Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хантимерова Галия

 (1921–2012)

Тәрҗемәче, педагог, тәрҗемә теориясе белгече Галия (Көбра) Закир кызы Хантимерова 1921 елның 30 декабрендә Казакъстанның Казалы шәһәрендә туа. Әтисе Уфа ягы кешесе булып, 1906 елда Оренбург Каргалысы мәдрәсәсен тәмамлагач, гомере буе төрле төбәк мәктәпләрендә, шул җөмләдән Казалыда да мөгаллим булып эшли. Әтиләре вафат булгач, алар Кыргызстанның Ош шәһәренә – туганнары янына күченәләр.

1933 елда исә, ачлыктан качып, гаиләләре белән Татарстанның Әлмәт авылына (хәзерге Әлмәт шәһәре) күченәләр. 1936 елда янәдән Ош шәһәренә кире әйләнеп кайталар, аннары ул Фрунзе (хәзерге Бишкәк) шәһәренә күченә. Галия, рус телендәге урта мәктәпне тәмамлап, 1940 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Сугыш башлангач, укуын ташлап, кире Фрунзе шәһәренә – әнисе янына кайтырга мәҗбүр була. 1941–1942 елларда ул Фрунзе шәһәре санитария оешмасында – дезинфектор, аннары балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Шул елларда, Бөтенсоюз хокук институтының Алма-Ата филиалында читтән торып укып, югары юридик белемгә ия була.

1944 елның февраленнән Г.Хантимерова Мәскәүдә яши. 1944–1956 елларда ул СССР Югары судында төрки телләрдән тәрҗемәче һәм Җинаять эшләре буенча адвокатлар коллегиясенең юрист-консультанты булып эшли. 1956 елда СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтында русчага әдәби тәрҗемәчеләр әзерләү бүлеге оештырылгач, Г.Хантимерованы шунда эшкә чакыралар. Ул анда 1991 елның августына кадәр, ягъни пенсиягә чыкканчы, утыз биш ел буена кафедрада әүвәл ассистент, укытучы, өлкән укытучы, аннары доцент сыйфатында педагогик эш алып бара, төрки телле халыкларның әдәби зәвыклы, талантлы вәкилләреннән дистәләрчә профессиональ тәрҗемәчеләр әзерләп чыгара.

1970 елда Г.Хантимерова Казан дәүләт университетының гыйльми советы каршында татарчадан русчага тәрҗемә ителгән проза әсәрләре мисалында «Тәрҗемәдә оригиналның милли үзенчәлекләрен саклау» дигән теоретик темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Тәрҗемә теориясенә караган күпсанлы хезмәтләреннән һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән тыш Г.Хантимерова үзе дә әдәби тәрҗемә өлкәсендә бик актив эшли. Г.Хантимерова, төрки телләрне яхшы белүе аркасында, тәрҗемәдә һәр очракта да оригинал текст белән эш итә һәм оригиналның милли үзенчәлекләрен саклауга аеруча зур игътибар бирә.

Аның тарафыннан татар, үзбәк, кыргыз язучыларының дистәләрчә проза әсәрләре тәрҗемә ителә. Алар арасында Ф.Әмирханның күпчелек әсәрләре, А.Шамов, Р.Төхфәтуллин, Ф.Хөсниләрнең хикәяләре, кыргыз язучылары К.Җанташевның «Каныбәк», М.Абдукәримовның «Яшисе килә» («Жить хочется») романнары, үзбәкчәдән Мирмухсин, А.Каххар һәм башка прозаикларның повесть, хикәя китаплары бар. Г.Хантимерова аеруча Ф.Әмирхан әсәрләрен яратып тәрҗемә итә, аның иҗат стилен тирәнтен үзләштереп, матбугатта үзе һәм әсәрләре турында тирән эчтәлекле аналитик мәкаләләрен бастыра. Асылда, ул – Ф.Әмирханның рус теленә беренче тәрҗемәчесе. Узган гасырның икенче яртысында Ф.Әмирханның күпчелек проза әсәрләре Г.Хантимерова тәрҗемәсендә Казан һәм Мәскәү нәшриятларында кат-кат басылып чыгалар.

Г.Хантимерова Казан көндәлек матбугаты, Мәскәүдә чыга торган милли басмалар («Татарские новости», «Яңа сүз» һ.б.) белән даими хезмәттәшлектә. Бу басмаларда аның Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ә.Еники иҗатларына, яшьрәкләрдән М.Юныс, Р.Мөхәммәдиев, Р.Гаташ, Н.Кәримова, Мәскәү шагыйре Ә.Саттар һ.б. иҗат эшчәнлекләренә багышланган мәкаләләре, публицистик язмалары дөнья күрә. Ул шулай ук проза жанрында иҗат ителгән «Лики любви» («Мәхәббәтнең күптөрле йөзе») исемле роман авторы буларак та билгеле.

Ул 2012 елның 3 июлндә Мәскәү шәһәрендә вафат була. Химки шәһәре зиратында җирләнгән.

Г.Хантимерова – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Национальное своеобразие оригинала и проблемы перевода. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 97 с. – 1000 экз.

Лики любви: роман. – М.: Горячая линия, 2002. – 237 с.

* * *

Ш а м о в А. Рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1960. – 234 с. – 7000 экз. («Хикәяләр»)

А м и р х а н Ф. Хаят: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 285 с. – 100000 экз. («Хәят»)

А м и р х а н Ф. Избранное: рассказы и повести. – М.: Худож. лит., 1975. – 320 с. – 50000 экз. («Сайланмалар»)

А м и р х а н Ф. На перепутье: рассказы и повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 336 с. – 200000 экз. («Юллар чатында»)

А м и р х а н Ф. Хаят: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 127 с. – 150000 экз. (Сувенирное издание.) («Хәят»)

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С а ф и у л л и н а Ф. Фатих Әмирхан прозасы рус телендә // Казан утлары. – 1976. – № 8. – 169–174 б.

* * *

Р а ф и к о в М. С любовью к слову и мысли писателя // Сов. Татария. – 1976. – 13 янв.

Р а ф и к о в М. Фатих Амирхан на русском языке // Волга. – 1976. – № 10. – С. 177–178.

Г а л и м о в Р. Роман о любви, и не только // Татарские новости. – 2002. – № 9.

 


Язучылар