Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар ни ди: Татарстанның язучылар берлеге Мәскәүнекенә кушылырмы? Әйбәт әдәбият нинди була?

Татар әдәбияты нинди хәлдә? Аңа икенче сортлы итеп карау гаделме? Татар әдәбиятын укучыга ничек кызыклы итәргә? Әлеге сорауларга җавапларны без «Татар әдәбияты: укучыга ничә адым?» дигән «түгәрәк өстәл»дә эзләдек.

Очрашуның икенче җитди сәбәбе дә бар: татар җәмәгатьчелегендә, Татарстан Язучылар берлеге Мәскәү берлегенә кушыла, дигән имеш-мимеш таралды. Шуңа күрә безнең очрашуда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан халык язучысы Ркаил Зәйдулла, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, шагыйрь Газинур Морат, язучы Равилә Шәйдуллина катнашты.

– Бүгенге сөйләшүдә  үз укучысын тапкан, укучылар тәрбияләгән әдипләр катнаша. Сезгә иң беренче, «Әйбәт әдәбият нинди була?» дигән сорауны бирәсебез килә. Чөнки татар әдәбиятына икенче сортлы итеп караучылар да, аны укымаучылар да шактый. Шул ук вакытта чын әдәбиятны инкяр итеп, халыкчан әдәбиятны үз итүчеләр дә шактый.

Ркаил Зәйдулла:

– Монда ике төрле караш бар. Халык укый торган әдәбият, ягъни масскультура әдәбияты һәм интеллектуаль әдәбият. Алар параллель рәвештә үз уңайларына ага торган елгалар сыман. Әлбәттә, фәлсәфи, төрле метафораларга корылган әдәбиятны киң масса укучы бик үк өнәп бетерми. Ул әзерлекле укучы өчен. Шундый кимәлдәге язучылар бар: алар үзенең укучысын, аннан нәрсә көткәннәрен белә һәм шул юнәлештә иҗат итә. Ә инде үзләрен интеллектуаль дип санаган язучылар бу төр әдәбиятны читкә тибәрәләр. Чын әдәбият белән кәсепчелекне бер кимәлгә куярга ярамый. Чөнки Марсель Галиев белән Зифа Кадыйрованы бер бизмәндә үлчәп булмый. Ләкин алар икесе дә кирәк. Яшерен-батырын түгел, халык Зифа Кадыйрованы барыбер күрбәк укый. Марсель Галиевне укыр өчен алдан әзерлек кирәк. Мәсәлән, Япониядә шигырь белеме мәктәптә бирелә, анда әзерлек бар. Бездә бит юк. Аннан соң безнең укучыларның күбесе – хатын-кызлар. Хатын-кыз үзенә якынрак  темаларны ярата. Шуңа күрә безнең әдәбиятта хатын-кыз язучылар популяррак. Ир-атлар барыбер хатын-кыз таифәсенең бөтен эчтәлеген белеп бетерми. Тагын бер проблема бар. Кызганыч, безнең татар зыялыларының катлавы бик юка. Татарның күбесе зыялы булып ирешкәнче, урыс интеллигенциясе составына китә, урысча һәм бүтән телләрдә укый башлый. Әгәр татар мәктәпләре гөрләп торса, югары уку йортларында татар теле укытылса, чын, вакыт сынавын үтә торган әдәбиятны укый торган укучылар күбрәк булыр иде.

Рөстәм Галиуллин:

– «Сәнгать кем өчен: халык өченме, сәнгать өченме?» дигән сорау ул һәрвакыт булган, без дә бүген шул турыда сөйләшәбез. Аны бездән соң да сөйләшәчәкләр һәм беркайчан да җавап таба алмаячаклар. Мөгаен, бу дөрестер дә. Чөнки әлеге сорау алга таба эзләнүләргә, бәхәсләргә этәрә. Бу – табигый әйбер. Шунысы да бар: чын әдәбият белән массачыл әдәбият аралары кушылу бездә генә түгел, дөнья күләмендә бара. Әйбәт әсәр дигәндә, мин беренче чиратта укыла торган әсәрне күз алдында тотам. Ләкин шул ук вакытта ул укучының зәвыгыннан түбән дәрәҗәдә түгел, киресенчә, аны үстерә, битараф калдырмый һәм укыла. Әлбәттә инде, анда телнең бөтен кануннары саклана.

Данил Салихов:

– Әңгәмә «Укучыга ничә адым?» дигән сораудан башланды.  Еракка китеп карыйсы түгел, вакытлы матбугатны алыйк. Аны элек күпме укыганнар, бүген күпме? Шуннан да хәлебезне чамалап була. Ни өчен ул үзенең укучысын югалтты, ни өчен чигенү бара дигәндә, чорның вакыйгаларын анализларга кирәктер. Һәр чор ниндидер вакыйгалар белән уза. Гражданнар сугышы да үткән, Бөек Ватан сугышы да, көчле вакыйгалар, үзгәрешләр кичерелгән. Бу вакытта язучылар шул вакыйгалар турында бик күп әсәрләр язган. Ул чакта әле югары технологияләр дә юк, кулда бары кәгазь белән каләм генә. Бүген халыкның тамагы тук, өсте бөтен, тирә-якта бар да әйбәт кебек. Әмма рухи яктан халык зәгыйфь, ул иртәгә нәрсә буласын белми яши. Аны без дә белмибез. Иртәгә мин эшсез калмаммы? Ипотекамны түләрлек рәтем булачакмы? Ул шуларны уйлап яши. Бу борчуларга язучылар да ниндидер чәнечкеле әйбер кадый икән, ул инде эш түгел. Менә шушы хәлдә халыкны тотып тора торган, бай әдәбият булырга тиеш. Илдә бер төрле генә кешеләр яшәми. Әзерлекле кешеләр бар, әзерлексез кешеләр бар. Шуның өчен дә бу сорауга җиңел генә җавап юк.  Без – ничә еллар бикләнеп яткан, күп нәрсәләрдән артта калган ил. Чикләр ачылгач, безнең өскә яңалыклар, югары технологияләр шундый итеп ишелеп төште: без аларга баштанаяк чумдык. Язучылар авыр хәлдә калды.

 

Газинур Морат:

– Яхшы әдәбиятны яхшы әдәбият кына тудыра. Әгәр язучы яшьлегендә яхшы әдәбият укымаган икән, ул яхшы әсәр яза алмый. Совет чорында гаммәви массачыл әдәбият белән классик әдәбият каршы куелган. Миңа калса, монда баланс булырга тиеш. Бөтен өлкәдә дә массачыллык тамыр җәя. Бу хәл әсәрләргә хәтта куркыныч тудыра башлады. Элек андый хәл юк иде. Чыңгыз Айтматов масса өчен язучы иде. Аны бөтен ил егылып укыды. Аның әсәрләре үзе бик катлаулы, үзе бик гади. Алтын урталыкны табу кыен. Ләкин интеллектуаллар да, игенчеләр, терлекчеләр дә укый торган әдәбият бар бездә.

Ркаил Зәйдулла:

– Чыңгыз Айтматовның беренче әсәрләре гади иде. Әйтик, «Җәмилә» әсәре. Ә менә «Тавро Кассандры»ны укымадылар бит инде. Галәм язучысы итеп тоеп, ясалма катлауландыру укучы санын геометрик прогрессиядә киметә. Әдәби әсәр буларак андый әсәрләр кирәкме соң?  Бүген укымыйлар, киләчәктә укырлар дип әйтәләр. Ләкин тарих  шуны күрсәтә: үз заманында укымыйлар икән, аны киләчәктә дә укымыйлар. Сирәк кенә искәрмә булырга мөмкин.

Тагын бер нәрсә искә төште. Батулла сөйләгән иде. Сугыштан соңгы еллар, әдәбиятта Габдрахман Әпсәләмов популяр булган. Ул дистәләгән телләрдә чыга, иң күп тиражлы автор буларак таныла. Ләкин әдәби яктан әсәрләре бәхәскә шактый урын калдыра, йомшак кына әйткәндә. Бер җыелышта Батулла, яшь әтәч, аның кайсыдыр әсәрен тәнкыйтьли. Чыннан да, аны укыйсың да, сугышка барасы килә башлый. Ул сугышны шундый мавыктыргыч итеп тасвирлый, аның бер авырлыгы да юк кебек тоела. Батуллага шул вакытта Хәсән Туфан каршы төшә. «Утызынчы елларда күпме язучы кырылды. Әпсәләмгә сүз әйтмәгез, ул укучыны саклап калды», – дип әйтә. Шуңа күрә бу – кәсепче, бу – фәлән дип бүлү дөрес түгел. Әдәбият төрле булырга тиеш. Укучыны җәлеп итә икән, ул инде – язучы.

Равилә Шәйдуллина:

– Минемчә, язучыны балачактан тәрбияләү кирәк. Мин – Теләче ягыннан, бала чакта «Яшь ленинчы»га яза идем. Бер юлы бер язмам өчен Комсомолның өлкә комитетыннан Мактау кәгазе җибәргәннәр иде. Аны әйбәт нәрсә дип санамадым, дүрткә-бишкә бөкләп, китап арасына тыгып куйганмын, менә хәзер килеп чыкты. Ул чакта бик күп язылган, кеше архивка җыйса, әсәрләрне мин капчыкка җыйганмын. Язганмын да салганмын. Язуымнан туктавымның сәбәбе тарих дәресенә килеп тоташа. Укытучы, өй биреме итеп, Ленин турында язарга кушкач, мин аны поэма итеп язган идем. Ул аңа «2ле» билгесе куйды. «Сез моны татар теле дәресендә языгыз, миңа түгел, сез бик сәләтсез», – диде. Шул күңелгә уелып калды. Икенче көнне исә бөтен язган әйберләремне мичкә яктым һәм язудан туктадым, бөтенләй башка юнәлешкә кереп киттем. Бүген мин – аш-су остасы. Ләкин язасы килә бит. Яза торгач, архив тупланды. «Казан утлары» журналында басылган «Карт шомырт хатирәсе» сигез ел элек язылды. Халык кабул итте. Мин аны ничек язганымны белмим, әдәбият буенча белемем дә юк. Балачакта кешенең канатын сындырмасыннар иде.

– Әйбәт әсәр тудыру өчен язучыга нинди шартлар кирәк? Монда берлек ярдәм итә аламы?

Газинур Морат:

– Без мәңгелек сораулар турында уйланабыз, ә менә иртәгә нәрсә булыр? Кем китап чыгарачак, кем аларны укыячак? Болар турында уйлый башласам, юкларга чыгып бетәм. Кем тәрбияләр укучыны? Кем укытыр Чыңгызны? Кем укытыр Ркаилне, Мәһдине, Рөстәмне, Маратны? Иң зур проблема бүген менә шушы. Мәктәп тә, язучылар, журналистлар әзерли торган уку йортлары да бетеп ята.

Ркаил Зәйдулла:

– Мохит булса, язучы үзе укучысын таба. Әсәрләрен укыйлар, аңа игътибар бар, мәктәптә канатын сындырмыйлар икән – ул үз укучысын үзе эзләп тора. Ә язучыны әзерләү – ул инде татар мәктәпләренең торышына бәйле.

Данил Салихов:

– Язучыга дөньяга чыгу, аралашу, фикер алышу кирәк. Төрле милләт язучылары бер-берсенең әдәбиятын укырга тиеш. Менә бу яктан без азмы-күпме ярдәм итә алабыз. Мондый очрашуларда күрәсең, чагыштырасың,  ничек язарга, ничек язмаска – өйрәнеп кайтасың. Язучы укучысы белән дә даими очрашырга тиеш.

Газинур Морат:

– Дөресен әйтик, без Язучылар берлегенә шулкадәр бурычлар йөклибез, хәтта берлек китапны язып бирергә дә тиеш кебек килеп чыга. Аңа хөкүмәт вазыйфасын да өстәргә тырышалар. Ләкин бит алай түгел. Ул – «клуб по интересам» шикелле оешма. Анда язарга да өйрәтмиләр. Шартларны исә ул элек турыда ала иде. Без Ркаил белән –  СССР Язучылар берлеге әгъзалары. Ул вакытта шартлар, әлбәттә, бар иде. Ул чакларда Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев кебек язучыларның иҗаты Иҗат йортларында чәчәк атты.

Ркаил Зәйдулла:

– СССР Язучылар берлегенә керә алсаң, шартлар, әлбәттә була. Ләкин анда кочак җәеп каршы алмыйлар иде. Хәзер исә берлеккә керү җиңелрәк. Яшерен-батырын түгел, татар милләтенең хәле аянычлы. Әгәр инде төзек җөмләләр белән яза алган кеше килеп чыга икән, без аны игътибар итәргә, әдәбиятка кереп китәргә булышырга һәм шартлар тудырырга тырышабыз. Яз гына! Әлбәттә инде, без аңа элеккеге кебек, мә, сиңа фатир, дип әйтә алмыйбыз. Әгәр әдәбиятка, сәнгатькә игелек эшли икән, ул уңышка ирешә ала. Иң уңышлы мисал дип Илгиз Зәйнине китерә алам. Ул исеме таралу ягыннан да, матди яктан да бик күп яшь язучыларга үрнәк була ала.

Равилә Шәйдуллина:

– Язучылар берлегеннән миңа бернинди шартлар кирәкми. Миңа галәмдә (гаиләмдә?) тыныч, якыннарым исән-сау булса, шул җитә. Аннан мин кулдан язам. Кәгазь кыштырдавы миндә илһам уята. Халык кабул итсә, Аллаһы Тәгалә гомер бирсә, язылган әсәрләрем күп, шуларны чыгарыр идем. Проблема анда түгел, проблема менә нәрсәдә. Мин бик күп язучылар белән аралашам. Яшерен түгел, күбесенең ипигә дә акчалары юк. Аларга ярдәм йөзеннән берлек каршында нинди дә булса фонд оештырып булмыймы икән? Миңа күпләр мөрәҗәгать итә, булышырга тырышам.

Данил Салихов:

– Мин бу «түгәрәк өстәл» янында җитәкчелеккә рәхмәт әйтәм. Бу – ялагайлану түгел. Мәсәлән, Әзәрбайҗан – аерым дәүләт, әмма язучыларының хәле шәптән түгел. Аларда субсидия, оешманы тоту дигән әйбер юк. Фондка килгәндә, бездә Мәскәүгә карый торган әдәби фонд бар иде, әмма ул эшләми инде.

– Соңгы арада Татарстан Язучылар берлеге Россия берлегенә кушыла икән дигән сүзләр булды.  Берлек ролен Мәскәү көчәйтә аламы?

Данил Салихов:

– 2016 елны мине 132 тавыш белән берлек рәисе итеп сайлап куйдылар. Кулымда устав бар. Уставта: «Берлек рәисе кая да булса барып, сөйләшүләр алып бара ала», –  дип язылган. Әмма ул карар чыгара алмый, аның өчен идарәсе, корылтае бар. Шуңа күрә дә мине Әстерханга чакырганнар икән, алар белән сөйләшергә хокукым бар, әмма без моны эшлибез дип, бөтен язучылар исеменнән сөйләшергә хакым юк. Күпләр СССР вакытларын искә алды. Безгә элеккеге кебек марилар һәм башка милләт язучылары белән аралашырга кирәк. Ассоциация дигән әйберне гел сызып ыргыттылар. Ул нәрсә дигән сүз? Элеккеге автономияле республика язучылары бергә оешып яши ала, дигән сүз. Чынлап та, хәзер Россия Язучылар берлегенә элеккеге бинасын кайтару турында сүз бара. Мәскәүдә, башка җирләрдә үткән чараларда Татарстан язучылары да катнашырга тиеш. Ул бит – татар язучысын зурлый торган эш. Сүз дә Россия берлегенә керү турында түгел, ассоциациягә берләшү турында бара.

Ркаил Зәйдулла:

– Бусы – синең аңлатма. Россия Язучылар берлеге сайтында чыккан хатта туп-туры язылган: алар безне бүтән төбәкләрдәге кебек, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге итеп күрә. Алар ассоциация турында Мәскәүдәге бүтән язучылар оешмалары белән сөйләшә. Мөстәкыйль оешма буларак ассоциациягә керсәк, уйлап карарга була. Ләкин ул безгә нәрсә бирә? Аннары Лермонтов укуларында һәм башка чараларда бүлек буларак берлеккә кушылмыйча да, турыдан-туры эшләп була. Аннары Мәскәүдә язучыларның әллә ничә берлеге бар, без аның кайсына керергә тиеш? Аның кайсында Лермонтовлар заманындагы аз санлы халыкларның мәнфәгатьләрен кайгырту калган? Кайсылары телләрне мәктәпләрдән куып чыгарган вакытта безне яклап сүз әйтте? Алар безне туксанынчы еллардан бирле үзләренең кочагына алмакчы булалар. Әмма үзләре арасында да тыныша алмыйлар. Шуңа күрә безгә алар арасына керергә кирәкми. Без хезмәттәшлек итүгә каршы түгел, ләкин ул тигез шартларда булсын.

 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов аңлатуынча, әлеге мәсьәлә корылтайда каралачак. Әмма cанитар-эпидемиологик вазгыять яхшырмыйча, корылтайны үткәрү мөмкин түгел. Берлек әгъзаларының күбесе – өлкән яшьтәгеләр.

«Ватаным Татарстан»дагы киләсе «түгәрәк өстәл» татар китабын дөньяга чыгару мәсьәләләренә багышланачак.

(“Ватаным Татарстан”, Гөлинә Гыймадова, Марат Кәбиров)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева