Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәсәнов Аяз

Аяз Гарәфетдин улы Хәсәнов 1960 елның 30 маенда Красноярск крае Ачин районы Симонов авылында язучы Гарәфи Хәсәнов гаиләсендә туа.

  А.Хәсәнов урта мәктәпне Казан шәһәрендә тәмамлый, аннан соң ике ел электро-физик фәнни-тикшеренү институтында фотограф булып эшли, 1983 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый, аннан соң берничә ел Татарстан Мәдәният министрлыгының Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча фәнни-методик үзәктә фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. 1991–1994 елларда «Татарстан» журналының баш редактор урынбасары, 1998 елдан «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы.

          А.Хәсәнов әдәби иҗат белән мәктәптә укыганда ук кызыксына, аның «Дьярик» исемле беренче хикәясе 1968 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында дөнья күрә. Шуннан соң хикәяләре «Советская Татария» газетасында, «Ялкын» һәм «Казан утлары» журналларында еш басыла.

          Язучының «Белая вода» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1979 елда Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә. Институтта укыганда, А.Хәсәнов драматургия белән кызыксына һәм «Импровизация любви» трагикомедиясен, «Медвежий угол» драмасын яза. Соңрак алар республиканың халык театрларында сәхнәләштереләләр.

          1984 елда аның «Мәгариф» нәшриятында «Зәңгәр алан» әкияте басыла һәм ул телевидениедә барган «Әлли-бәлли бәү» балалар тапшыруы өчен экранлаштырыла. Алдагы елларда аның Татарстан китап нәшриятында «Легенды нехоженых троп», «Где живут лесные тайны» исемле хикәя китаплары, «Занимательная биология» исемле очерклар китабы басыла.

          А.Хәсәнов – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Белая вода: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 48 с. – 50000 экз.

Легенды нехоженых троп: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 60 с. – 75000 экз.

Где живут лесные тайны: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 78 с. – 3000 экз. (На русском и татарском языках.)

Занимательная биология: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 120 с. – 3000 экз.

* * *

Зәңгәр алан: әкият / тәрҗ. рус теленнән. – Казан: Мәгариф, 1984. – 16 б. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А в д е е в А. Школьник издает книгу // Сов. Татария. – 1977. – 1 сент.

К а н т о р о в и ч М. Сын продолжает дело отца // Сов. Татария. – 1979. – 3 марта.

К о ж е в н и к о в А. Писатель и журналист // Респ. Татарстан. – 1994. – 30 мая.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин