Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хисам Кятиб

XIV йөз)

Хисам Кятиб – Алтын Урда чоры төрки-татар шагыйре. Аның «Дастане Җөмҗөмә» («Хикайәте Җөмдемә солтан») әсәре 1368–1370 еллар тирәсендә языла. Әсәрнең төрле-төрле дәверләрдә күчереп язылган өч дистәгә якын кулъязма нөсхәләре табыла. 1881 елдан башлап әсәр Казанда кат-кат аерым китап булып басылып чыга. Бу әсәрне тикшергән Х.Мөхәммәтов: «Үзенең социаль-иҗтимагый эчтәлеге, критик юнәлеше һәм поэтик оригинальлеге белән шактый кызыклы әсәр. Композициясе, мораль категорияләргә мөнәсәбәте, җәһәннәм газабын сурәтләве һәм ул газапның сәбәпләрен аңлатуы, ниһаять, ахырдан Җөмҗөмәнең яңадан терелеп, яхшылык юлына басуын күрсәтүе белән дөнья классик әдәбияты вәкиле Дантеның «Илаһи комедия»сен хәтерләтә», – дип билгели.

 

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Җөмҗөмә солтан: татар әдәбияты тарихына яңа материаллар. – Казан (?), 1970 – (Гарәп графикасында.)

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А б и л о в Ш. Хөсам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастаны // Татар әдәбияты тарихы. – 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 231–246 б.

М и ң н е г у л о в Х. Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастаны // Х.Миңнегулов. Дөньяда сүземез бар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 52–63 б.

* * *

Х и с а м о в Н. Творчество Хусама Кятиба // Средневековая татарская литература VIII–XVIII вв. – Казань: ФЭН, 1999. – С. 82–85.

 


Язучылар