Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Малышев Сергей

Сергей Владимирович Малышев 1950 елның 27 сентябрендә Казан шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа. 1972 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын, 1976 елда СССР Фәннәр Академиясе физика-техника институтының Казан филиалы аспирантурасын тәмамлый. 1984 елга кадәр Казандагы фәнни-тикшеренү институтларында инженер булып эшли. Соңрак бары тик әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1991-2007 елларда «Идел» яшьләр журналында әдәби редактор булып эшли.

Шигырьләрне ул соңрак яза башлый, беренче әсәре 1979 елда «Комсомолец Татарии» газетасында дөнья күрә. Әлеге һәм «Вечерняя Казань» газетасында якынча 1991 елга кадәр даими рәвештә басылып килә. Узган гасырның сиксәненче елларында аның шигырьләре «Новый мир», «Юность», «Студенческий меридиан», «Волга» журналы битләрендә урын ала.

Сергей Малышев поэзиясендә пафос юк, эстрада яктылыгы һәм эффекты аның өчен ят, иҗаты күбрәк «тын лирика» дигән билгеләмәгә туры килә. Аның балалар өчен язылган шигырьләренә юмор һәм җиңелчә үгетнәсихәт хас.

Татар шагыйрьләренең шигырьләрен ул 1970 еллар ахырында тәрҗемә итә башлый. Аның беренче тәрҗемәләре 1980 елда Татарстан китап нәшриятында басылган Шәүкәт Галиевнең «Заяц на зарядке» китабына керә. Бу китап Г.-Х.Андерсен исемендәге халыкара Почетлы дипломга лаек була.

Г.Ибраһимов исемендәге ТӘТИ белән берлектә эшләгән фольклор әсәрләреннән мөнәҗәтләр, татар халык җырлары да аның тәрҗемәсендә яңгыраш таба. Тәрҗемәләргә галимнәр югары бәя бирә. Аларның бер өлеше 1999-2003 елларда «Идел» журналында басылып чыга.

2001 елда Сергей Малышевка «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Шул ук елдан ул «Обратный отсчет» шигырьләр китабы өчен Г.Державин исемендәге премиягә лаек була.

Ул 2007 елда Казанда вафат була.

С.Малышев – 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Листья памяти: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 64 с. – 2000 экз.

Все на свете интересно: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 32 с. – 150000 экз.

Утренние трамваи: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 71 с. – 1100 экз.

Ночной разговор: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 238 с. – 7000 экз.

Обратный отсчет: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. – 239 с. – 2000 экз.

Что-то полосатое: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 40 с. – 5000 экз.

* * *

Н у р и З. Книга про Многознайку: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 18 с. – 400000 экз.

Ф а й з у л л и н а М. Радуга: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 20 с. – 10000 экз.

К а р и м Ф. Медведь-гармонист и Обезьяна-певунья: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 16 с. – 50000 экз.

К а ш т а н Н. Одуванчик: стихи для детей. – Казань: Магариф, 2003. – 24 с. – 2000 экз.

М и н н у л л и н Р. Мальчик, каких еще мир не видал: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 56 с. – 5000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Л а в р и ш к о В. Жить – интересно! // Веч. Казань. – 1984. – 13 апр.

М у с т а ф и н Р. И все нас недосказанностью дразнит // Веч. Казань. – 1985. – 13 окт.

Б е л я е в Н. Утренние трамваи и земные тревоги // Веч. Казань. – 1987. – 22 дек.

М а в р и н а И. На поэтов нигде не учат // Звезда Поволжья. – 2000. – 11 окт.

Я м а л о в М. Возраст ясности // Татар. края. – 2001. – 28 янв.

М и н н у л л и н Р., З а й д у л л а Р., С а б и р о в Р. Последний интеллигент нашего круга // Казанские ведомости. – 2001. – 8 февр.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин