Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Баһаутдинов Флер

Флер Нуретдин улы Баһаутдинов 1958 елның 10 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Иске Вәрәш авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә туа. Флерга бер яшь тулганчы ук гаилә туендыручысыз кала. Флер Мөслим урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Җиденче сыйныфта укыганда каләм тибрәтә башлый. Аның мәктәп тормышын яктырткан мәкаләләре Мөслимдә чыгучы «Авыл утлары» газетасында дөнья күрә. Ул мәктәпнең стена газетасы редакторы була.
Урта мәктәптән соң Ф.Баһаутдинов Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм аны 1980 елда уңышлы тәмамлый. Шул елдан үзенең язмышын Татарстанның прокуратура органнары белән бәйли. Ун ел буе республика прокуратурасында тикшерүче, аннары аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче булып эшли. Унбер ел республиканың төрле шәһәрләрендә (Казан, Әлмәт) прокурор, республика прокурорының урынбасары вазифаларын башкара. 2002 елдан Флер Баһаутдинов Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында эшли. 2004 елдан ул – Татарстан Республикасының Конституция суды судьясы.
Ф.Баһаутдинов 1994 елда кандидатлык, ә 2004 елда докторлык диссертацияләрен яклый, «юридик фәннәр докторы» дигән гыйльми дәрәҗә ала.
1997 елда «Татарстан Республикасының атказанган юристы» дигән шәрәфле исемгә лаек була. 1982 елдан Ф.Баһаутдиновның мәкаләләре Минзәлә район матбугатында, ә 1984 елдан республика газета-журналларында күренә башлый.
Мәкаләләрдә гаделлек сагында торучы прокуратура, тикшерүче һөнәрләренең әһәмияте ассызыклана. Ул эчкечелеккә каршы көрәшне яктырткан «Наступление на зло продолжается» китабы авторларының берсе.
Элеккеге НКВД архивларына үтеп керү мөмкинлегеннән файдаланып, Ф.Баһаутдинов Сталин репрессиясе елларында зыян күргән (драматург Фәтхи Бурнаш, республика прокуроры Гыймаз Баһаутдинов һ.б.) республиканың иҗат интеллигенциясе, җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең язмышы турында күләмле мәкаләләр бастыра. Әлеге әһәмиятле тема аның 1990 елда басылган «По закону 1934 года» китабында дәвам итә.
1992 елда чыккан «Короткая жизнь длинного рубля» китабы да Ф.Баһаутдиновның һөнәре, җиңел юл белән акча эшләүчеләргә каршы көрәш белән бәйле.
«Общество – право – собственность», «Обеспечения имущественных прав личности при расследовании преступлений» китаплары бер үк вакытта публицистик һәм фәнни дәреслек характерында.
1996 елда язучының «Общество – право – собственность» китабы Әлмәт шәһәре хакимиятенең Р.Төхвәтуллин исемендәге премиясенә лаек дип табыла һәм Мәскәүдә узган И.И.Карнец исемендәге яшь галим-юристлар бәйгесендә авторга җиңү алып килә.
Ф.Баһаутдинов – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар