
(XIV йөз ахыры – 1475/1476)
Өмми Камал – шагыйрь, иҗат иткән вакыты XV йөзнең беренче яртысына, ягъни Казан ханлыгы корыла башлаган чорга туры килә.
Шигырьләреннән аңлашылганча, Өмми Камал (чын исеме – Исмәгыйль) Идел-Җаек буйларында яшәгән, аннан Кырым ягында төпләнгән. Бер шигырендә ул үзен «татар фәкыйре» дип атый.
Газәл, мәдхия-мәрсия һәм мөнәҗәтләр жанрында йөз кырыклап шигырьне эченә алган «Өмми Камал китабы» беренче мәртәбә 1884 елны Казанда – Г.Мостафин тарафыннан, 1898 елны – Кәримевләр, 1899 елны Мөхәммәтгали Кадыйров тарафыннан басып таратыла. Аннан соңгы басмалары булуы да мәгълүм.
Шагыйрь турында язып чыккан Мөхәммәт Гали: «Без Өмми Камалны татарның борынгы чор шагыйрьләре сафына кертергә, хәтта аны саннары дистәдән узган ул чор шагыйрьләре тезмәсенең беренче төймәсе итеп куярга хакыбыз бардыр дип беләм», – ди.
Ул Төркиядә вафат була.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Өмми Камал китабы. – Казан (?), 1884.
Өмми Камал китабы. – Казан (?), 1898.
Өмми Камал китабы. – Казан (?), 1899.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
М и ң н е г у л о в Х. Казан ханлыгы чоры язма мәдәнияте // Мирас. – 1993. – №11. – 33–35 б.; № 12. – 27–34 б.