Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөҗәй Хәйретдин

      Шагыйрь һәм прозаик Хәйретдин Мөҗәй (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов) 1901 елның 26 мартында хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төрекмән (1946 елдан Октябрьский шәһәре составына керә) авылында крәстиян гаиләсендә туа.

           Унсигез яшендә Х.Мөҗәйне Кызыл Армиягә алалар, һәм шул вакыттан соң аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза. Ул озак еллар чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Урта Азиядә басмачыларга, крәстиян фетнәләренә каршы көрәшә, 1938 елда Хасан күле янында япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бер үк вакытта Х.Мөҗәй әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба: егерменче еллар ахырыннан башлап газета-журнал битләрендә аның хәрби торышка, чик сакчыларының көндәлек хезмәтенә багышланган һәм аларның уй-фикерләрен чагылдырган шигырьләре, очерклары һәм хикәяләре еш басыла. 1932 елны Казанда «Мылтыклылар» исеме белән шигырь, хикәя һәм очерклары тупланган аерым җыентыгы дөнья күрә.

           Х.Мөҗәй Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, гвардияче полк командиры буларак, үзенә йөкләнгән сугышчан бурычларны үтәүдә, гитлерчыларның сугыш башында өстенлек иткән гаскәри көчләренә каршы оборона һәм һөҗүм операцияләрен башкаруда күп тапкырлар кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ләкин 1942 елның җәендә, Харьков юнәлешендә һөҗүм хәрәкәтләре барышында Х.Мөҗәй командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм айдан артык сузылган авыр бәрелешләрдән соң, полктан исән калган авыр яралылар, шул җөмләдән полковник Х.Мөҗәй, фашистлар кулына әсир төшә.

           Х.Мөҗәйне башка әсирләр белән бергә Германиягә озаталар. Ул әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән интернациональ антифашистик яшерен оешма җитәкчеләреннән берсе буларак, әсирләр, Германиягә көчләп куып китерелгән совет гражданнары һәм немец эшчеләре арасында фашизмга каршы пропаганда җәелдерү, листовкалар, прокламацияләр төзү һәм тарату буенча актив эш алып бара. Яшерен оешма, пропаганда һәм соботажлар белән генә чикләнмичә, баш күтәрү өчен әсирләрне коралландыру чарасына да керешә. Ләкин 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена яба һәм, озак газаплаулардан соң, үлем җәзасына хөкем итеп, 1944 елның 4 сентябрендә үлем карарын гамәлгә ашыра. Фашист палачлары ул көнне җәзалап үтергән туксан ике Дахау тоткыны арасында шагыйрь һәм язучы, совет офицеры – полковник Хәйретдин Мөҗәй дә була.

           Х.Мөҗәйнең Ватан сугышы чоры әдәби мирасыннан «Сугыш көндәлеге» исемле язмалары сакланып кала. Бу язмалардан фронт балаларында автор кичергән сугыш күренешләре, совет солдаты һәм командирларының дошманга булган нәфрәте, фашизмны җиңүгә ышанычы документаль төгәллек, кырыс реализм белән сурәтләнә. Язмалар, татарча һәм рус теленә тәрҗемә ителеп, 1968, 1978 елларда аерым китаплар булып басылып чыга.

           Х.Мөҗәйнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр татар телендә – «Алар сафта» (1961) һәм русча тәрҗемәдә «Три поэта-воина» (1979) исемле күмәк җыентыкларда урнаштырыла.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мылтыклылар: шигырьләр, хикәяләр, очерклар. – Казан: Татиздат, 1932. – 56 б. – 7000 д.

Сугыш язмалары: көндәлекләр, очерклар, хикәяләр, шигырьләр / төз. һәм кереш сүз авт. С.Шакир. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 334 б. – 13000 д.

Сугыш язмалары: көндәлекләр, очерклар, хикәяләр, шигырьләр. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 303 б. – 5000 д.

* * *

Летопись войны: дневник / сост. С.Шакир; пер. с татар. А.Бадюгиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 176 с. – 50000 экз.

Три поэта-воина (А.Алиш, Х.Музай, Р.Саттар): стихи / сост. Р.Мустафин; пер. с татар. Р.Бухараева, Н.Гребнева, М.Скороходова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 80 с. – 70000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ш а к и р С. Үлемнән көчлерәк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 112 б.

Ш а к и р С. Самсон кем ул? // Соц. Татарстан. – 1976. – 26 сент.

Ю з е е в И. Йөрәгендә – җыр, кулында – мылтык // Татарстан яшьләре. – 1981. – 26 март.

Ю з е е в И. Язылмаган поэма // И.Юзеев. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 129–134 б.

Ю з е е в И. Йөрәгендә – җыр, кулында – мылтык // Сабантуй. – 1996. – 23 март.

Т а л и п о в а Э. Штыкны каләм итеп // Мәгариф. – 2001. – № 3. – 14–17 б.

Г а р и п о в М. Мөҗәй батыр // Казан утлары. – 2007. – № 5. – 126–129 б.

* * *

Ш а к и р С. Үлемсезлек: Х.Мөҗәй турында: документаль повесть. – Өфө: Китап, 1981. – 112 б. – 6000 д. (Башкорт телендә.)

* * *

Мөҗәй Хәйретдинов / төз. С.Шакир. Алар сафта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 118–119 б.

* * *

Б и к т а ш е в В. Мы старше своей смерти. Записки узника Дахау. – Уфа: Башкнигоиздат, 1978. – 464 с.

Ш а к и р С. Бессмертие: документальная повесть. – Уфа: Башкнигоиздат, 1981. – 112 с.


Язучылар