Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сабыр Равил

Равил Сабыр (Равил Рәсим улы Сабиров) 1974 елның 27 гыйнварында Минзәлә районы Тупач авылында туа. 1976 елның ноябрендә Сабировлар гаиләсе Наратлы Кичү авылына килеп урнаша.

Ул 1980–1990 елларда Наратлы Кичү урта мәктәбендә укый.
Р.Сабыр 1990 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1991 елда аның «Татарстан хәбәрләре» газетасында «Хулиган» исемле беренче хикәясе басылып чыга.

Ул 1992 елдан алып университетны тәмамлаганчы (1995), «Татарстан яшьләре» газетасында эшли. Студент вакытта «Идел», «Чаян» журналларында, «Татарстан яшьләре» газетасында хикәяләре басылып тора.

Р.Сабыр 1995 елда Чаллыга килеп шәһәр хакимиятенең матбугат үзәгендә эшли башлый. 1998–1999 елларда «Аргамак» журналының баш мөхәррире була.

1999–2000 елларда ул Чаллы шәһәр хакимиятенең матбугат үзәге җитәкчесе булып тора, аннан, кире журналистикага кайтып, 2000–2003 елларда – «Вечерние Челны», 2003–2005 елларда «Восточный экспресс» газеталарында журналист булып эшли.

Равил Сабыр «Яңа татар пьесасы – 2004» бәйгесендә «Земфирәкәй, сылуым, аппагым!» пьесасы белән катнашып лауреат исеменә лаек була.

Хәзерге вакытта Равил Сабыр «Челнинская неделя» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Р.Сабыр – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Ак әби: әкият. – Чаллы: Аргамак, 1997. – 27 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К а м а л о в а Р. Бер «Хәят»кә ике караш // Шәһри Чаллы. – 2007. – 10 окт.

М ә җ и т о в а Д. Яшел белән кызыл арасында // КамАЗ хәбәрләре. – 2007. – 11 окт.

В ә л и т о в а Ф. Театр тамашачыларын көтә // Көмеш кыңгырау. – 2007. – 20 окт.

С а ф и н Ф. Нишләрсең, Хәят? // Ватаным Татарстан. – 2007. – 26 окт.

М ә җ и т о в а Д. Яшел һәм кызыл // Мәдәни җомга. – 2007. – 2 нояб.

Ә х м ә т г ә р ә е в а И. «Хәят» күңел офыкларын яктыртты // Якты юл. – 2007. – 9 нояб.

* * *

Г а н е е в а И. Какой будет финал? // Челнинская неделя. – 2007. – 5 окт.

М у х а м е т д и н о в а Э. Утраченные иллюзии Хаят // Вечерние Челны. – 2007. – 10 окт.

Г а н е е в а И. Премьера стала событием // Челнинская неделя. – 2007. – 12 окт.

Б и к о л о в Р. Бесконечная пьеса // Молодежь Татарстана. – 2007. – 19 окт.

Ж и г у л ь с к и й В. Новые краски театральной жизни в автограде // Респ. Татарстан. – 2007. – 19 окт.


Язучылар