Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Луиза Янсуар: Профессиональ югарылыкка ирешкән кешеләр яхшы хезмәт хакы алырга тиеш

Шагыйрә, Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар профессиональ югарылыкка ирешкән кешеләргә яхшы хезмәт хакы түләнергә тиеш дип саный. «Үз заманында татар әдәбиятында ашыкмый гына иҗат иткән һәм бихисап энциклопедик белем хәзинәсе калдырган „Әбүгалисинә“ кебек әсәрләребез булган. Нигә әле без яңадан профессиональ югарылыкны, белемне яхшы түләнергә тиешле өлкә дип бәяләүдән киттек икән? Без аңа кайтырга тиеш дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Аның фикеренчә, әгәр дә нинди дә булса бер юнәлеш профессиональ дәрәҗәдә алып барыла икән, автор бу эш белән тулысынча шөгыльләнергә тиеш. Луиза Янсуар уйларын, фикерләрен тәүлек буе гел иҗатка, профессиональ осталыкка гына юнәлдергән шәхесләргә соклануын белдерде.

«Мәсәлән, музыка өлкәсендә моның иң әйбәт күрсәткече — композитор София Гобәйдуллинаның эшчәнлеге. Ул үзе теләгәнчә авылда яши, яраткан агачлары арасына чыгып йөри ала һәм музыкасын иҗат итә. 24 сәгать вакытын музыкага багышлый», — диде Татар китабы директоры.

Луиза Янсуар Даниянең Питер Хёг дигән язучысын да мисалга китерде. «Алты-җиде елга бер роман яза ул. Һиндстанга яки берәр урманга барып иҗат итәргә мөмкин. Аның романнарын укыганда син тулаем энциклопедик белем аласың. Бу ашыкмау, иҗатыңа, юнәлешеңә бирелгәнлек дип атала», — диде ул.

(«Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина)

 

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева