да атап әйтелгән: күркәм буй-сын, чын ир-атка хас килеш-килбәт; мыегы да килешеп тора (әйтерең, туганда ук мыеклы булган).

Илдарыбыз үзенең төс-кыяфәте белән генә түгел, ә игелекле эш-гамәлләре белән дә адәм балаларына күңел канәгатьләнүе, шатлык-куанычлар китерә. Дөресен генә әйткәндә, мин аны яшькә шактый өлкән дип йөри идем. Чөнки инде ул безнең мәдәни-рухи тормышның үзәгендә чирек гасыр гына түгел, 30—40 ел кайнаган кебек. Шуңа күрә мин Илдарның иллегә генә җитүен ишетеп бераз аптырабрак та калдым. Шунысын да искәртик: ул бу гасырдагы милли-мәдәни тормышыбызда, мөгаен, иң билгеле затларның берседер. Мондый дәрәҗәгә ирешкән бу талантлы шәхеснең нәтиҗәле эшчәнлегенә күзәтү ясаганчы, аның тәрҗемәи хәле хакында кыскача гына мәгълүматлар биреп китик. Чөнки балалык сукмаклары, гомернең тәүге баскычлары кешенең алга таба эшчәнлегенә, иҗатына зур йогынты ясый.

Илдар Кыямов халкыбызның Габдерәхим Утыз Имәни (1754—1834), Әкъдәс Нигъмәт Курат (1903—1971) һәм башка бик күп күренекле затларын биргән Чирмешән төбәгеннән. Бөек Исхакыебызның да әти-бабалары шушы яктагы атаклы Лашманнан булуын онытырга ярамый. Бераздан бу тарафларны тагын да таныткан Илдар да шушы районның Кара Чишмә авылында 1971 елның 11 февралендә гаиләдә бишенче (төпчек) бала булып дөньяга килә. Әтисе Әгъләмеддин һәм әнисе Саимә — гади хезмәт кешеләре, колхозчылар. Бу гаилә әхлаклыгы, тырышлыгы, җыр-моңны, китапны яратуы белән аерылып тора. Кечкенә Илдар шундый мохитта тәрбияләнеп, әти-әнисеннән, туганнарыннан (шөкер, аларның әле барысы да исән-сау, игелекле хезмәттә) сабаклар, тормыш тәҗрибәсе алып үсә. Туган авылындагы мәктәптә укый. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша: җырлый, шигырьләр сөйли. Каләм дә тибрәтә. Аерым язмалары матбугатта да күренгәли. Өлгергәнлек аттестаты  алгач, Илдар, һич икеләнмичә, Казан университетының татар журналистикасы бүлегенә укырга керә. 1988—1993 елларда биредә белем ала. Бу — милли-мәдәни хәрәкәтнең шаулап торган чоры.  Егетебез дә аның үзәгендә бөтерелә. Төрле гәҗитләрдә языша, бераз “Мәгърифәт”тә дә эшләп ала, концерт-кичәләрдә чыгышлар ясый. Университеттагы Ирнист\ Рәхимуллин җитәкчелек иткән атаклы татар хорының иң актив әгъзасы [Бу коллектив белән ул алга таба да (20 ел буена!) (еш кына солист сыйфатында) хезмәттәшлек итте].

Матур табигый тавышлы студент егетебезнең җырлавына җәмәгатьчелек игътибар итә. Аны җыр сәнгате буенча профессиональ белем алырга кодалый башлыйлар. Илдар, журналистика факультетын тәмамлауга ук, күпләрне шаккатырып, Казан консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә. 1993—1999 елларда биредә җыр-музыка серләрен ныклап үзләштерә. Вокал дәресләрен алып баручы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева: “Илдар — укуга, гыйлемгә туймас кеше”,— дип кат-кат әйтә торган була.

Консерваториядә укуының тәүге елларында ук Илдар журналистика бүлегендә белем алган Мөршидә исемле кызга (Каюм Насыйриның якташы, күренекле профессор, әле күптән түгел генә арабыздан киткән Резедә Ганиеваның кардәшенә) өйләнә. Чирек гасырдан артык матур гына яшәп яталар. Мөршидә Кыямова — телевидениедә,  төрле редакцияләрдә [Нәкъ шундый ук исем-фамилияле янә бер журналистыбыз бар. Мин аларны шәхсән кайвакыт бутап та куям] эшләгән билгеле шәхес. Хәзер “Идел” журналы хезмәткәре. Берсеннән-берсе күркәм, татар җанлы ике уллары бар. 1995 елда туган Идел театр училищесын тәмамлаган, читтән торып университетның журналистика бүлегендә укый. Хәзер ул “ГТРК—Татарстан”ның дикторы. Әтисенеке кебек матур тавышы, төзек сөйләме белән инде ул танылып та килә. Күркәм буй-сынлы бу егет төрле мәдәни чараларны алып та бара. Музыка мәктәбендә кече уллары Ихтыяр да җыр-музыкада әтисеннән калышырга теләми.

Университетның журналистика, консерваториянең җыр сәнгате буенча дипломнарына ия булган (мондыйлар тормышта бик сирәктер) Илдар Кыямов  ике гасыр аралыгында нәшрият-редакцияләрдә, милли-мәдәни Үзәктә (НКЦ) һәм кайбер башка урыннарда эшли. Конферансье буларак таныла. 2003 елда аны “Татарстан — Яңа гасыр” телеканалына “алып баручы” (“телеведущий”) итеп чакыралар.

Мин, гәрчә заманында (студент елларында) радио дикторлыгына конкурста катнашып, “сөйләмендә диалекталь элементлар бар” сылтавы белән соңгы баскычта төшеп калган кеше булсам да, гомумән, радио-телевидениедә эшләмәдем. Әмма бу электрон чараларда күп мәртәбәләр катнашканым, чыгышлар ясаганым бар. Мин радио-телевидениене тыңларга, карарга яратам. Шуңа күрә аларның эшчәнлеге хакында билгеле бер күзаллавым бар.

Телевидение — яшәеш-тереклекнең бер элементы булган адәм баласын чынбарлык белән кабат тоташтыручы, белем-мәгълүмат бирүче мөһим бер арадашчы. Андагы һәр эш-гамәл, һәр шөгыль тамашачыга, кешене тәрбияләүгә юнәлтелгән. Радио ишетүгә, тыңлауга корылган. Боларга исә телевидениедә күрү факторы өстәлә һәм ул гаять әһәмиятле роль уйный. Телевидениенең синкретик табигатьле булуы анда эшләүчеләрнең эш-гамәлләрен тагын да катлауландыра. Тамашачы алдында җаваплылыкны бермә-бер арттыра. Биредә эчтәлек, фикер-мәгънә, белем-мәгълүмат, сөйләм рәвеше, күренеш-кадрлар, фон… — бар да мөһим.

Телевидение — Илдар Кыямовның инде егерме елга якын эшләгән төп урыны. Шушы вакыт эчендә ул бу “серле сандык”ның серләрен үзләштергән, бай тәҗрибә туплаган, тамашачы алдында сыналган, тележурналист буларак күз алдына килеп баса. “Хәерле иртә”, “Татарлар”, “Манзара” һәм күп кенә башка тапшырулар белән бу зат инде күптәннән тамашачының күңел түренә урнашкан.  Ул бу төр программаларны үзе генә дә, башкалар белән дә берлектә дә алып бара. Янында һәрчак берсеннән-берсе матур, сөйкемле хатын-кызлар. Мин, шаярып, “парларны алыштырып кына торасың”, — дип кайвакыт әйтеп тә куям. Бер сүз дә дәшми, мыек астыннан елмаеп кына тора. Шәхсән миңа аеруча аның Миләүшә Сибгатуллина белән бергә алып барган тапшырулары (“тандемы”) ныграк ошый иде (Нишләптер, элекке дипломчым Миләүшәне соңгы вакытларда экраннарда бик күрмим).

Сөйләм культурасы элек-электән үк мәгариф, мәдәният һәм гомумән тәрбия системасында югары бәяләнгән, аңа җитди таләпләр куелган. Бу аеруча хәзерге татар милли тормышы өчен бик тә мөһим. Күбебезнең теле төзек түгел, урынсызга чит тел  сүзләрен кулланабыз. Сөйләмебез татарча булганда да, авазларның фонетик яңгырашы безнеңчә түгел. Бу аеруча балаларның сөйләмендә, алар өчен булган тапшыруларда еш очрый. Мондый шартларда дикторларның, алып баручыларның сөйләмнәре чын татарча, камил булырга тиеш. Бу яктан Илдар Кыямов чыгышлары бик тә матур бер үрнәк булып тора. Аның сөйләме аһәңле дә, төзек тә, аңлаешлы-үтемле дә. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килә. Илдар Кыямовның телетапшыруларга алдан ук ныклап әзерләнүе сизелеп тора. Аның хәбәрдарлыгы, күп мәгълүматка ия булуы  төрле ситуация-хәлләрдән уңышлы гына чыгарга, көтелмәгән сорауларга тиешле җаваплар бирергә дә ярдәм итә. Шунысы гыйбрәтле: Илдар Кыямов үзенең шәхси, профессиональ тәҗрибәсен башкалар, аеруча яшьләр белән дә бик теләп уртаклаша. Бу хакта аның хезмәттәшләре еш искә төшерә. Мәсәлән, “Яңа гасыр” телеканалының иртәнге тапшырулар редакциясе директоры Леонард Дәүләтшин менә нәрсәләр яза: “Редакциягә килгән яшь корреспондентлар аның кайгыртучан мөнәсәбәтен тоеп эшли, эшкә өйрәнә. Журналист текстларын төзәткәндә дә һәрберсе белән аерым-аерым берәр сәгатьлек “татар теле дәресләре” уздыра, ачыкланган хаталарның ни сәбәпле килеп чыгуын төшендерә ул… Бай сәхнә тәҗрибәсенә ия журналистны яшьләр авызлар0ын ачып тыңлый. Иң мөһиме бәрәкәтле җиргә төшкән орлык кебек, Илдарның дәрес-сабаклары мул, яхшы шытым бирә”.  Болар арасында беренче итеп телгә алынган Айгөл Бәдретдинованың алып баруын, дикторлыгын без дә бик куанып карыйбыз, тыңлыйбыз.

Шунысын да искә төшереп үтим: минем Илдар Кыямов оештырган, алып барган күпләгән тапшыруларда катнашканым бар. Аларда булу, чыгыш ясау,ничектер, күңелгә канәгатьләнү китерә, үзеңне чагыштырмача табигый, иркен тотасың. Төртелебрәк калсаң, җайлап кына юнәлеш тә бирелә…

Илдар Кыямов телевидение тапшыруларын гына түгел, ә күп төрле кичә-концертларны инде шактый еллар буе алып баручы да. Аларның саны инде, мөгаен, берничә йөздән артып киткәндер. Чирмешән егете алып барган, оештыруда катнашкан бу төр мәдәни чаралар төрле залларда, төрле урыннарда уза. Эчтәлек-табигатьләре белән дә ул кичәләр төрле: шәхси, рәсми, юбилейлар, истәлекле даталар… Әле менә күптән түгел генә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында шагыйрь, бик күп җырлар авторы Мансур Шиһаповның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Аннан тамашачылар, шул исәптән без фәкыйрегез дә, бик канәгать калды.  Кичәнең югары дәрәҗәдә узуында аны алып баручының да роле зур булуын зал күреп, күзәтеп торды. Иҗтимагый-рухи тормышта “хөкүмәт концерты”, “хакимият кичәсе” дигән сүзләр  ишетелеп тора. Гадәттә, алар Муса Җәлил, Камал театрларының зур залларында үткәрелә. Гаять җаваплы бу төр рәсми кичәләрне алып баруны да еш кына Илдар Кыямовка тапшыралар. Юбилярыбыз тамада буларак та билгеле. Ул мәҗлестәгеләргә һәрчак ихтирамлы, тигез мөнәсәбәттә тора.

Кичә-концертларны (шулай ук радио-телетапшыруларны да) төрлечә алып баручылар бар. Аерым конферансьелар җитдилеккә, рәсмилеккә өстенлек бирә. Икенчеләре юморны үз итә. Тамашачыга ярыйм, аны көлдерәм дип килде-китте, тозсыз мәзәк-маҗаралар сөйләүчеләр дә җитәрлек. Илдар Кыямов үзенә хас алып бару осталыгына ия. Ул җитди дә, ачык та йөзле. Кирәк вакытта чамасын белеп кенә елмаеп, көлдереп тә куя. Тавышы матур, көчле,сөйләме аһәңле. Артык-мортык сүзләр юк. Чыгыш ясаучыларга һәм залга ихтирами мөнәсәбәт. Аның авызыннан минем кешеләрне түбәнсетерлек, үпкәләтерлек сүзләр ишеткәнем юк. Шигырьләрне, әдәби текстларны ул аларның эченә кереп, авторларның уй-кичерешләрен үзенең күңеле, йөрәге аркылы уздырып укый. Килеш-килбәте, сәхнәдә үзен тотышы, зәвыклылыгы белән дә тамашачының игътибарын җәлеп итә.

Әйткәнебезчә, Илдар Кыямов — югары белемле, профессиональ, төрле конкурслар лауреаты булган җырчы да. Аның кичә-мәҗлесләрдә, концертларны алып барганда матур, моңлы итеп җырлавы да күңелләргә кереп калган. Әмма бу сәләтен ул соңгы вакытларда, ничектер, читтәрәк калдырган кебек. Бәлкем, дөнья мәшәкатьләре, башка эш-гамәлләр баскандыр.  Тавыш — табигать бүләге. Юкка гына Әхсән Баянов бу гыйбарәне үз әсәренең исеме итмәгәндер. Илдардан  мин җырны да   бик онытмавын, үзенең матур моңнары белән дә тамашачыларны сөендерүен телим. Бәлкем, махсус концерт-кичәләр дә оештырырга кирәктер?!

Үзенең мәдәни-сәнгати эшчәнлеге, конферансьелык манерасы, зәвыклылыгы, буй-сыны халкыбызга, тел-моңыбызга тугрылыгы белән Илдар Кыямов билгеле бер дәрәҗәдә бөек шәхесебез Айрат Арслановны да хәтерләтә, аның классик тәҗрибәсен, традицияләрен  дә яңа шартларда уңышлы дәвам иттерүчеләрнең берсе буларак күзаллана.

“Яраткан бәндәләренә Ходай Тәгалә сәләтне кушучлап бирә бит!”— дип әйтәләр. Илдар да шундый бәхетле затларның берсе. Соңгы вакытта ул безне, киң җәмәгатьчелекне яңа һөнәр-шөгыле белән дә шаккатырды. Баксаң, юбилярыбыз төбәк тарихын өйрәнүче шактый җитди галим-тикшерүче дә икән. 2017 елда дөнья күргән зур  форматлы 720 битлек (плюс — ике-өч табаклык иллюстратив материал) “Кара Чишмә карьясе” (Казан: Идел-Пресс) китабы,— Исхакый әйтмешли, моның аяклы дәлиле . Гаять күп төрле фикер-күзәтүләр, материаллар, шул исәптән архив документлары да тупланган бу мәҗмуганы язуга искиткеч зур хезмәт кергән. Авторның үзе искәртүенчә, ул аны әзерләүгә дистә елдан артык вакытын биргән. Китапта Кара Чишмә авылының тарихы һәм бүгенге хәле дә, кешеләре, табигате, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, сөйләме, шәҗәрәләре, җыр-моңнары, бәет-мәзәкләре…, — кыскасы, бөтен ягы җанлы, үтемле итеп яктыртылган. Бу басма авторның туган төбәген гәүдәләндергән мәһабәт бер һәйкәл рәвешендә күзаллана [Моның өчен аны якташлары кадерләп, кулда гына күтәреп йөртә торганнардыр инде]. Шунысы мөһим: бу китапта Кара Чишмә үзбашка гына түгел, ә милләт, җәмгыять тормышы белән бәйләнешләрдә яктыртыла. Хезмәт халкыбызның үткән юлын, бүгенге тереклеген, буыннар дәвамчанлыгын, милли барлыкны өйрәнүгә, адәм балаларын комплекслы тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Соңгы вакытта төбәк тарихын язу киң колач алды. “Кара Чишмә карьясе” китабы — бу игелекле процесста бик тә күркәм үрнәкләрнең берсе. Кызганыч ки, андый хезмәтләрне әле без тиешенчә файдаланып, пропагандалый белмибез (аеруча балалар һәм яшьләр арасында).

[Мәгълүм ки, Илдар Кыямов моннан берничә еллар элек үзенең авылдашы, атаклы “Саз” ансамбле җитәкчесе Рифкать Гомәров (1942—1996) хакында “Моңлы “Саз”, моңлы гомер” исемле китап чыгарган иде (К.: Матбугат йорты, 2003. — 224 б.]. Төрле шөгыль ияләренең истәлекләрен (алар арасында Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Рамил Курамшин, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин һәм кайбер башка күренекле затларның да язмалары бар) туплаган буҗыентык халыкта киң таралыш тапты. Мөгаен, “Кара Чишмә карьясе”н яза башлауга Р. Гомәров турындагы китапның нәшер ителүе дә билгеле бер тәэсир иткәндер].

Илдар Кыямовның күпкырлы эшчәнлеге радио-телевидениедән тапшырулар алып бару, мәкалә-хезмәтләр язу, җырлау, сәхнәдә чыгышлар ясау, тәрҗемә, конферансьелык… белән генә чикләнми. Ул әле әдәби әсәрләр дә иҗат итә. Аларның кайберләрен кичә-мәҗлесләрдә сөйләп, укып та җибәрә. Әмма аның бу төр язмалары, ничектер, тарау, бергә тупланмыйча ята иде. Һәм менә, ниһаять, 2020 елның ахырында аның “Җырларымда — җирсүем” исемле махсус җыентыгы дөнья күрде (К.: Татарстан китап нәшрияты, 2020. — 71 б. Мөхәррире — күренекле шагыйребез Газинур Морат). Анда авторның төрле елларда язылган йөзләп парчасы тупланган. Шигырьләрдә, татарның тормыш-яшәеше, туган җир, милләт, ата-ана,  мәхәббәт, гаилә, гомер агышы… турындагы уй-кичерешләре гәүдәләнеш тапкан. Китапка исем итеп алынган парчасын, автор мондый юллар белән төгәлли:

…Кәгъбәләргә йөзем турылана,

Ходай рәхмәтләрен киң иткән.

Кара Чишмәкәем, Изге җирем,—

Минем өчен Мәккә син икән (17 б.)

Җыентыктагы шигырьләр, нигездә, лирик характерда. Шактые робагый-дүртюллык жанрында. Җыр текстлары да бар (Мәсәлән, “Ипи салган көне әнкәйнең”.  —Ф. Хатыйпов музыкасы). И. Шакиров, Хәйдәр Бегичев, Миңгол Галиев, Фәннур Галимов һәм кайбер башка билгеле шәхесләргә атап язылган багышламалар да китапта урын алган. “Киттең дәме инде Илһам абый?” мәрсияви парчасында автор ачынып болай ди:

…Без Илһамлы чакта горур идек,

Кыю идек һәрбер эшләрдә.

Китеп барды халкын ятим итеп…—

Илһамсыз соң безгә нишләргә?! (66 б.)

Үзенең ярты гасырлык гомер бәйрәмен Илдарыбыз игелекле, бәрәкәтле эш-гамәлләре белән каршылый. Аның күпкырлы эшчәнлегендәге һәр сүзе, һәр адымы халкыбызга, газиз милләтебезгә хезмәт итүгә, шатлык-куанычлар китерүгә, яшәүгә дәрт, өмет бирүгә юнәлтелгән. Моның өчен аңа олуг рәхмәтләребезне юллыйбыз. Моннан 15 еллар элек авариягә очрап, Илдар бик авыр хәлдә калган иде. Ходай Тәгалә аны саклап калды, янә тормышка кертеп җибәрде. Бу уңган-булган шәхесебез, афәтләргә очрамыйча, киләчәктә дә сау-сәламәт яшәп, милләтебезне куандырып гомер кичерсен иде!

Хатыйп Миңнегулов — филология фәннәре докторы,

профессор.

(Мәкалә “Мәдәни җомга” газетасында басылды)


Язучылар