Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәҗитов Зәет

Шагыйрь, әдәбият белгече һәм педагог Зәет Мәҗит улы Мәҗитов 1927 елның 25 августында Татарстанның Калинин (хәзерге Актаныш) районы Иске Айман авылында урта тормышлы игенче гаиләсендә туа. Пучы урта мәктәбен, аннары Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1951–1954 елларда аспирантурада укый. Аны тәмамлагач, 1955 елда «Фатих Кәрим поэзиясе» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1954 елның көзеннән 1957 елга кадәр «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли, бер үк вакытта университетта укыта башлый. 1956–1961 елларда ул – Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ассистенты, ә 1962 елдан 1990 елга кадәр әдәбият кафедрасының доценты сыйфатында студентларга совет татар әдәбияты, фольклор, әдәбият теориясе, әдәби тәнкыйть буенча лекцияләр укый, шәкертләренең гыйльми-иҗади эшләренә җитәкчелек итә.

З.Мәҗитовның поэтик иҗаты узган гасырның кырыгынчы еллары ахырында башлана, 1953 елда «Таңгы җыр» дип исемләнгән беренче мөстәкыйль шигъри җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң 1956–2000 еллар арасында аның тагын ике дистәгә якын шигырь һәм поэмалар китаплары дөнья күрә.

З.Мәҗитовның поэтик иҗат мирасын Ватанга, туган җиргә мәхәббәт хисләрен, үз буыны биографиясеннән чыгып, чор алдындагы җаваплылык, гражданлык тойгыларын чагылдырган лирик-фәлсәфи шигырьләр, әхлак-мораль темаларына багышланган мәсәлләр, юмор-сатира әсәрләре һәм мәхәббәт шигырьләре тәшкил итә. Күләмле әсәрләреннән «Ярсу Ык» (1949), «Кияү каршылаганда» (1967) кебек поэмалар да заманча яңгырашлы тормыш проблемаларын күтәрүе һәм шигъри бизәкләре белән шагыйрьнең иҗат уңышы булып саналырга хаклы. Аның иҗат мирасында юмор-сатира әсәрләре, мәхәббәт лирикасы да зур урын алып тора. 1998–2000 елларда ул аерым дүрт кисәктән торган «Мәхәббәт дәфтәрләре» дигән җыентыкларын бастырып чыгара.

Әдипнең сайланма поэтик әсәрләре 2000 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Кер бакчама» исемле күләмле китабында урын ала.

З.Мәҗитов әдәбият белеменә сизелерлек өлеш керткән галим дә. Аның күренекле шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турындагы күпсанлы мәкаләләре һәм монографиясе (1963), Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясен тикшерүгә багышланган «Сугышчан поэзия» (1975) һәм «Илең турында уйласаң» (2000) дигән китаплары бай фактик материалы һәм кызыклы күзәтүләре, фикри нәтиҗәләре белән җәлеп итәләр. Шагыйрь-галимнең әдәби хәрәкәтнең аерым проблемаларына, әдәбият теориясенә һәм әдәби жанрларның үзенчәлекләренә караган гыйльми һәм тәнкыйть мәкаләләре дә бар. З.Мәҗитов Фатих Кәримнең әдәби мирасын барлау һәм җыеп бастыру эшенә күп көч сала, сүз башы һәм искәрмәләр белән ике тапкыр (1954 елда һәм 1979–1981 елларда) шагыйрьнең өч томлы әсәрләр җыелмасын басмага әзерли.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен З.Мәҗитовка 1987 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2000 елның 13 маенда фаҗигале рәвештә һәлак була.

З.Мәҗитов – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Таңгы җыр: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 80 б. – 3000 д.

Яшь каеннар: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 71 б. – 3000 д.

Чәчәк бирәм сиңа: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 130 б. – 6000 д.

Фатих Кәрим: тормышы һәм иҗат юлы турында очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 172 б. – 2500 д.

Заман сулышын тоеп: бүгенге әдәбиятыбыз турында / соавт. Ф.Мусин, Б.Гыйззәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 204 б. – 4000 д.

Ярсу Ык: шигъри повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 128 б. – 7000 д.

Кырык камыт: юмор һәм сатира шигырьләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 87 б. – 5000 д.

Күңел җыры: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 272 б. – 4000 д.

Сугышчан поэзия: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 303 б. – 3000 д.

Рәхмәт яусын: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 208 б. – 3000 д.

Әдәбият теориясе. Әдәби әсәр: урта мәктәпләрнең тел-әдәбият укытучылары, студентлар һәм югары класс укучылары өчен кулланма / соавт. Х.Госман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 143 б. – 2500 д.

Чыклы сукмак: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 144 б. – 1400 д.

Мәхәббәт дәфтәрләре: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – 4 китапта. – Чаллы: Яр Чаллы типогр., 1998. – 500 д.

1 китап. – 71 б.

2 китап. – 71 б.

3 китап. – 71 б.

4 китап. – 71 б.

Кер бакчама: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 320 б. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

В ә л и Р. Кар астында яшел уҗым // Шәһри Казан. – 1997. – 22 авг.

Г а т а ш Р. Ир җанында – ни булмас! // Казан утлары. – 1997. – № 8. – 128 б.

Б а р и е в Р. Шигырьдә ул шагыйрь иде, фәндә – зур галимебез // Шәһри Казан. – 2000. – 19 май.

Ә х м ә т җ а н о в М. Асыл гөлләр бакчасына дәшкән шагыйрь // Шәһри Казан. – 2001. – 14 сент.


Язучылар