Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кыю галим китте…

19 июльдә галим Фәрит Хатипов арабыздан китте. Быел аңа 90 яшь тулган иде. Өлкән галим “Әдәбият теориясе” хезмәте, татар әдәбияты дәреслекләре, тәнкыйди әсәрләре белән истә калды.  

Галим Хатыйп Миңнегулов аның чын мәгънәсендә остаз булуы, әсәрләргә гадел бәя бирүе турында искә алды:

— Әйбәт кеше китте… Пакъ, саф күңелле, намуслы кеше иде. Телебезне, әдәбиятыбызны яратты, аны хөрмәт итте. Бу – табигый да. Чөнки чыгышы буенча ул Актаныш якларыннан. Аның сәләтләре төрле яклап иде. Техникага осталыгы булса да,  үзенең язмышын әдәбият белән бәйләде. Аның әдәбият теориясе, аерым проблемалар, язучылар иҗатлары  буенча фәнни эшләре байтак. “Әдәбият теориясе” дәреслеге исә бүген гамәлдә кулланыла. Тәнкыйть буенча эшен ахырынача дәвам итте. Яңа чыккан әсәрләргә гадел бәясен бирә иде. Яшь кадрлар тәрбияләде. Аның укучылары – укытучылар, язучылар, журналистлар бүген остазларының эшен дәвам итә. Озак еллар Уфада эшләде, аннары Казан педагогик университетына кайтты. Башкортстан шартларында башкорт хезмәттәшләре белән уртак тел таба белде. Укытудан киткәч тә, унивеститет белән бәйләнештә торды. Без аның эшен дәвам итәргә бурычлы.

Галим Фоат Галимуллин исә “Әдәбият теориясе” хезмәте язылганчы филология бүлеге студентларының фәнне рус әдәбияты хезмәтләре аша өйрәнүен сөйләде:

— Фәрит Миргалим улы ХХ гасырда татар әдәбияты фәнен алга җибәргән галимнәребезнең берсе. Казан унивеститетын тәмамлагач, Төмән өлкәсендәге Тобольск институтында укытырга китә. Себер татар балаларына югары белем бирә һәм андагы район газетасы белән хезмәттәшлек итә. Соңрак аны Уфага чакырып алалар. Анда дистәләрчә еллар белем бирү, фәнни тикшеренү эшләрен алып барды. Казанга исә 1972 елда кайтты.  Татар кафедрасы бүлегендә 20 елдан артык хезмәт куйды. Татар филологиясе күтәрелешендә аның роле бик зур. Фәнни эшчәнлеген барласак, ул Мирсәй Әмир иҗатын өйрәнгән кеше. Мирсәй ага аңын хакында  “минем иҗатымны бик тирән өйрәнгән, фәнни бәя биргән галим” дип, әйтә иде. “Әдәбият теориясе” дигән фәнни хезмәте исә татар әдәбияты нигезендә эшләнгән булуы белән бик мөһим. Чөнки аңа кадәр филология бүлеге студентлары әдәбият теориясен рус әдәбияты нигезендә эшләнгән дәреслекләр буенча өйрәнәләр иде. Аннан соң башка галимнәр дә шушы юнәлештә хезмәтләр яздылар. Фәрит исә беренче булды. “Мөлкәтебезне барлаганда” дигән китабын да искә алыйк. Ул әдәби тәнкыйтькә багышланган. Фәрит намуслы, урыны белән кискен чыгышлары белән истә калды. Ул гомере буе әдәбиятның сафлыгы, матурлыгы, байлыгын кайгырткан шәхес.

Галимә Миләүшә Хәбетдинова Фәрит Хатиповның үз вакытында Аяз Гыйләҗевне яклап саллы сүз әйтүе, сүзенә таяныч булуы турында сөләде:

— Ул минем тормышымда бик зур урын алган галим. Чөнки татар әдәбиятына килгәч, дессертациянең эсперты-рецензенты булды һәм хәер-фатихасын бирде. Татар әдәбиятына зур галимнең таянычын сизеп аяк бастым. Кайсы вакытта мөрәҗәгать итсәң дә тыңлады, саллы киңәшләрен бирде. Ә инде Аяз Гыйләҗев иҗатын өйрәнгәндә аның кыю, төпле галим булганына тагын бер кат инандым. Үз вакытында Аяз абыйның “Өч аршын җир”е кыйналганда, ул саллы мәкалә язып, авторны яклап чыккан. “Казан утлары”нда чыккан бу мәкалә белән танышканнан соң, хөрмәтем тагын да артты. Шуңа күрә Аяз Гыйләҗевнең юбилей конференциясендә, әдипнең фонды исеменнән Фәрит абыйга “Батырлык өчен” дигән сын тапшырдык. Ахыргача аралашып яшәдек, 90 яшенә кафедрабызның бүләге – бергәләп иҗатын, хезмәтләрен барлап мәкалә чыгардык. Аңа татар халкының иң зур рәхмәте булырга тиеш. Чөнки “Әдәбият теориясе” әле дә эшли торган хезмәт. Китапларның кыйммәте — аларың гомере белән бәяләнә. Фәрит абыйның бу китабы мәктәп, вузларда укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә өстәл китабы.  Ул – үзенең фәнни мәктәбен булдырган шәхес. Бу елларда Нәкый Исәнбәт иҗатын өйрәнә башладым. Интернетка шул җәһәттән Фәрит Хатипов сурәтен элдем. Шушы фото астына Башкортстаннан, Себердән бик күп кешеләр язды. Бу да бит казаныш. Кайда гына эшләмәсен, татар дөньясына тугры калган. Бу хәбәрне авыр кичердем. Әйе, озын гомерле булды, барыбер кызганыч, ул әле безгә терәк иде. Гел кызыксынып, аралашып яшәде. Туксан яшьлегенә чыгарган мәкаләне күреп сөенде. Шуңа күрә мин аны бик бәхетле галим һәм бәхетле әти дип әйтәм. Соңгы сулышынача кызы тәрбиясендә, хөрмәттә яшәде.

Мәрхүм белән саубуллашу ул яшәгән йорт янында үтте. Галим Казанның Самосырово бистәсендәге татар зиратында җирләнде.

(Гөлинә Гыймадова. “Ватаным Татарстан”)

Язучылар