Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кальметов Сәет

      Драматург Сәет Гани улы Кальметов 1918 елның 20 апрелендә хәзерге Башкортстан Республикасының Яңавыл  эшчеләр бистәсендә хезмәткәр гаиләсендә  туа. Яшүсмер чагында ул Ташкентка туганнары янына китә, шунда җидееллык мәктәпне һәм Сәнгать студиясен тәмамлап, 1937-1938 елларда – Ташкент, 1939-1941 елларда Чиләбе татар театрларында сәхнә бизәүче булып  эшли. Ватан сугышы башланып, Чиләбе  татар  театры яшәүдән туктагач, С.Кальметов хәрби заводта агитплакатлар чыгаручы рәссам хезмәтендә. 1943 елның җәендә үзе теләп фронтка китә һәм Беренче Украина фронты гаскәрләре составында Берлинга кадәр сугышчан юл уза.

     Сугыш бетеп, армиядән кайткач, С.Кальметов 1958 елга кадәр Ютазы, Буа колхоз-совхоз  театрларында  сәхнә рәссамы,  актер, режиссер булып эшли. Буа театрында эшләгәндә, 1947 елда, үзенең беренче сәхнә әсәрен–«Безнең кияү» исемле бер пәрдәле комедиясен яза. Пьеса Буа, Мамадыш театрларында куела. Драматургның икенче әсәре – «Тын алан шаулый» пьесасы (1951) – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелып, тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Шул ук театр сәхнәсендә драматургның 1953  елда «Нуриянең дуслары» исемле комедиясе куела. Шуннан соң ул Әлмәт драма театры белән иҗади хезмәттәшлектә 1954-1960  елларда «Соңгы очрашу», «Йолдызлар балкый», «Ышанычлы юлдаш», «Уйланырсың, кодагый», «Зәкия», «Сөенеч һәм көенеч» исемле драма һәм комедияләрен иҗат итә.

     С.Кальметов дистәдән артык драма әсәрләре төрле елларда «Үсү юлы», «Күңелле  сәхнә» кебек күмәк җыентыкларда һәм  авторның үз китапларында басыла. Драматургның иҗат мирасында бер пәрдәле пьесалар, скетчлар, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр, фельетоннар да бар.

     Ул 1992 елның 4 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат була.

     С.Кальметов – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар