Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Солтанов Зәйни

Татар драматургиясендә әдәби тәрҗемәләре, татар сәхнәсендә актерлык таланты белән танылган Зәйни Солтанов (Зәйнелгабидин Гобәйдулла улы Сөләйманов) 1892 елның 30 гыйнварында Әстерхан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Әстерханның «Акмәчет», соңыннан Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә белем ала. 1907 елдан Әстерхан яшьләренең һәвәскәр театр труппаларында актер булып чыгышлар ясый башлый. 1909 елда шәһәрдә даими татар театр труппасы оешкач, З.Солтанов аның җитәкчесе итеп билгеләнә һәм 1913 елның ахырына кадәр шунда эшли. 1914–1915 елларда исә ул – «Сәйяр» труппасы артисты. 1916–1917 елларда патша армиясендә солдат хезмәтендә була.

1917 елның Октябрь вакыйгалары көннәрендә Зәйни Солтанов яңадан «Сәйяр» труппасында уйный, М.Горькийның «Мещаннар» драмасы, А.Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» комедиясе буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Гражданнар сугышы чорында исә Әстерханга кайтып, анда беренче татар совет театры труппасы оештыру эшендә якыннан катнаша, бу труппа белән бергә, аның җитәкчесе-режиссеры һәм уйнаучы актеры сыйфатында, Царицын, Самара кебек Идел буе шәһәрләрендә, Кызыл Армия гаскәри берәмлекләрендә гастрольләрдә йөри. 1920 елда Самара театр студиясендә актерлык сәнгате буенча лекцияләр укый.

1922 елда Зәйни Солтанов яңадан Казанда. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә актер булып уйнау белән бергә, ул Казанда театр техникумы оештыру өчен күп көч куя. Берара аның директоры һәм укытучысы булып эшли.

1923–1925 елларда Әстерхан һәм Баку шәһәрләрендәге татар театрларын һәм һәвәскәр драма түгәрәге коллективларын оештыру-ныгыту буенча профессиональ ярдәм күрсәтеп кайтканнан соң, З.Солтанов 1925 елның көзеннән гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, ара-тирә режиссер һәм театрның сәнгать җитәкчесе вазифаларын да башкара.

Кырык елдан артык сәхнә эшчәнлеге дәверендә З.Солтанов йөзләрчә образлар иҗат итә, актер буларак үзен халыкчан, реалистик сәнгать остасы итеп таныта. Театр сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен ул «Хезмәт батыры» (1926), «Татарстанның халык артисты» (1939), «РСФСРның атказанган артисты» (1940) дигән мактаулы исемнәргә лаек була һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1940).

Зәйни Солтанов, оста актер, режиссер һәм тәҗрибәле педагог булудан тыш, татар театры репертуарын яхшы сыйфатлы тәрҗемә сәхнә әсәрләре белән баетуга күп көч салган нечкә зәвыклы каләм иясе дә. 1918 елдан башлап ул даими рәвештә рус, совет һәм чит ил драматургиясенең иң яхшы үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итә килә. Аларның гомуми саны ярты йөзгә якын. Шулар арасында А.Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» (1918), Н.Гогольнең «Ревизор» (1927), М.Горькийның «Тормыш төбендә» (1932) һәм «Дошманнар» (1936), А.Толстойның «Императрицаның заговоры» (1926), А.Чеховның «Юбилей» (1934), «Аю» (1945), Ф.Вольфның «Профессор Мамлок» (1935), Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» (1931), В.Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» (1940), К.Треневның «Любовь Яровая» (1954), К.Симоновның «Рус кешеләре» (1942), Б.Ромашовның «Күренекле фамилия» (1945), Н.Виртаның «Бер илдә» (1949) пьесалары һ.б. бар.

З.Солтанов шулай ук театр сәнгате һәм аның күренекле вәкилләре турында язган әдәби-публицистик мәкаләләр, истәлекләр авторы буларак та билгеле.

мУл каты авырудан соң 1952 елның 5 маенда Казанда вафат була.

З.Солтанов – 1940 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ

Г и н з б у р г Б. Баласын ташлаган анага хөкем: пьеса. – Казан: Татиздат, 1926. – 56 б. – 2000 д. («Приговор матери, бросившей ребенка»)

Г о г о л ь Н. Ревизор: пьеса. – Казан: Яңалиф, 1932. – 90 б. – 6000 д. («Ревизор»)

М и к и т е н к о Е. Намус эше: пьеса. – Казан: Татиздат, 1932. – 99 б. – 5000 д. («Дело чести»)

Б и л л ь – Б е л о ц е р к о в с к и й В. Тормыш чакыра: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 85 б. – 5000 д. («Жизнь зовет»)

Г о р ь к и й М. Дошманнар: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 104 б. – 3150 д. («Враги»)

В о л ь ф Ф. Профессор Мамлок: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 100 б. – 3075 д.

В и р т а Н. Бер илдә: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 108 б. – 5000 д. («В одной стране»)

Т р е н е в К. Любовь Яровая: драма. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 143 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Р а х м а н к у л о в Ш. Зәйни Солтанов. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 72 б.

К а ш ш а ф Г. Сәхнә остасы // Г.Кашшаф. Күңел көзгесе: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 203–207 б.

А р с л а н А. Татар сәхнәсенең солтаны // Сабантуй. – 2002. – 9 февр.

* * *

Г у б а й д у л л и н Х. Выдающийся мастер татарской сцены // Сов. Татария. – 1952. – 31 янв.

М а х м у т о в Х. Зайни Султанов (1892–1952) // Х.Махмутов. Народные артисты. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – С. 290–296.


Язучылар