Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сөт калыр, ватан китәр…

Быел Дәрдмәнднең тууына 160 ел тулды. Беләбезме без бу шагыйрьне? Аның шәхесен, иҗатын аңлыйбызмы? “Аһ, туган каумем газиз!” әдәби кичәсендә әнә шул сорауга да җавап табылды.

Иң элек шагыйрьнең дөньяви исеме Закир Рәмиев булуын искәртик. Дәрдмәнд – хәсрәт кичерүче, моңлы җан дигәнне аңлата.

Камал театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Илнур Закиров, нәфис сүз остасы Луара Шакирҗанова, Тинчурин артистлары Зөлфәт Закиров, Гүзәл Галиуллина, Резеда Сәлахова, Артем Пискунов һәм Илфак Хафизов аның иҗатын төрле яктан ачарга тырыштылар. Тыңлаган саен яңа яктан ачыла һәм, ни хикмәт, һаман да сер булып кала. Милләт язмышы хәл ителгән фаҗигале көннәрдә чабаталы морза хәленә төшүен дә фәлсәфи кабул иткән һәм “Ни газизрәк – бу ватанмы, туган каумемме?” дигән сорауга “Сөт калыр, ватан китәр…” – дип җавап биргән олуг зат ул. Галимнәр аның бу гыйбарәсен әле дә төрлечә аңлата.

Чарада шагыйрь Ренат Харис чыгыш ясады һәм: “Сценарий авторын белмим, ләкин бу – Дәрдмәндчә затлы кичә”, – диде. Сценарийны шагыйрә Илсөяр Ихсанова язган икән. Шагыйрь җанын шагыйрьдән дә яхшы аңлаучы юк шул. Автор исә беренче урынга иҗатын чыгаруы хакында сөйләде:

– Дәрдмәнд – шагыйрь, нәшир, химаяче, татар милләтенә бик күп изгелекләр эшләгән игелекле зат. Ул мәктәпләр, мәдрәсәләр тоткан, үз акчасына студентларны укыткан, бик күп китаплар нәшер иткән. “Вакыт” нәшриятында иң беренчеләрдән булып Оренбургта “Вакыт” газетасы һәм “Шура” журналын нәшер иткән. Кичәдә аның шагыйрьлегенә басым ясалды. Аны, без булмасак, кем халыкка кайтарыр?

Шагыйрьнең бик яңгырамаган нечкә лирикасы да, милли рухтагы шигырьләре дә укылды ул көнне. “Нур” студиясенә йөрүче сабыйлар да Дәрдмәндне күңел сандыгына салып куйды.

Галим Искәндәр Гыйләҗев Дәрдмәндне алман галименең өйрәнүе турында да искәртте:

– Алман галиме Михаэль Фридерих Дәрдмәндне бөек шагыйрь дип саный һәм иҗатын җентекләп өйрәнә, телен, стилен, шәхесен аңлый. Миңа бу гаҗәп тоелды. Чөнки аны, дөресен әйткәндә, татарлар да аңлап бетерми. Алман галиме исә, бөтен нечкәлекләрен  аңлап, шундый зур бәя бирә һәм ХХ гасыр башында аңа тиң куярлык башка шагыйрь юк, дигән нәтиҗәгә килә.

Галимә Дания Заһидуллина да аның дәрәҗәсенә җитүче булмавын әйтте:

– Дәрдмәнд иҗатка килгән ХХ гасыр башы – бездә дөньяви татар әдәбияты формалаша гына башлаган чор ул. Бу вакытта әдәбиятыбызда дини-суфичыл мотивлар хөкем сөрә, үгет-нәсихәт алга чыга. 1903 елда Закир Рәмиевнең “Үткән төннәр” шигыре басылып чыга. Шушы әсәре белән ул үткәнне сагыну сагышын кертә. Алга таба шигърияттә милли романтик яңа бер дөнья тудыра. Татар әдәбиятында әле мондый шигырьләр юк, Дәрдмәнд – беренче. Иҗаты белән Дәрдмәнд татар шигъриятенең үсеш юлын билгели. Аны бөек бер дәрәҗәгә менгезә, символлар ярдәмендә мәгънәгә ирешү юлларын күрсәтә, шигърияте белән аның нинди булырга тиешлеген күрсәтә. Дәрдмәнд дәрәҗәсенә әле дә ирешмәгәнбез шикелле…

Дәрдмәндне белмәгәнбез. Укытучы Әлфия Ибраһимова әнә шулай ди:

– Заманында тыелган, иҗаты безгә әле кайчан гына яңадан кайткан әдипләрнең берсе ул. Күпме татар язучысына Мәскәү нәширләреннән дистәләрчә тапкыр артыграк гонорар түләгән, “Вакыт”, “Шура” басмаларын чыгаруга рөхсәт алып, үзенә миллион сумнарча зыянга эшләгән башка кеше, мөгаен, башка тумастыр инде. Шулай да кабул итмәгәннәр бит. Хәтта Тукай белән дә юллары аерылган. Тетрәндем шуларны ишетеп. Без Дәрдмәнд турында бик аз белгәнбез. Бүген туганнан алып үлгәненәчә экскурсия ясалган кебек булды. Укытучы булсам да, Дәрдмәнд дигәч, “Кораб” һәм тагын берничә шигыре генә күңелгә килә. Хәер, үз иҗатын иң соңгы планга куйган, башкаларны үстергән корбан зат, үзе дә…

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров та Дәрдмәндне “Кораб” шигыре буенча белә:

– “Кораб”ның (Закир Рәмиев) Илһам Шакиров репертуарында булуын беләм, аннан соң кемдер җырлаганмы икән, әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, эзләнсәм дә, таба алмадым. Кечкенәдән укып өйрәнгән шигырь бит инде ул. Шуңа, Дәрдмәнд дигәч, күңелгә “Кораб” шигыре, кораб сурәте килә. Бүген бу җырны беренче тапкыр башкардым. Репертуарга да алырга исәп бар. Хәер, халык фәлсәфи җырларны тыңламый, диләр… Җырчылардан да шундыйрак фикер ишеткән бар. Бездә турыга язу, турыга җырлау китте. Халык аңлап бетерми, имеш. Ләкин җырчының миссиясе дә шул: халыкны үз артыннан ияртү. Шулай да, соңгы вакытта шигърияттә, җыр сәнгатендә үсеш бар. Талантлы яшь композиторлар, шагыйрьләр үсеп җитте. Үзем өчен Гөлүсә Батталованы ачтым, мәсәлән. Әгәр моннан биш-алты ел элек җыр эзләп, таба алмыйча интексәм, хәзер хәтта сайлап алу мөмкинлеге бар.

Яшьләр дигәннән, Дәрдмәндкә яшь шагыйрьләр – Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Гөлүсә Батталова да мөрәҗәгать итте. Аларның шигырьләрен тамашачы зур дулкынлану белән тыңлады.

Дәрдмәнд. Яшь буын күңелендә ул яши һәм илһамландыра. Менә нәрсәгә инандык ул кичәдә. Жаннарга җылылык өстәүче кичәнең режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлова. Кичәдә бар да яхшы булды, рәсми затлар гына күренмәде. Рәсми даирәдә Дәрдмәндне тану юктыр әле, күрәсең. Шагыйрь Ренат Харисның: “Шура” журналын җыеп бастырсак, Дәрдмәндкә иң зур һәйкәл шул булыр иде”, – дигән фикерен дә ишетерләрме, билгесез.

(“Ватаным Татарстан”.Гөлинә Гыймадова)

 


Язучылар

Туган көннәр